Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ләззәтләрне кисүче үлемне күбрәк искә алыгыз
2.10.2020

Ләззәтләрне кисүче үлемне күбрәк искә алыгыз

Узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә кардәшебез, Удмуртиядә дини тормыш үсешенә үзенең зур өлешен керткән һәм изге гамәлләре турында беркайчан да башкаларга сөйләмәгән, Аллаһның рәх­мәтенә ирешергә омтылып яшәгән дус­тыбыз безнең арабыздан китте.

Әйе, ул Аллаһ юлында булып, аның кушканнарын үтәп яшәде. Республикабыздагы күп кенә мәчетләр төзелеше яки төзекләндерү эшләре аның кураторлыгы астында бара иде. Авыру килгәнчегә кадәр намаз укырга иман йортына йөрде. Һәм соңгы сулышына кадәр Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылды ул. Хастаханәгә эләккәч, башта намазны басып укыды. Хәле беткәч, намазны утырып укыды. Ә инде намазны утырып укырга да хәле калмагач, ул: “Ятып укырга ярыймы?” – дип сорады. Авыру сәламәтлегенә зур зыян салса да, әҗәл вакыты җитсә дә, ул Аллаһка гыйбадәт кылудан туктамады.
Әйе, һәрберебез дә үлем белән очрашачакбыз. Тик бу дөньядан Аллаһы Тәгалә каршына кем нәрсә белән киләчәк? Без шул турыда уйлыйбызмы? Үлемгә әзерләнү ул — үлемнән соң яшәүгә әзерләнү. Һәрвакыт һәм һәр җирдә үзеңнең фәкать Аллаһ колы гына икәнеңне, бер Аллаһка гына хезмәт итәргә тиешлегеңне аңлап, аңа гына гыйбадәт кылып яшәргә тиешсең. Хакыйкый мөэмин бу дөнья өчен генә түгел, мәңгелек бәхете өчен дә тырыша. Әлеге дустыбыз да Аллаһка гыйбадәт кылып кына калмады, ул Аллаһ юлында хезмәт итеп яшәде. Ә бу гыйбадәт кылып яшәүгә генә караганда күпкә мөһимрәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) янында да мондый кешеләр булган. Әбү Бәкер Ситдыйк исемле сәхабә Аллаһ юлында үзенең байлыгын, мөлкәтен, тормышын биргән. Бүген шундый кешеләр юк дисезме? Бар. Алар Раббыларына хезмәт итүдә көчләрен дә, тормышларын да, байлык-мөлкәтләрен дә кызганмыйлар. Әгәр дә Аллаһ тарафыннан алдан билгеле булган үлем сәгате килеп җитмәсә, бу хезмәтләрен дәвам итәрләр иде. Ә әҗәл, синең ничек яшәвеңә карамастан, барыбер киләчәк. Бу дустыбыз белән соңгы тапкыр сөйләшкәндә, ул үзенең Удмуртиядә тагын да күбрәк мәчетләр төзергә теләве турында әйтте. Аңа мондый хезмәт ошый иде. Тик авыру аны арабыздан алып китте. Ләкин Аллаһы Тәгалә безгә ниятебезгә карап бирә. Бу изге теләкләре дә кабул булсын иде!
Хәзер дөньяда куркыныч вирус йөри. Безнең арада да авыручылар булды. Аллаһка шөкер, күбесе җиңелчә уздырды. Ә вафат булучылар күпме! Араларында яшьләр дә бар. Бу дустыбыз да әле берничә атна элек кенә эшләп, дөнья көтеп йөрде. Һәм якынча 5 көн дәвамында авыруны җиңә алмыйча, үлеп китте. Без мәчетләргә йөрүчеләргә дә саклык чараларын үтәргә, битлекләр кияргә, үз намазлыклары белән килергә кушабыз. Кемнәр бу таләпләрне үти, аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын. Ә кемнәр үтәмичә, үзләренең һәм башкаларның сәламәтлеге, тормышлары өчен куркыныч тудыра икән, Кыямәт көнендә бу гамәлләре өчен җавап бирәчәкләр. Әгәр дә сездә авыруның ниндидер булса билгеләре бар икән, өегездә утырыгыз. Мәчеткә йөрмәгез! Бу инде гыйбадәт булмый, ә башкаларга зыян салу була. Шулай ук күп кенә җиңелчә авыручылар Аллаһ йортына да, кибеткә, эшкә дә йөриләр. Дәваланыгыз, аннан соң инде кеше арасына чыгыгыз. Кыямәт көнендә үзебезнең һәр гамәлебез өчен җавап тотачагыбызны онытмыйк.
Тормыш һәм үлем – Аллаһ кулында. Тик кайсы юлдан баруыбызны, нинди рәвештә гомер итүебезне без үзебез сайлыйбыз. Авырыйбыз икән, кеше арасына чыгабызмы яки өйдә калабызмы? Акчаны хәрәм юл белән эшлибезме, хәләл юл беләнме? Бурычларыбызны түлибезме, юкмы? Ягъни, һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар. Раббыбыз юлында булганмы ул, үзе турында гына кайгыртканмы, мөселманмы, башка дин әһелеме — Аллаһы Тәгалә янында без барыбыз да тигез булачакбыз. Ягъни һәр мөселман яшәүнең ахыры булачагын, мәңгелеккә китәчәген аңлап яшәргә тиеш.
Үзебез һәм арабыздан киткәннәр өчен дога кылыйк. Дога Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур корал икәнен онытмыйк. Башкаларның да, үзебезнең дә сәламәтлекне саклыйк.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.