Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Көн дә яңалык
4.07.2018

Көн дә яңалык

1 августтан дәрестән тыш чараларга, түгәрәкләргә йөрү өчен балаларга электрон сертификатлар алырга кирәк булачак. 2017 елда Удмуртия мәгариф системасын үстерү буенча Федераль программада җиңү яулады һәм шуның нигезендә яңа уку елыннан “Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе” проектын гамәлгә ашыру эше башланачак. Анда лицензияләре булган өстәмә белем бирү белән шөгыльләнүче барлык уку-укыту оешмалары катнаша ала, шул исәптән түләүле булган шәхси оешмалар да. Проект өстәмә белем бирү системасын модернизацияләү, нәтиҗәсен арттыру һәм 2020 елга кадәр балаларның түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүен 75%ка кадәр арттыруны күздә тота.
“Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе” программасы бер­ничә юнәлештә алып барылачак. Шуларның берсе — инфраструктураны, матди-техник һәм кадрлар ресурсларын инвентаризацияләү. Моңа укыту эшләре алып барыл­ган биналар, аларның территориясе һәм ничек җиһазландырылган булуы турында мәгълүмат җыю керә. Болар барысы да укыту программаларын тормышка ашыру өчен мөһим. Инвентаризациянең максаты өстәмә белем бирү учрежденияләре эшенең нәти­җәлелеген арттыру.
Өстәмә белем бирүдәге үзгә­решләрнең тагын бер өстенлеге – республикада оештырылган түгә­рәкләрнең һәм секцияләрнең барлык программалары кертелгән мәгъ­лүмат булган интернет-нави­гаторның эшли башлавы. Бу ата-аналарга өйдән чыкмыйча гына баланың кызыксынулары нигезендә аңа кирәкле түгә­рәкләргә, секцияләргә яздыру өчен мөмкинлек бирә. 1 августтан ата-аналар http://ur.pfdo.ru (әлеге сайт­та шулай ук бөтен сорауларга да җавап табып була) сайтына кереп, регистрация үтә һәм үзләренең шәхси кабинетларына керү мөм­кинлегенә ия булалар. Шуннан соң секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөрүче балаларны исәпкә алу өчен махсус сертификат бирелә (шәхси кабинет ярдәмендә ата-аналар аларны үзләре дә бастырып чыгара алалар), һәркемнең идентификацион номеры булдырыла. Әлеге сертификат 5 яшьтән 18 яшькәчә һәр балага гомерендә бер тапкыр бирелә. “Безнең алга куелган бурычларның берсе – бердәм система булдыру. Мәсәлән, республиканың бер районында өстәмә белем бирү өлкәсендә яхшы тәҗрибә бар яки яңа программа уйлап тапканнар икән, аны Удмуртиянең башка районнарында да кулланып карарга, җәелдерергә, үстерергә кирәк”, — диде Удмуртия Республикасында балаларга өстәмә белем бирү региональ үзәге белгече Максим Дерябин.
Регион программасын тормышка ашыру өчен федераль субсидиядән 14 миллион сум акча бүленеп бире­ләчәк. Проектны этаплап кулланышка кертәчәкләр. 2018 елның 1 сентябреннән аны: Ижау, Вот­кинск, Глазов, Можга, Сарапул, Балезино, Вавож, Дебес, Завьялово, Игра, Камбарка, Каракүл, Кез, Кече Пурга, Ува, Якшур-Бодья муниципаль берәмлекләрендә башлап җибәрәчәкләр.

Эльвира Хуҗина.