Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ленин районы хастаханәләре ни хәлдә?
24.04.2019

Ленин районы хастаханәләре ни хәлдә?

18 апрель көнне Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев, Ижауның Ленин районы башлыгы Рамил Гайнуллин, Шәһәр думасы депутаты Альфред Зиннәтуллин, Удмуртия сәламәтлек саклау министры Игорь Титов Ижауның Ленин районы сырхауханәләрендә булып кайттылар. Максатлары — шәһәр хастаханәләрен, сырхауханәләрен төзекләндерү барышында иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген билгеләү, медицина учреждениеләре биналары һәм инфраструктурасының бүгенге торышын бәяләү.

3нче шәһәр сырхауханәсендә үземнең дә берничә ел булганым юк иде. Ишектән керүгә үк уңай үзгәрешләргә игътибар иттем: диваннар куелган, регистратура яңача бүленгән. Табибка язылу өчен инфомат та бар. Бу исә табиб кабинетына сузылып киткән чираттан котылырга ярдәм итә. Табибка кергәндә талон да аласы юк. Картаны кулга тоттырмыйлар. Регистратурада утыручы хезмәткәрләр үзләре үк табибка кертеп бирәләр. Интернет аша язылган булсаң, картаң инде кабинетта ук була.
Журналистларны күрүгә, табибка күренергә дип килгән бер ханым үз фикерен әйтергә ашыкты. Ул бик хисләнеп: “Сәламәтлегем какшау сәбәпле, сырхауханәгә килергә туры килде. Инде 7 ел табибларга мөрәҗәгать иткәнем юк. Мондагы үзгәрешләрне күреп, исем-акылым китте. Косметик ремонт ясалган. Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Элекке кебек шау-шу, регистратура янында кычкырыш юк. Табибка да һәркем үз вакыты буенча керә. Бик җайлы. Һәркем үзенең вакытына гына килә. Тик кинәт авырып китсәң, үз табибыңа күренү өчен чират көтәргә туры килә икән”, — диде.
Безне хастаханәнең 2нче катында урнашкан травматология бүлегендәге рентген бүлмәсенә алып керделәр. Травматология бүлеге — республика хастаханәсеннән кала шәһәрдә бердәнбер. План буенча операция ясала торган 2 бүлмә бар һәм ашыгыч операция бүлмәсе. Андагы караңгылык, сорылыкны әйтеп-язып бетергесез… Түшәм-стеналардагы штукатуркалар, буяулар кубып, коелып тора. Рентген аппаратлары иске. Идәннәр тактадан. Кагыйдә буенча, рентген кабинетлары стеналары да, идәннәре дә махсус эшкәртелергә, бүлмәләрне җилләтү өчен тәрәзәләр ачылырга тиеш. Монда ничек ачылсын? Аларның агач рамнары, кат-кат ябыштырыл­ган, бер ачсаң, кабат ябармын димә. Рамнары таралып, пыялалары коелуы бар. Авыртуы көчле кеше, бәлки моңа игътибар да итмидер. Тик биредә көн дә эшләүче хезмәткәрләр моңа ничек карый микән? Лаборант булып эшләүче апа бу сорауга: “Биредә 47 ел эшлим. Мин бирегә килгәндә, барысы да яңа иде әле. Бина да, аппаратлар да — барысы да минем белән бергә “картая”. Яшәү урынына якын урнашкач, аннан коллектив та яхшы булгач, биредән китәсе килми. Киләчәктә ремонт ясалыр, яңа җиһазлар кайтыр әле дип өметләнеп эшлим. Көненә 40тан артык авыру кабул итәбез”, — диде. Беренче каттагы физиокабинетларның идән, түшәмнәре дә куркыныч хәлдә. Идәнгә җәелгән фанералар кубып, сынып беткән. Аяк астыңа карамыйча керсәң, абынып егылуың да бар.
Биредән чыккач, Төзүчеләр шәһәрчегендә урнашкан 4нче балалар хастаханәсе һәм 2нче бәби табу йортына юл тоттык. Балалар хастаханәсендә лифтлар, вентиляция системасы эшләми. 7 ел элек кызларым белән миңа да биредә ятарга туры килгән иде. Перинаталь үзәктән чыгып, бирегә килгәч, аерманың җир белән күк арасы кадәр булуына шул чакта ук игътибар иткән идем. Шуннан бирле бер үзгәреш юк. Ә бәби табу йорты 1954 елда ачылган, шуннан бирле косметик ремонт гына күргән. Аның янындагы яңа поликлиникага кергәч (әлегә халыкка хезмәт күрсәтелми), хәзерге көндә медицина учреждениеләренең нинди булырга тиешлеген үз күзләребез белән күрдек.
Бу хакта Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев: «Бүген 3нче шәһәр хастаханәсе һәм 4нче шәһәр клиник хастаханәсе белән таныштык. Ике бина – җир белән күк арасы. Сүзем Ленин районында яңа поликлиника һәм аның янындагы элекке балалар хастаханәсе турында. Беренчесендә — заманча аппаратура, барысы да яңа, яхшы, ә икенчесендә хәтта вентиляция системасы юк, бәби табу йортының түбәсен, тәрәзәләрен алыштырырга, эчке һәм тышкы яктан төзекләндерергә кирәк. Хастаханәләрне йөреп чыккач, нәтиҗәләр ясап, чыгымнарны исәпләячәкбез. 2019 ел – Сәламәтлек елы. Быел төзекләндерү эшләрен башлаячакбыз”, — диде.

Гөлнара Вәлиева.