Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - “Көмеш каләм” фестивале яшь иҗатчыларны җыйды
22.03.2018

“Көмеш каләм” фестивале яшь иҗатчыларны җыйды

Узган атнада Кадыбаш мәктәбендә Әгерҗе районы яшь каләм осталарының “Көмеш каләм” фестивале үтте. Ул инде уналтынчы тапкыр уза. Быел фестивальдә 43 укучы катнашты. Алар сәләтләрен “Яшь хикәяче”, “Яшь хәбәрче”, “Яшь шагыйрь” һәм «Нәфис сүз остасы» номинацияләрендә сынадылар. Жюри әгъзалары аларның эшләрен бәяләгәндә, укучылар спорт залында «Халкымның күңел җәүһәрләре» исемле кичәдә катнаштылар, татар халкының кичке уеннарын уйнадылар. «Марш» уенын Девятернядан килгән Нурия Мөсифуллина һәм Алия Арсланова өйрәтте. Соңыннан “Көмеш каләм” фестиваленең җиңүчеләре игълан ителде. Менә алар беренче урынны яулаган укучылар: Руфинә Галиева (“Яшь хикәяче”, Тирсә мәктәбе), Ләйсән Фәррахова (“Яшь шагыйрь”, Салагыш мәктәбе), Илүзә Нәгыймова (“Яшь хәбәрче”, Исәнбай мәктәбе). “Нәфис сүз остасы” номинациясендә 1-4 сыйныфлар арасында Алсу Хафизова (Әгерҗе шәһәре, 4 нче мәктәп), 5-8нче сыйныфлар арасында Гөлназ Мөэминева (Исәнбай мәктәбе), 9-11нче сыйныфлар арасында Илнар Мөстәхимов (Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия) беренчелекне яуладылар. Җиңүчеләрнең язмаларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Җөй (хикәя)

Төнге караңгылыкта, кайдадыр бик еракта, авыл утлары яна. Анда тып-тын, үле тынлык. Урамнары аша үтсәң, ялгыз эт тә очрамаячак. Әйе, беренче карашка бу ташландык авылга охшаган. Ләкин һәрбер өйдә тәрәзәләрдән Ильич утларының яктылыгы сибелә. Нур сибелә дисәң, дөрес булмас. Юк инде ул хәзер нурлы тәрәзәләр. Ул тәрәзәләргә карасаң, я ялгыз әби-бабай, я берәр гаиләне күрергә мөмкин. Урамнар буш, яшьләрнең тавышлары да ишетелми. Авыл сүнеп бара…
Бикә әбигә йокы кермәде. Боргаланып ята торгач түзмәде, торып утырды. Аның күзе уң кулының терсәк өстендәге җөйгә төште. Шул җөй аны яшьлек хатирәләренә кайтарды.
…Аңа әле бары тик унтугыз гына яшь иде. Яшь чак — җүләр чак, дисәләр дә, Бикәгә бер дә алай тоелмады. Аның дәрте ташып тора иде. Бикә — авылның иң чибәр кызларының берсе иде. Дулкынланып торган чәчләре билгә кадәр төшкән, кара кыйгач кашлы, серле күзле бу кызга бик күпләр күз төшерделәр. Бикә генә мәхәббәт артыннан чапмады. Аның хыялы — белем алып, туган авылын аякка бас­тыру. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанда икътисадчы һөнәрен үзләштереп, югары белем алып кайт­канда да авыл үзгәрмәгән иде: йорт­ларга су кермәгән, кибет, клубы булмаган шул ук авыл тора. Әй, күңеле әрнеде дә соң Бикәнең. Ничек инде шушы ата-бабаңның нигезен ташлап, кайдадыр китеп була?! Тирә-якта эшкәртелмәгән басу-кырлар ята, авыл читендә ташландык ферма… Эш: «Мин монда», — дип тора. Авылның барыбер киләчәге юк, дип, беркемнең дә авылда каласы килми. Бикә мондый кешеләрне аңлый алмады. Киләчәкне үзең ясамасаң, каян килә соң ул?!
Бикә үзе башлап йөрергә уйлады. Авыл советына барып, рәис белән бик озак сөйләште. Азат абыйсы кул селтәп: «Синең кебек йөрүчеләр күп булды инде ул», — диде. Икенче көнне ул район башлыгы Ибраһим Госманович янына китте. Бу юлы да Бикәгә бәхет елмаймады. Беркемнең дә аны ишетәсе килмәде. Бикәнең уйлары чуалды, битарафлыктан җаны өшеде. Тик ул уйларыннан чигенергә уйламады да.
Ел артыннан еллар үтә торды. Бикәгә кыенлыкларны үткәндә, кул селтәүчеләр дә, пычак белән кизәнүчеләр дә булды. Тик Бикә барыбер бирешмәде. Хәзер бары бу җөй генә елларның авырлыгын искә төшереп тора. Авыл уртасында мәһабәт биналы клуб сафка басты. Көндезләрен басуларда трактор-машина тавышлары тынмады, ә кичләрен урам буйлап яшьләр өздереп җырлап үттеләр. Авыл гөрләде, кайнады. Бикәнең бу мизгелләрдә: «Авыл яши!» — дип шашынып кычкырасы килде.
…Еллар үтте. Яшьләр картайды. Аларның да балалары үсеп җитеп, кайсы кайда таралып беттеләр. Их, Бикә яшь булса, берсен дә туган авылыннан җибәрмәс иде. Бикәнең күз алдында тагын авыл таркала башлады. Ярый инде, уты, суы, газы кергән. Тик авыл учагын дөрләтерлек, туган нигезен яратучы дәртле яшьләр җитми…

Руфинә Галиева, Тирсә мәктәбе.

Авылым атамалары
Һәр авылның үз тарихы була. Минем туган авылым — Исәнбай. Авылымның тарихы үзенә күрә бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Ул Әгерҗедән 90 чакрым ераклыкта урнашкан. Бер ягында Бима, икенче ягында Кадыбаш авылы урнашкан. Риваятьләргә күз салсак, авылның беренче исеме Яланач булган. Бу исем «Алан ачы» дигән сүзләрдән барлыкка килгән. Авылга исемне беренчеләрдән булып күченеп килгән Исәнбай исемле кеше хөрмәтенә кушканнар. Авыл исеменең тарихы кызыклы булган кебек, аның башка урыннарына бирелгән атамаларының килеп чыгышы да бик кызыклы. Кумырсинка елгасыннан ерак түгел Салкын чишмә ага. Авыл халкы бу чишмәне юкка гына «Салкын» дип атамаган. Кояш нурларында көмеш кебек ялтыраган бу чишмә иген кырларында хезмәт куючыларның сусавын баскан, тәннәрен сихәтләндергән.
Ә менә җәен җиләк пешәр вакыты җиткәч, авыл халкы Ялган чокырга агыла. Бу урын үзенең эре, кып-кызыл җиләкләре белән дан тота. Әбием сөй­ләвенчә, бу җирләрдә элек боргаланып-боргаланып Ялган елга аккан. Хәзерге көннәрдә бу елганың суы кибеп беткән. Ә су ясаган чокыр калган.
Уникеле агачлык та халыкның бик яраткан урыны. 1нче майда Карга боткасы йоласын үткәрү өчен менә дигән урын. Бу урынның атамасы ерактан, биектән үк күренеп торучы унике агач хөрмәтенә кушылган. Бүгенге көндә унике агачтан өчесе генә исән калган. Тик алар барыбер авылга ямь биреп торалар.
Ә кыш җитсә, олысы, кечесе Вилен тавына ашыга. Бу тау кайчандыр Вилен исемле кешенең бакчасы булган. Шуннан чыгып, бу урынга Вилен тавы дигәннәр.
Авылның бу атамалары буыннан-буынга күчеп яшәсен дисәк, аның тарихы турында яшь буынга күбрәк сөйләсеннәр иде.

Илүзә Нәгыймова, Исәнбай мәктәбе.

Салагышым

Авылым буйлап салмак кына атлыйм,
Хатирәләр айкый күңелне.
Башка килә әллә нинди уйлар…
Үзе моңсу, үзе күңелле.

Салагышым, газиз авылым!
Мәхәббәтем ничек белгертим?
Синең искиткеч матурлыгыңа
Сокланмыйча калмас һичкем.

Авылымны һәрбер яктан да
Уратып алган иде урман.
Шуңадыр да, Салагышым,
Саф, чиста синең һаваң.

Авылымнан ерак түгел
Чулман елгасы ага.
Шунда төрле төбәкләрдән
Балыкчылар агыла.

Авылым урамнарында
Моңлы азан яңгырый.
Иман өстәлә күңелгә
Азанны тыңлый-тыңлый.

Авылымның халкы тату,
Бик ярдәмчел, ягымлы.
Эшчәнлек белән бизиләр
Ямьле туган ягымны.

Мәхәббәтем чиксез сиңа,
Бай тарихлы авылым.
Хисләремне бәян итеп,
Каләмгә мин тотындым.

Хисләрем ташый күңелдән.
Үзе моңсу, үзе күңелле.
Авылым буйлап салмак кына атлыйм,
Хатирәләр айкый күңелне.

Ләйсән Фәррахова, Салагыш мәктәбе.