Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Көн саен эшләргә дә риза
20.05.2020

Көн саен эшләргә дә риза

Апрель аенда Удмуртиядә “Генеральная уборка” — халыкны эшкә урнаш­тыру проекты старт алган иде. Коронавирус инфекциясе таралу сә­бәпле, эшсез калган 279 кеше эш белән тәэмин ителделәр. Үзизоляция вакытында өмәләр үткәрү мөмкин булмады. Шуңа күрә муниципаль берәмлекләр эшсез калган кешеләрне килешү нигезендә вакытлыча эшкә алдылар. Ижауда әйләнә-тирәне чистарту эшенә 150 кеше җәлеп ителгән. 20 май көнне шәһәрнең Коралчы Драгунов урамында урнашкан скверны чис­тарту оештырылды. Җыештырырга килүчеләр арасында яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә бар. Алар перчаткалар, маскалар, чүп тутыру өчен капчыклар белән тәэмин ителгән. Өч төркемгә бүленеп эшкә тотындылар. “Бу арада урманга ял итәргә чыгучылар күп, шуңа күрә көн саен чистартырга туры килә. Чокыр-чакырларда шешәләр күп”, — диләр. Килешү нигезендә алар 33 көн эшләргә тиеш. 20 мең сум күләмендә хезмәт хакы алачаклар. Ял көннәрендә ял итәләр. “Без көн саен эшләргә дә риза”, — диләр алар. Бүгенге көндә шәһәрнең 80%ы чис­тартылган. Барлыгы 4700 куб м чүп җыелган. Әлеге проект бик файдалы. Шәһәр дә чиста, эшчеләр дә хезмәт хакы ала. Сарапулда — 26, Глазовта — 37, Можгада — 25, Воткинскида 41 кеше вакытлыча эшкә урнаштырылган.

Рәфилә РАСҮЛЕВА.