Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кәрәзләр – тулы, умартачылар – шат
4.10.2018

Кәрәзләр – тулы, умартачылар – шат

Кичкетаңда гомер кичерүче Нәсимә Әхмәтҗанованың һәм Уразайда яшәүче Фәния Нигъмәтуллинаның умарталыкларын күргәч, күңелгә тырышлык, үҗәтлек, тынгысызлык кебек сыйфатлар аларга бал кортларыннан күчкәндер дигән уй килә. Барҗыда туып-үскән Нәсимә, Ключищеда һәм Лаешта укып, хисапчы һөнәрен үзләштерә. Жданов исемендәге колхозда икътисадчы, аннары кибеттә сатучы булып эшли. Кияүгә чыккач, умартачы каенатасы Хавиз һәм каенанасы Вазифа янында, аларга булышып, бал кортларының “телен“ аңларга өйрәнә. Бергә яшәгән өч ел эчендә бал кортлары турында шактый тәҗрибә туплаган, бу эшне яратып өлгергән яшь гаилә башка чыккан елны ук умарталар юнәтү җаен таба.
Моннан 30 ел элек үзләштергән һөнәренә бүген дә гашыйк Нәсимә ханым. “Бал кортлары аерылып чыга башлаганда, бер ай өйгә дә кермим. Бакчамда яшәү өчен махсус җәйге веранда ясаттым. Шунда бал кортларымны күзәтеп яшим, нәтиҗәләре буенча көндәлек алып барам, алар турында китап-журналлар укыйм. Бал кортлары – минем өчен рух чыганагы, юаныч, тырышлыкка юмартлык белән җавап бирә торган шөгыль дә. Бакчамда алмагачлар, чия, слива, шомырт, карлыган, кура җиләге үсә. Бал кортларым өчен күп итеп фацелия чәчәге утырттым”, – ди оста умартачы.
Бал кортлары гаилә бюджетына сизелерлек керем дә кертәләр. Үзеннән, туганнарыннан, дусларыннан арткан балны сата Нәсимә. “Уңыш елына карап була. Узган ел бик шатланырлык түгел иде. Быел әйбәт булды», – ди авыл уңганы.

Нәсимә ханымның сеңелесе Уразайда яшәүче Фәния Нигъ­­­м­ә­туллина да бал кортларын үз итә. Са­лагышта озак еллар хисапчы вазифасын башкарды ул. Гомер буе күпләп мал асрыйлар, казлары гына да 200-300 баш була. Ире Гафият Нигъмәтуллин өчен бу тыйнак, ипле, чибәр ханым матур җырлар язу өчен илһам чыганагы да. Пенсиягә чыккач умартачылык белән тагын да мавыгыбрак шөгыльләнүче Фәния апаның, аерылып, биек агач башына сарыган бал кортларын җыюын күреп шаккаттым. ”Май ахырыннан башлап көннәрем бал кортлары өчен өебездән читтәрәк аерым булдырылган бакчада, умарталар арасында үтә. Тырыш, эш сөючән һәм чисталык яратучы гажәеп кортлар янында вакыт узганы да, ару-талу да сизелми. Бабабыз да танылган умартачы булган, безнең нәсел шөгыле ул. Бал сәламәтлек өчен бик файдалы да бит әле», – ди умартачы ханым.
Бу уңган Нәсимә һәм Фәния ханымнарның быелгы җәе дә бал кортлары арасында узды. “Умарталык“ дигән гаҗәеп серле дөньяны үз иткән бу ханымнар вакыт агышын да тоймыйча күпләрне сокландырып яшиләр.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.