Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ләгънәт түгел, рәхмәт ишетик
31.10.2018

Ләгънәт түгел, рәхмәт ишетик

Чүп ташлаучыны кеше күрмәсә дә, Аллаһы Тәгалә күрә. Аңа ләгънәт укып китәләр, ә җыештыручы кешегә рәхмәт әйтеп.
Ижау паркларга бай түгел, әмма башкалабызның күрке – чакрымнарга сузылучы наратлык бар. Аның бер өлеше татар бистәсенә туры килә. Өлкәннәр арасында наратлар утыртылган чорны хәтерләүчеләр бар, әйтүләренә караганда, анда элек җиләк, гөмбә җыйганнар. Тик соңгы елларда ул саф һава чыганагы булудан бигрәк, чүплеккә әверелеп бара. Бистә күпмилләтле булса да, наратлыкны кайгыртып, нигездә, татар халкы чаң кага. Сүз белән генә түгел, гамәлләре белән дә. Яз, көз өмәләр оештыралар. Тик наратлыкта чүп өемнәре кимеми. Җәяүлеләр дә ташлап китә, машина белән китереп аударучылар да бар. Май ахырында татар егетләре Шунды бистәсенә илтүче олы юл тирәсен чистарткан иде. Республика мөфтияте дә бу эштә башлап йөри. Өмәгә мөселманнар, Җәмигъ мәчетендә киңәш тотып, икенче көз чыгалар, быел алтмыш мөселман катнашты. Өндәү, чакыру булса да, наратлык тирәсендә яшәүчеләр бармак белән генә санарлык иде. “Аллаһка тапшырып, “Бисмилләһ”не әйтеп керештек”, — ди Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт. Чүп җыю күңелле эш түгел, әлбәттә. Кайбер өемнәрнең исеннән янына килә торган түгел. “ Наратлыкның шундый хәлгә төшә баруын күреп, йөрәк сызлый. Җәмәгатем белән фин йөреше белән мавыкканга, көн саен шушында чыгабыз. Сукмакларда чүпнең иге-чиге юк. Түзә алмый җыябыз, әмма икенче көнне үк тагын ташлап китәләр. Аллаһ рәхмәте белән бу дөньяда яшибез, без киттек ди, безнең балаларга нәрсә калыр соң бу урманнан?! Бабаларыбыз утыртып калдырган, без бит бүгенге көндә утыртып та, үстереп тә өлгертә алмыйбыз шулкадәр урманны. Йөз кызыллыгы безгә — йортларыбызда, ихаталарыбызда чисталык белән дан тотучы татарларга төшә,” — дип ачына Нәзимә ханым. “Мәчеттә бу уңайдан бер вәгазьне шушы темага багышларга кирәк”, — ди.
Республика мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин да өмә­челәр янында, ул да чапанын берничә сәгатькә эш киеменә алмаштырган. Аңа күбрәк өмә барышын җайларга туры килә. Мөселманнар төркемнәргә бүле­нешеп, шактый озын арага — өч чакырымга таралышканнар. Кайсылары капчыклар бетүен хәбәр итеп шалтырата, кайсылары чүпләрне алып китәсе машина кай тирәгә һәм кайчан килүе белән кызыксына. “Пәйгамбәребез Мө­хәммәт (с.г.в.с.) әйтеп калдыр­ганча, изгелекләрнең савабы эшләгән кешегә. Чүп ташлаучыны кеше күрмәсә дә, Аллаһы Тәгалә күрә. Аңа ләгънәт укып китәләр, ә җыештыручы кешегә рәхмәт әйтеп. Узган елны район хакимиятенә әйтеп тормаган идек, килдек тә чистартып киттек. Быел хәбәр иттек, җыйган чүпләрне чыгарырга машина бирделәр”, — ди Фаиз хәзрәт.
Мөфтият җитәкчелеге чисталык өчен генә көрәшеп калмый, киләчәккә наратлыкта халыкка спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен уңайлыклар тудыру уе да бар. Йөгерүчеләр, скандинавия йөреше белән мавыгучылар өчен сукмакларны тигезләргә, яктылык уздырырга, эскәмияләр куярга ниятлиләр. Г. Тукай исемендәге гимназиядә укучылар да биредә кышын физкультура дәресләрендә чаңгы шуа.
“Әлбәттә, бу бер елда башкарып чыга торган эш түгел, аннары хакимият хуплавы һәм ярдәме дә кирәк”, — диләр өмәне оештыручылар. Ә чисталыкны сак­лау — бүгенге көн мәсьәләсе. Бу һәркайсыбызның кулыннан килә торган эш.

Фәнзилә Салихова.