Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Күңелле яшәгәнбез икән…
3.12.2020

Күңелле яшәгәнбез икән…

Беркөнне шулай “Яңарыш” газетасы архивындагы фотосурәтләрне карап утырганда: “Быелга кадәр ничек күңелле яшәгәнбез икән?” – дип уйлап куйдым.

Әйе, бу пандемия безнең тормышны бер мизгелдә үзгәртте дә куйды. Яшәү рәвешенә ияреп, үзебез дә үзгәрдек бугай… Көн дә Интернеттан хәбәрләр карыйбыз, статистиканы күзәтәбез. Таң атканчы ниндидер могҗиза булып, барысын да үз урынына кайтармаганмы, янәсе. Шулай көн артыннан көн, атналар, айлар үтеп, әлеге зәхмәт килеп чыгуга инде бер елдан артык вакыт узды. Ул “Яңарыш”ны да читләп узмады, тормышыбыз күзгә күренеп сүлпәнләнде. Бу хакта узган еллардагы фотосурәтләр дә сөйли. Газетаны укучылар, актив хәбәрчеләр белән нинди генә очрашулар, бәйрәм-кичәләр уздырмаганбыз? Ул вакытларны сагынудан, без яраткан һәм безне яраткан кешеләр белән араларның ерагаюын аңлаудан, элек гадәти кебек тоелган әйберләрнең күңелгә җитмәвеннән йөрәк сыкрап куйды. Ул гына да түгел, араларыбыз ерагаю киләсе ел өчен язылучылар санын кискен киметмәсме, дигән сорау җан тынычлыгын югалтты. Борчылырлык сәбәпләр җитәрлек: газетага язылу бәясе генә түгел, көн-таң атса, тормышыбыз да кыйммәтләнә бит. Бер пенсия акчасын кайсы-берсенә җиткерәсең дип зарланучыларны яхшы аңлыйбыз. Шул кечкенә генә пенсия акчасыннан газетага язылырга өлеш чыгаручыларга чиксез рәхмәтле без.
Газетаны яздырып таратучы апалар белән аралашканда, “Ничек бара соң яздыру эшләре? Газета турында халык ни ди?” – дип сорамый калмыйм. “Язылганы языла инде аның. Күбрәк хан сарае кебек зур һәм затлы йортларда яшәүчеләр газетага язылырга акча кызганалар”, — дигән җавапларны да ишетергә туры килә. Әйе, ни генә дисәк тә, мул тормышта яшибез хәзер, тик күпләргә милли җанлылык, туган телгә мәхәббәт, күңел байлыгы гына җитми. Әгәр алдырсалар, һәр атна саен «Яңарыш» (“Дин һәм әхлак” битендәге вәгазьләрне истә тотуым) белән бергә йортларына бәрәкәт иңеп торыр иде. 400 сум ( редакциягә яки нокталарыбызга барып алу шарты белән язылу бәясе, ә үз нокталарыбыз аша язылып, өйләрегезгә китереп биргән очракта язылу бәясе – 500 сум) бүген әллә никадәр күп акча да түгел, югыйсә. Я уйлап карыйк әле: нәрсә сатып алырга була бу акчага? Көн саен кибеткә йөрүчеләр яхшы белә: гаилә белән бер утырып ашарлык ипи-сөттән башка әллә нигә җитми ул. Ә “Яңарыш” атна саен килеп, күпме рухи байлык бирә. Бер генә мисал китерәсем килә. Узган ел Үзәк мәчеттә татар телен өйрәнү курсларын уңышлы алып барган Тәфкилә апа Тулбаева аягын сындырып, бик озак өйдән чыгып йөри алмады. Телефон аша сөйләшкәндә, ул: “Татарлар белән аралашып, мәчеттә курслар алып барган вакытымны сагынам. Милли мохит җитми. Газетаны да укый алмыйм. Чөнки аны мәчеттән алырлык итеп язылган идем”, — дип зарланып алды. Шуннан соң без аңа газеталарны җыеп илттек. Берничә көннән аның безгә елый-елый рәхмәт укуыннан үзебезнең дә күңелләр нечкәреп китте. Менә бит кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкми, ана телендә, үзеңнең туган телеңдә рәхәтләнеп уку да җитә икән!

Ә сез киләсе ел өчен газетага язылдыгызмы әле? Язылмаган булсагыз, исегезгә төшерәбез: 3-13 декабрь көннәрендә “Рос­сия почтасы” аша газетага ташламалы бәяләрдән (Удмуртиядә еллык бәя — 960 сум 74 тиен, ярты елга – 465 сум 48 тиен, Әгерҗе районында ярты ел өчен – 438 сум 66 тиен) язылырга булачак. “Россия почтасы” дигәндә, тагын бер нәрсәне әйтеп узмый мөмкин түгел. Әлеге дә баягы, һаман да шул пандемия аркасында, быел почта аша язылучыларның күпчелеге газетаны вакытында ала алмадылар. Редакциягә шалтыратып, хат ташучыларның газетаны соңга калып китерүләре турында зар-моңнарын сөйләүчеләр дә күп булды.

Сүз дә юк, акчасы түләнгәч, тиешле хезмәт күрсәтелергә тиеш. Тик барыбыз да кешеләр һәм бу авыру алдында барыбызның да бертигез булуын, почта хезмәткәрләренең хәлен аңлавыгыз, газетаны китерүләрен сабыр гына көтүегез өчен зур рәхмәт. Өметсез шайтан гына, диләр бит. Инде киләсе елда коронавирус чигенер, ниһаять, элеккечә күңелле итеп, үзара аралашып яши башларбыз дип ышанабыз.