Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Көзге чакырылыш башланды
10.10.2020

Көзге чакырылыш башланды

1 октябрьдән чакырылыш комиссияләре эшли баш­лады. Нәкъ шул максаттан хәрби комиссариатта журналистлар өчен пресс-конференция оештырылды. Пандемия вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Россия оборона министрлыгында нинди профилактик чаралар узуы, армиягә чакырылучыларны нинди үзгәрешләр көтүе турында сөйләделәр.

Агымдагы елда Удмуртиядән көзге чакырылышка 1400 егет җибәрелергә тиеш. Сәламәтлегенә, физик әзерлегенә, алган һөнәренә карап, алар коры җир, милли гвардия, һава-десант гаскәр­лә­ренә, хәрби-диңгез флотына җибәреләчәк. Бүген Кораллы Көчләр системасында фәнни роталар, фәнни-җитештерү роталары һәм спорт роталары эшли. Көзге чакырылыш башланыр алдыннан Краснодар шәһәренең хәрби элемтә академиясе каршындагы фәнни ротада Ижау дәүләт техник университетын тәмамлаган 4 егет хәрби хезмәт үтү турында гариза биргән.
“Хәзер егетләр, әти-әниләр коронавирус таралудан куркалар. Әмма безнең яктан, инфекция керүне булдырмас өчен, барлык чаралар да күрелгән. Болар барысы да язгы чакырылыш вакытында эшләнде инде – ул чакта расланган диагнозлы бер генә егет тә булмады. Керү юлында барлык призывникларның температураларын (37°С тан югарырак булганнарны кертмиләр) үлчиячәкләр, кулларын антисептик белән эшкәртәләр һәм битлек бирәчәкләр. Чиратлар булмасын өчен, эш графигы төзелә”, — ди Удмуртия хәрби комиссары урынбасары Рөстәм Маликов.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыю пунктына кадәр аерым бүлеп бирелгән транспортта китерәчәкләр, ул алдан дезинфекция чаралары белән эшкәртеләчәк. Пунктның үзендә барысы да коронавируска экспресс-тест узачак. Элеккечә туганнары һәм дуслары белән җыелма пунктларында очрашулар үткәрелмәячәк. Хәрби частькә кадәр поездларның аерым вагонында барачак, ә вокзалларда алар өчен изоляцияләнгән көтү зонасы бүлеп биреләчәк. Ахыргы пунктка кадәр бөтен юл вакытында егетләр битлекләр һәм антисептик­лар белән тәэмин ителәчәкләр. Әгәр юлда авырсалар, аларны шунда ук изоляциялиләр. Моның өчен махсус бригадалар һәм ав­томобильләр бүлеп бирелгән.
Барлык хәрби комиссариатлар, чакырылыш пунктлары һәм җыю пунктлары бактерицид нурландыргычлар белән җиһазландырылачак.
Вокзалларда хәрби хезмәткә чакырылучыларны дезинфекция узачак махсус автомобильгә алалар. Яңа килүчеләр ике атналык карантин узачак.
Көзге чакырылыш сораулары буенча Удмуртия хәрби комиссариаты кайнар линиясенә
8 (3412) 781924, 8 (3412) 685411 телефоннары аша, ә юридик мәсьәләләр буенча хәрби прокуратурага 8 (3412) 431701 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.