Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ленин бабайның туган көненнән соң уйланулар
30.04.2020

Ленин бабайның туган көненнән соң уйланулар

Владимир Ильич Ульянов — Ленин бабай — 1870 елныӊ 22 апрелендә Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновск) дөньяга килгән. Тарихта үзенеӊ урынын булдырган, кулында хакимият тә, матди байлык та булмаган килеш миллионлаган кешеләрне үз артыннан ияртә алган күренекле шәхес. Ул — бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм Советлар Союзын оештыручы да. “Укырга, укырга һәм укырга!” дигән лозунгны безгә васыять итеп калдырган бабабыз инде ул безнең. Тулы бер эпоха булдырган, үз юлы белән барган дөнья арбасын яңа сукмакка кертеп җибәрә алган Ленин бабай өлкән буын хәтерендә әле дә яши. Кызык, ә менә Ленинны бөтенләй белмәгән буын, өлкәнәйгәч, кем һәйкәленә чәчәкләр салыр икән? Рәхмәт әйтерлек, һәйкәлләр бастырырлык, халык арасыннан чыккан бөек шәхесләребез булырмы?

Быелгы 22 апрель тарихка Ленин бабайның тууына 150 ел тулуы белән кереп калды. Кем соң ул Ленин? Бу сорауга өлкәннәр: “Ленин — 1917нче елгы Октябрь революциясен оештыручы һәм беренче социалистик дәүләт җитәкчесе”, — дияр. Ә бүгенге яшьләргә бу сорауны бирсәк, иманым камил, алар җавап бирә алмаячак. Мин үзем пионерлар сафына кабул ителеп, кызыл галстук тагуым белән чиксез горурланам. Кызганычка каршы, комсомолга керә алмадым. Бездән соң укыганнар да бу бәхетләргә ирешә алмый калдылар. XXI гасырда туганнар исә Ленин бабайның кем икәнен дә белми… Газета укучыларыбызның да уй-фикерләре белән танышыгыз әле.

Рәфилә Рәсүлева.

«Укырга, укырга һәм укырга!»

Әйе, хәзерге яшьләр Ленин бабайның бөек революционер-большевик икәнен белмиләр шул. Без аның «Укырга, укырга һәм укырга!» дигән өндәмәсен истән чыгармыйча тырышып укыдык. Иң беренче октябрят булып, күкрәгебезгә йолдыз тагып йөрдек. Аннан соң пионерга кабул ителеп, муенга галстук бәйләп йөрдек. Ул бәйрәм формасында уза, һәркем өчен горурлык иде. Әгәр укуың, тәртибең начар булса, пионер, комсомол сафына алмадылар. Мин шул чакларны бик сагынам, мәктәптә дружина, отрядлар була иде. Үзара ярыша идек, һәр звено төрле бәйрәмгә багышлап газета чыгара иде. Шуңа күрә без укыганда бердәмлек, тырышлык, олыларга ихтирамлылык, артта калган укучыларга ярдәм итү бар иде. Бик күп төрле чаралар узды. Барысын да “эх” дип искә алып сөйләргә генә калды. Без үзебезне “Ленин бабай оныклары” дип йөрттек. Ел саен 22 апрельдә өмәгә чыга идек: ул бәйрәм төсле уза иде, җырлый-җырлый эшли торган идек. Минемчә, бик күңелле чорда яшәдек!

Фәгыйлә Шәймәрданова, Ижау шәһәре.

Ленинның татар булмаганын белгәч, борчылдым

Безнең авылның клубы янындагы тактага “Ленин яшәде, Ленин яши, Ленин яшәр!” дип язылган иде. Укырга өйрәнгәч, кызыксына башладым. Ул чакларда, гомумән, аның исемен еш ишетергә була иде. Ленин бар фәннәрдән гел “5”легә укыган. Укыганда аның турында шигырьләр ятлый идек. Ул минем хәтеремә бик яхшы кеше буларак кереп калган. Спектакль буламы, киномы, Ленин бабаебыз гел татарча сөйләшә. Җиденче класста микән, аның рус булганын белгәч, бик борчылдым.

Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.

Яшь буынны кызганам

22 апрельдән бирле күңелемдә «Ленин бабай туган көненә бер җылы хатирә язарга вакыт таба алмадым», дигән фикер йөри. Мин дә шул пионер булып, комсомолга керә алмаган буыннан. Кызыл галстуклы балачагым сагындыра. Мин-минлекне алга сөргән, бер алманы бишкә бүлсәң, тагы да тәмлерәк булганын аңламаган бүгенге яшь буынны кызганам.

Гөлшат Сәитбаталова, Башкортстан, Тәтешле районы.

Һәркем үзен кайгырта

Ленин бар кешене дә тигез итү өчен көрәште. Сталин каракларга, сатлыкларга хакимияткә менү юлларын япты. Борис Ельцин, Михаил Горбачев чоры — шуларның нәкъ киресе. Ленин исемен оныттыру өчен утыз ел пычрак аттылар бүгенге көн «сандугачлары». Халыкның ихтыяҗын кайгыртучы юк.

Зәбир Хәлимов, Чаллы шәһәре.

Миндә Ленин башы юк!

Ленин сүзе безнең гаиләдә бүген дә еш кабатлана. Оныкларым, кызыксынып, бик күп сораулар бирә башласалар, мин еш кына: “Аптыратмагыз, миндә Ленин башы юк!” — дип куям. Чыннан да, безнең буын кешеләре өчен Владимир Ильич Ленин — иң күп белүче иң оста оештыручы, гомумән, дөнья белән идарә итүче юлбашчы буларак истә калган. Безне Ленин бабай идеяләре, Маркс, Энгельс тәгълиматлары белән үстерделәр, тәрбияләделәр, юнәлеш бирделәр. Без бик бәхетле үстек. Сугыштан соң аякка басып, тамак туеп, булганның кадерен белеп, шөкер итеп яши белгән чаклар булган ул. Октябрят значогы тагып, “Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы…” дип җырлаган чаклар да истә. Пионер тормышы тагын шул ук: “Без — бәхетле илнең бәхетле балалары” дип җырлап узды. Иртәнге линейкаларны быргы, барабаннар, байраклардан башка күз алдына китереп булмый. Чынлыкта да, иң бәхетле вакытлар булган икән ул! Муендагы кызыл галс­тук һәр балага күпме горурлык, шул ук вакытта җаваплылык өсти иде. Начар билгеләр алып, тәр­типсез булып, байрак төсендәге галс­тукны тагып йөреп кара син?! Комсомол… Бу чор безнең өчен иң кызык-лы, истәлекле мизгелләр бүләк итте. Яшьлеккә аяк атлаган вакыт, кулда комсомол билеты, күңел тулы хыял…
Ак алъяпкычларда — ак канат
Күңел оча, гүя акчарлак, — дип канатланып җырлаган чаклар… Мәк­тәпләрдә төрле чаралар, кызыклы очрашулар уза иде. Бер кызык хәл дә истә калган, сезгә дә сөйлим әле. Алдынгы укучыларны комсомол конференцияләренә алып баралар иде. Без дә кыш көне “ДТ” тракторының агачтан ясалган чанасына төялеп, толыплар киеп киттек Әгерҗенең Ленин исемендәге клубына. Конференция әллә ни истә калмаган, ашханәгә кереп ашаган истә… Ә кайтканда! Без — өсте каплау-
лы зур чанада 10лап бала, ике укытучы көләбез, сөйләшәбез, шаярабыз. Бервакыт чана бармаганын сиздек. Карасак, трактор китеп барган, чана ычкынып калган, без — басу уртасында! Әллә нинди салкын көн иде ул. Укытучыларыбыз: “Әйдәгез, төшегез, йөгерегез, сикерегез, туңмагыз гы­на!” — диләр. Ул вакытларда бит телефоннар юк! Ни чарадан бичара, аптырап торганда, еракта трактор тавышы ишетелде… Әй сөендек инде, куллар чаптык! Тракторчыбыз (мәрхүм) Баян абый: «Борылып карасам, чана юк!» – ди көлеп, үзенең борчылганы йөзенә чыккан. Исән-имин кайтып җиттек, Аллага шөкер! Мәктәпне тәмамлагач, югары белем алырга омтылу көчле иде ул елларда. Чөнки Ленин бабабызның: «Укырга, укырга һәм укырга!» дигән сүзләре күңелгә нык уелган. Ә Казандагы ул укыган университетка керү күпләрнең иң изге хыялы иде! Минем авылдашларым, яшьтәшләрем, чордашларым күп укыды анда. Бу уку йорты иң дәрәҗәле санала иде ул вакытларда.
Миңа коммунист билеты алу да насыйп булды. Коммунист әтиемнең тәкъдиме белән партиягә кердем. Ул чордагы КПСС Үзәк комитеты карарларын тормышка ашыруда актив эш алып бардык. Пропагандист, агитатор вазифаларын башкару, бик көчле партоешма җитәкчесе Сәгыйть абый Тютеев (мәрхүм) белән озак еллар янәшә эшләү күп нәрсәгә өйрәтте. Фермаларны буяу, агарту, терлекчеләр, механизаторлар өчен агитбригада чыгышлары оештыру, аларга яңа китап, газета-журналлар алып бару китапханә һәм клуб хезмәткәрләренә йөкләнә иде…
Әйе, мин мәдәният йортын җи­тәкли башлаган еллар коммунистик идеалларны алга сөрү вакыты, пат­риотик тәрбиянең көчле чоры иде. Минем бар гомерем Ленин исеме белән бәйле инде, уйласаң… Безнең клубта Ленинның үтә дә зирәк сүзләре языл­ган плакатлар күп иде. Шуларның берсен әле бер­ничә ел элек кенә алдык. Анда: “Из всех искусств для нас важнейшим является кино!” дип язылган иде. Нинди дөрес сүзләр, тирән фикер! Күпме совет киноларын карап, чын кешеләр тәрбияләнде. Ә хәзер чит ил киноларын карап, күпме балаларыбыз бозыла?! Кино — театр кебек үк тормыш мәктәбе шул ул! Бүген ни генә сөйләсәләр дә, безнең өчен Ленин иң күп белүче оста сәясәтче, бар дөнья халкын үз артыннан ияртә алучы, кыю юлбашчы булып кала. Әйе, бәлки, без белеп бетермәгән кайбер кимчелекләре дә бардыр… Тик кемдә юк соң ул?! Ул да бит гап-гади гаиләдә туган, үскән гап-гади бер кеше булган! Максатчанлыгы, үҗәтлеге, күп белергә омтылуы, бар гомерен җирдәге тормыш, яшәешне үзгәртүгә багышлавы аны таныткан, бөек иткән. Үткәннәргә, тарихка ихтирамлы булыйк!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.