Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Күңелләргә иҗат оеткысы салучылар
14.12.2017

Күңелләргә иҗат оеткысы салучылар

Исәнбай мәктәбенә — 120 ел

120 еллык тарихы булган Исәнбай авылы мәктәбендә гомер-гомергә көчле татар теле һәм әдәбияты укытучылары белем бирде. Алар өйрәтеп кенә калмадылар, күп кенә укучыларының күңелләренә иҗат оеткысы салдылар.

1958 ел. Мәктәбебездә яшь укытучы Гаскәр абый Бәширов каләм тибрәтүче балалар белән беренче түгәрәкләрне оештыра. Бу елда укучылар белән очрашуга татар язучысы Мәхмүт Хөсәен килә. Аның белән очрашу балалар күңелендә җуелмас эз калдыра. Безнең буынга да Гаскәр абый Бәшировтан белем алу насыйп булды. “Беренче адымнар” исемендәге әдәби түгәрәк күңелләрендә иҗади очкын булганнарны үзенә җыйды. Түгәрәктә шигырьләрне укырга, тикшерергә, мәкаләләр язарга һәм матурлыкны күреп, тасвирлый белергә өйрәтте остазыбыз Гаскәр абый. Ул елларда ук шигырьләрне тирән фикерле, матур, тигез рифма белән оста язучы сыйныфташым Фәридә Тютеева татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алып, гомерен белем бирүгә багышлап, РСФСРның мәгариф отличнигы булды. Гомумән, без укыган елларда мәктәбебездән Казан университетының татар филологиясе факультетына керүчеләр күп иде. Авылдашларым Роза Мухъянова, Розалия Мухъянова һәр балага иҗади якын килеп, йөрәкләренә юл салдылар, ә Зәлидәбез озак еллар “Сөембикә” журналында хезмәт куйды. Гөлсинә Гыйльфанова балалар өчен китаплар чыгарды, көйләр язды. Фәһимә Сабитова – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен яулады. Үземнең дә кулда каләм уйный!
Мәктәбебезгә Гүзәлия Исмәгыйлеваның килүе күктән иңгән бәхет булды. Ул мәктәпкә яңа иҗади дулкын алып килде, чөнки мөгаллимә үзе дә шигырьләр яза, иҗат дөньясында кайный. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, аны да бит Салагыш авылында вакытта Гаскәр абый үзе укыткан була! Югары белем алганнан соң, өметле укучысын үз мәктәбенә эшкә дә чакыра ул! Кулга-кул тотынып биш елга якын эшлиләр алар. Дистәләрчә авылдашларыбыз үзебездә генә түгел, район мәктәпләрендә татар әдәбияты укытып, югары нәтиҗәләргә ирешеп, грантларга ия булдылар. Татар басмаларын нәшер итүдә дистәләгән авылдаш журналистларыбыз хезмәт куя! Гүзәлия Габдрахман кызының хезмәте югары бәяләнде. Ул — Татарстанның атказанган укытучысы!
1992 елдан бирле мәктәбебездә татар теле һәм әдәбиятын Гөлназ Хуҗина укыта. Төпле белеменә хисле күңел, шигъри җан җылысын өстәп, ул балаларны театр дөньясына да алып керә, шигърият серләрен дә ача. “Тамчылар” исемле әдәби түгәрәк бүгенгә кадәр эшен дәвам итә. Укучылар көче белән сәхнәләштерелгән әсәрләр бүген дә авылдашлар күңелендә матур хатирәләр булып сакланалар. Укучысы Ринат Бәдретдиновның чып-чын артист булып өлгерүе моны тагын бер кат раслый. Үзенең дәвамчылары булу белән дә горурлана ала мөгаллимә: укучысы Айгөл Ялалова белән бергәләшеп киңәшеп, бер мәктәптә эшлиләр алар. Чит төбәкләрдә эшләүче укучылары белем бирүдә, тәрбия өлкәсендә, журналистикада уңышларга ирешеп сөендерәләр… Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булыр өчен белем алучы Алисә Мөкәшева: ”Татар әдәбияты, сүз сәнгатенә олы мәхәббәт тәрбияләве өчен мин Гөлназ апага мең рәхмәтле!” — ди. Димәк, мөгаллимәнең еллары бушка узмаган! Хезмәт төбе — хөрмәт, диюләре дә хак. Чирек гасыр гомерен балалар укытуга багышлаган Гөлназ Хуҗина бик күп Мактау һәм Рәхмәт хатларына, дипломнарга ия. Ә 2012, 2014 елларда “Иң яхшы укытучы” дип танылды, 2016-2017 елларда “Укытучы – эксперт” бәйгесендә грант алуга ирешт­е мөгаллимә. Менә шундый бай күңелле, шигъри җанлы, олы йөрәкле, зыялы мөгаллимнәр эшләгән һәм эшли безнең мәктәптә.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.