Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Ләйлә, Рөстәм Галиевлар: “Гаилә — таяныч һәм терәк ул”
24.01.2018

Ләйлә, Рөстәм Галиевлар: “Гаилә — таяныч һәм терәк ул”

Бүген “Яңарыш”ның “Сәхнә” сәхифәсе кунаклары — ике кыз үстерүче парлы һәм популяр җырчылар Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар. Узган атнада Тимерьюлчылар мәдәният йортында алар гаиләсенең концерты булып узды. Әлеге бинада Башкортстаннан җырчылары еш кунак. Башкортстан кем генә килсә дә, Ижау тамашачысының күңеленә моңнан сукмак салып китә.
Эстрадада парлы җырчылар бихисап. Әмма аларның һәркайсы үз урынында һәм һәркайсының үз тамашачысы. Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар — Башкортстан, Татар­стан халкының мәхәббәтен яулаган дуэт. Аларны Рөстәм Галиев, яисә Ләйлә Галиева дип, аерым җырчылар итеп күз алдына китерүе дә мөмкин түгел, чөнки алар — бербөтен. Ләйлә Башкортстанның Яңавыл районы Тау авылында туа, 11нче сыйныфтан соң, Стәрлетамак шәһәрендәге сәнгать техникумының режиссерлык бүлеген тәмам­лый. Рөстәм Башкортстанның Куергазы районы Яңа Мораптал авылы егете. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый, драма һәм ки­но актеры. “Нур” театрында 5 ел эшли. Аларга карап, “бер-берсе өчен туган” дип әйтәсе килә.
Рөстәм: “Ләйлә, чынлап та, тормышым бүләге. Тамашачыларга билгеле, мин озак вакыт өйләнә алмый йөрдем. Минем өчен инде әти-әни дә борчылды: “Кайчан өйләнәсең?” — дигән сорауны еш бирә башладылар. Шуны әйтәсем килә, вакыты җиткәч, ничек өйләнгәнеңне сизми дә каласың икән. Бер елны ике бригада җыеп, берьюлы ике җирдә концерт куярга кирәк иде. Бригадаларның берсендә Ләйлә дә бар. Ләйләне моңа кадәр дә күргәнем булган икән. “Мастер-шоу” студиясендә эшләгән вакытта, төркемгә вокалистка эзләп, продюсерлык үзәге җитәкчеләре белән Ләйлә янына Стәрлетамакка барган идек. Ул вакытта бернинди дә мәхәббәт чаткылары туып өлгермәде. Ләйлә белән бер сәхнәдә эшләп танышканнан соң, Ирек Зариповның төркеме белән гастрольләргә чыгып киттек: Ләйлә синтезаторда уйный, ә мин җырлыйм. Уфадагы концертлар вакытында төркем минем фатирда яшәде. Беркөнне иртән эшләр буенча йөрдем дә, төшке ашка өйгә кайтсам: өй җыештырылган, аш-су бүлмәсеннән ризык исе килә… Шулчак үз-үземә: “Ач күзеңне! Ләйлә — синең язмышың бит!” — дип әйттем. Шул көннән соң Ләйлә белән аерылышмадык та. Өч ай тирәсе очрашып йөргәннән соң, никах укыттык. Ләйләгә: “14 февраль — Гашыйклар көнендә никах укытабыз”, — дидем. Ул каршы килмәде. Әти-әниләрдән телефон аша гына ризалыкларын сорадык, алар үзләре килә алмады. Ихластан булган теләкне “Ихлас” мәчетендә тормышка ашырдык. Ә шаһитлар заманында популяр булган “Ихлас” төркеме егетләре — Әнвәр Нургалиев һәм Марат Шәйбаков булды. Никахтан кайтканда ук Ләйләгә: “Сентябрьнең унысы — минем туган көн, унҗиделәренә туй ясарбыз да концерт программабызны “Туй” дип атап, гастрольләргә чыгып китәрбез”, — дидем. Һәм шулай булды да”.
Ләйлә: “Рөстәмнең шулай тиз генә карар кабул итүеннән мин шок хәлендә калдым дисәм дә була. Ләкин хәзер бик шатмын. Үземне бик бәхетле дип саныйм. Мин йолдызнамә буенча — Үлчәү, ә Үлчәүләр алар һәрвакыт уйлана, шунда ук төгәл җавапны да әйтми. Бу очракта Рөстәм үз артыннан ияртте дә алып китте, үзем сизми дә калдым. Тормышта да шулай: беркайчан да кибеткә берүзем барып, әйбер ала алмыйм, чөнки сайланам, ашарга пешергәндә дә нәрсә пешерәчәгемне белмим, урамга чыкканда, нәрсә кияргә дип баш ватам… Шулай озак уйлана, сайлана торган гадәтем бар”.

Бүгенге көндә ике кыз үстерәләр, гастрольләрдә йөриләр. Алар өчен гаилә — һәрвакыт беренче урында. “Гаилә — таяныч һәм терәк ул” , — ди Галиевлар. Әйе, гаилә ул — җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Ә бу көнне алар гаиләсенең җылылыгы Ижау тамашачысына да барып җитте.

Рәфилә Рәсүлева.