Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


1.08.2018

Көндәлегем

Ел саен яңа куен дәфтәре сатып ала идем. Дөресен генә әйткәндә, мин аны көндәлек дияргә яратам. Куен дәфтәре дигәч, башка дәфтәр күз алдына килә. Былтыр нәфесемне тыя алмый, бик тә ошатып, икене алып җибәргәнмен. “Язылып бетә ул, берсе эш өчен, икенчесе шәхси тамгалар өчен бик кулай булыр”, – дип, үз-үземне ышандырдым. Күңелгә хуш килгән әйбереңне алырга үз-үзеңне күндерүдән дә рәхәт нәрсә юктыр, анысы! Нәтиҗәдә, икесенең берсе дә файдаланылмый калган. Аз-маз кайбер битләренә сызгалаштырылган да, вәссәлам, шуның белән! Бер дигән ике көндәлекне чүплеккә атаргамы?! Ачуым килмәгәе, һәр битендә атна көннәре, саннары тамгаланып чыккан! Гомергә андыйны алмый торган идем. Боларына төшкән гыйшыкым гына бозды бөтен эшне.
Күп уйлап тормадым. Ел башында күңелгә ярашлы шәбрәк көндәлек юклыгына кабат инаныр өчен бер-ике кибеттән караштырып чыктым да, бер дигән карар кабул иттем: былтыргысына язам! Ә тамгаларга килгәндә, яңасын салабыз аның! Менә мисал өчен икенче февраль былтыр атнакичкә туры килгән, ди… Каләмеңне аласың да, матур итеп шул көнгә туры килгән биткә “ҖОМГА” дип язып куясың! Җайлы да, рәхәт тә, акча да янга кала дигәндәй. Июльгә җиттем инде шулай тамгалап, якшәмбене дүшәмбегә, дүшәмбене сишәмбегә төзәтеп… Бер танышым, бу зәһәр бизәлешне күреп, аптырады гына бит…
— Нинди абракадабра бу? — ди…
— Көндәлек, — дим, исем китмичә генә…
Теге атна көннәрен укып-укып карады да:
— Ә монысы … Что за “пэнжешамбэ”, это что?! – ди, күзләрен шакмакландырып. Ни көләргә, ни еларга белмәссең! Татар бит ул! Театрлар ярата, минем белән дә татарча сөйләшә (сирәк-мирәк булса да ). Шигырьләремне дә укыштыра инде үзе. Бер-ике атнадан, оныт-
маса, тәрҗемәсен дә сорап куя шунда. Мәгънәсенә төшенеп җитмәдем дигән булып… Ләкин чәршәмбе белән пәнҗешәмбене белмәвенә хәтерем калды! Кабатлыйбыз:
— Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе!
— Оооо, это колдовство какое-то! Гарри Поттердагы кебек, валлахи! Заклинание какое-то! – димәсенме дустым.
Менә шулай, 2018 елымны татарча “заклинаниеләр” белән сихерләп, тылсымлы тамгалар салып барам әле көндәлегемә. Сихере сихәтле булып, куелган максатларга ирешеп, хыялларны тормышка ашырып яшәргә язсын!

Альбина Гайнуллина, Ижау шәһәре.