Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


9.11.2017

Көчле ханым

Сарапул районы Сигаево мәктәбенең информатика укытучысы Эльвира Кәниф кызы Антропова быел “Удмуртиянең иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булды. Юка гәүдәле, һәрвакыт елмаеп кына торган бу сөйкемле ханым белән әңгәмә кора башлагач, аның көчле, югары интеллектлы, сәләтле ханым булуына төшендем. Ул Ижау дәүләт техник университетының өч бүлегендә бер үк вакытта укыган: ”Системный анализ и управления”, “Инженерно-информационная система и технологии”, “Экономика и управление”. Шуларның икесен кызыл дипломга тәмамлаган. Ул гына да түгел, тормыш әзерләгән сынау алдында да баш имәгән. Әңгәмә барышында сез моны үзегез дә аңларсыз.

— Эльвира ханым, заман таләп иткән һөнәрләргә ия була торып, сез ничек укытучы булып киттегез?

— Мин Ижау шәһәренең 73нче мәктәбен тәмамлагач, Ижау Дәүләт техник университетына укырга кердем. Аның 3 бүлеген бергә тәмамлагач, кайда эшкә барырга белмичә, аптырап калдым. Шул чагында әни: «Кызым, көллияткә программистларны укытырга бар», — дип киңәш бирде. Анда ун ел әйдәп баручы программист булып эшләдем, соңыннан мине Сигаево мәктәбенә информатика фәнен укытырга чакырдылар. Мәктәптә эшләү өчен Удмурт дәүләт университетының информатика укытучысы бүлеген тәмамладым. Хәзер аспирантурада укыйм. Кандидатлыкка имтиханнарымны тапшырдым инде. Яшермим, мәктәпкә үземне сынап карарга гына килгән идем. Әмма бу адымны ясавыма һич тә үкенмим. Хәзер замана балалары белән эшләү авыр диләр. Тик мин бу фикер белән килешеп бетмим. Мәктәптә бүген дә база без укыган вакыттагы кебек. Бары аны заманчалаштырырга гына кирәк. Шул чагында гына укучыларда фәнгә карата кызыксыну уятырга була.

— Ижау кызы ничек Сигаево мәктәбендә укыта башлады икән?

— Сигаево авылына килеп эләгүем очраклы түгел. Бу — минем иремнең туган авылы. Бу авылны беренче тапкыр күргәч тә яраттым. “Минем балаларым монда үсәргә тиеш”, — дип уйладым. Чөнки авылның табигате искиткеч матур. Авылда гомуми белем бирү мәктәбе, спорт һәм сәламәтләндерү үзәге, сәнгать мәктәбе бар, ягъни биредә баланың һәрьяклап сәләтен ачарга мөмкинлекләр җитәрлек.

— Быел “Удмуртиянең яхшы укытучысы” конкурсында җиңдегез. Бу җиңү сезгә нәрсә бирде?

— Конкурста катнашу өчен соңгы өч елда эшләгән эшләрне җыеп, партфолио әзерләдем. Әлеге эшләр буенча мин «Удмуртиянең яхшы укытучысы» исемлегенә кердем. Әлбәттә, бу җиңү алга таба хәрәкәтләнергә этәргеч бирә, чөнки конкурс барышында яңа ачышлар ясыйсың һәм аларны укыту барышында кулланасың. Ә безнең мәктәптә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Инде өч ел роботехника юнәлешендә эш алып барабыз. Хәзер 3Д-прин­те­рында төрле модельләр бас­тырабыз. Безнең укучылар рес­публика күләмендә узган конкурсларда мактаулы урыннар алалар. Россиякүләм конкурсларда да катнашабыз, тик әле җиңүгә ирешә алмадык.

— Сез бүгенге көндә Сигаево мәктәбе директоры. Җитәкче булу кыенмы?

— Директор вазифасын тәкъдим иткәч, шунда ук ризалаштым. Чөнки моңа кадәр директор урынбасары идем, аннан бу минем яраткан коллективым. Директор булып эшли башлавыма әле бер ел гына булды. Әлегә авырлыкларны җиңеп барам. Информатика укытучысы булуым да эшемдә бик ярдәм итә.

— Моңа кадәр Сигаево мәк­тәбендә татар теле түгәрәкләре эшләми иде. Сез директор булып билгеләнгәч, мәктәптә татар теле өйрәнүгә кызыксыну уянды. Бу теләк ничек туды?

— Үткән елны Сарапул районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисен сайлау җыелышы узды. Шул чагында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова бик матур дәреслекләр, методик кулланмалар алып килгән иде. Бүген татар телен өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр булуын аңладык һәм без дә быел мәктәптә татар телен өйрәнү буенча гаилә клубы оештырып җибәрдек.

— Сез җитәрлек сынаулар да кичергәнсез… Төшенкелеккә би­реш­­мәс өчен нишләргә кирәк?

— Хәләл җефетем фаҗигагә дучар булып, бакыйлыкка күчкәч, миңа бик авыр булды. Үзебезнең бизнесыбызны башлап җибәрү өчен бик күп суммада кредит алган идек, мәктәпкә укырга кермәгән ике сабыебыз ятим калды. Төшенкелеккә бирешмәс өчен иртәдән кичкә кадәр эшләдем. Булган бөтен мәхәббәтемне балаларыма, укыткан укучыларыма бирдем. Балалар бит алар фәрештә кебек. Аларның шатлыклы йөзен күрү, конкурсларда җиңүләр яулау — болар барысы да уңай энергия бирде.

Скандинавия йөреше буенча да быел регионара ярышта беренче урынны алдыгыз. Мондый шөгыльләргә ничек вакыт табасыз?

— Мин элек тә спорт белән шөгыльләнә идем. Тик соңгы вакытта йөгерүдән күңелемә канәгатьлек алмый башладым. Бервакыт стадионда Фелүн Шәйхелисламовны очраттым. Ул миңа скандинавия йөрешенең бик файдалы булуы турында сөйләде. Хәзер иртәнге алтыда торам да, эшкә кадәр скандинавия йөреше белән 7 чакрым үтәм. Ул көне буена җитәрлек энергия бирә.

— Эльвира ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә сезгә уңышлар, күңел күтәренкелеге телибез.

Рилия Закирова.