Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Көндез балкып янар йолдызым
20.11.2019

Көндез балкып янар йолдызым

Тормыш бит ул бер урында туктап тормый. Һәрчак ниндидер яңа ачышлар, яңа тәҗрибә, яңа танышулар. Кем беләндер без кечкенәдән таныш, кемнәрдер белән олыгайгач очрашабыз. Ә кайберәүләрне безгә Ходай үзе сайлап жибәрә. Шундыйларның берсе — минем әни!

Ул Раушания Ринат кызы Низамбиева. 1971 елның 27 мартында олы йөрәкле, ачык, чиста күңелле Флүрә һәм Ринат Закировлар гаиләсендә дөньяга килгән. Тирсә мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия көллиятенә укырга киткән. Аннан сон Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Алай гына түгел, әни Удмурт дәүләт университетында аспирантурада да укып чыккан. Гомере буе үзен балаларга белем бирүгә багышлаган. Аның кадәр үз эшенә тугры укытучыны минем очратканым юк әле! Ул дәрәҗә өчен түгел, ә кеше язмышы өчен тырыша. Мәктәптә 20 елга якын Ризаэтдин Фәхретдин эшләре белән кызыксына. Хәтта аларга таянып, җыйган тәҗрибәсен барлап, ул китабын да булдырды — күптәнге хыялын чынга ашырды!
Кеше бер яктан оста булса, бар яктан да булдыра инде ул. Тиккә генә шулай димиләр икән. Менә безнең әни дә нәкъ шундый! Эшен искиткеч алып баручы укытучы гына түгел, ә менә дигән гаилә кешесе дә әле ул.
Җиргә ап-ак карлар яткач, 1992 елның, гыйн­вар аенда, әнием үзе кебек йомшак, чиста күңелле кешегә кияүгә чыга. Бүгенге көндә безнең әни кадәр яхшы, тугры гаилә кешесе юктыр, мөгаен. 25 ел җирдә яшәү дәверендә әнием һәм әтием Илдусның бер талашканнарын да күрмәдем мин. Андый хәл булмаячак та. Безнең әни — алтын! Әбекәем белән бабакаемның яраткан киленнәре иде ул. Бер хәлне мәңге онытмаячакмын. Суык февраль ае иде. Әбекәемнең санаулы көннәре калып килгән чак. Телефоннан сөйләшкәндә, әби: «Раушания, синең шулпаңнан да тәмлерәк шулпа юк иде», — дип әйтү белән, әни төнлә токмач басып, тавык шулпасы пешерде. Иртә таңнан без инде Тирсәдән Кичкетаңга киттек. Шунда әбекәемнең: «Нәкъ шушы ашны ашыйсым килгән иде», — дигән сүзләре мәңге йөрәгемә кереп калды. Безнең әни изге җанлы! Әтиемнең апалары да әнине бик хөрмәт итәләр. Аны бертуганнары кебек күрәләр. Һәрвакыт аралашып торалар.
Хатын, килен буларак кына түгел, әни буларак та кабатланмас кеше ул! Сеңелем белән безгә бу тормышта Кеше булып калырга, йөзебезне югалтмаска, кешеләрне аермаска, өйне пөхтә тотарга, динле булырга, тәмле ризыклар пешерергә дә өйрәтте. Аныкы кадәр җылы әни куены юктыр ул бу Җир шарында!
Ничек инде ул бер кеше шуның кадәр күпкырлы шәхес була ала икән? Әни бит әле баянда уйный, матур итеп җырлый, яшьлегендә биегән дә, шеф-поварлар шаккатырлык итеп пешерә… Гомумән, ул тугры дус, яхшы кыз, искиткеч хатын, кабатланмас әни, яхшы укытучы, ягымлы күрше — хатын-кызга бирелгән бөтен сыйфатларны да горур йөртүче. Ә иң мөһиме, ул көндез дә балкып-балкып янучы, миңа көч бирүче, юл күрсәтүче йолдызым! Мәңге яшә, әни. Син булганда рәхәт.

Илдания Низамбиева, Тирсә авылы.