Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Күңелем төште
27.06.2019

Күңелем төште

18 июньдә Удмуртия Дәүләт Советында чыгарылыш сыйныф укучыларын кабул итү тантанасы узды. Анда республикакүләм уку йортлары: Советлар Союзы Герое Валентин Георгиевич Стариков исемендәге республика балалар сәнгать мәктәбе, Удмуртия кадет корпусы, биатлон буенча олимпия резервының махсуслаштырылган спорт мәктәбе, Кузебай Герд исемендәге гимназиянең чыгарылыш укучылары катнашты. Милли уку йорты буларак Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия укучылары да чакырылган иде. Тантанада Дәүләт Советының даими комиссияләре җитәкчеләре белән берлектә әти-әниләр, укытучылар катнашты.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын сәламләп, Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасолов: “Сез һөнәр сайлау алдында торасыз, хәзер дөрес адымнар ясау бик мөһим, чөнки сезнең киләчәк тормышыгыз күбесенчә шуңа бәйле булачак. Һөнәр сайлау, гаилә кору — катлаулы мәсьәлә. Нинди юлдан китәсез, язмышыгыз да шулай булачак», — дип ассызыклады. Ул мәктәп, гимназия директорларына, педагог­ларга һәм ата-аналарга яшь буынга лаеклы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
“2019 елда Удмуртиядә 7000гә якын укучы БДИ бирде һәм 29ы бу имтиханнарны 100 баллга тапшырды”, — диде Удмуртия мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова. Ул чыгарылыш укучыларына дөрес һөнәр сайларга, үз алдыңда куйган максатка ирешер өчен үҗәтлек тә кирәк булуын әйтте.
Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният, милли, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча даими комиссиясе рәисе Татьяна Ишматова мондый форматта чыгарылыш укучылары белән очрашуның инде икенче тапкыр узуын билгеләп үтте. «Киләчәктә чыгарылыш сыйныф укучылары безне уңышлары белән куандырсын һәм алар безнең республикага кайтсыннар, яхшы композиторлар, рәссамнар, спортчылар, сәясәтчеләр, галимнәр булсыннар иде», — диде.
Тантанада катнашкан депутатлар да чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләделәр, республика үсешенә ярдәм итәргә, туган телләрен һәм мәдәниятләрен сакларга чакырдылар.
Тантаналы кабул итү барышында уку йортларын тәмамлаучыларга һәм педагогларга Дәүләт Советы рәисенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ул көнне 6нчы гимназиянең физкультура укытучысы Елена Сергеевна Тукбаева Дәүләт Советы грамотасына лаек булды.
Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия укучылары әлеге чарада беренче тапкыр катнаштылар. Гимназияне медальгә тәмамлаган Кристина Соловьева, Алина Акова, Мария Щенятская, Тимерхан Ишмәтовны күреп шатландым. Әлеге укучыларның байтагы рус милләтеннән булса да, татар телен өйрәнгәннәр. Ә безнең татар халкы 6нчы гимназиягә тартыл­мый. Сер түгел, соңгы елларда ул үзенең бинасы белән дә, кадрлары белән дә ата-аналарның игътибарын җәлеп итә алмый башлады. Бу беренче сыйныфка язылганда да күзгә ташлана. Шәһәрнең башка мәктәпләрендә беренче сыйныфка чират торып язылсалар, гимназиянең фәннәрне тирәннән өйрәнә торган “А” сыйныфына да укучыларны җыю авырдан бара. Әле моңа кадәр гимназия милли юнәлештә ирешелгән уңышлары белән дан тота иде, кызганычка каршы, алдагы уку елыннан уку программасында татар теле бер сәгать кенә калачак. Ә бер сәгатьтә генә баланы төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашырлык, җиңү яуларлык итеп әзерләп булырмы? Монысы икеле.
Дәүләт Советында һәр уку йорты чыгарылыш укучыларына музыкаль сәлам дә әзерләгән иде. 6нчы гимназия каршында эшләүче “Асылъ­яр” ансамблендә шөгыльләнүче балалар курайда бик матур итеп уйнап күрсәттеләр. Алар артыннан чыгыш ясаган Кузебай Герд исемендәге удмурт гимназиясе укучылары таң калдырдылар. 3 егет удмурт телендә җырлап, Дәүләт Советы бинасын яңгыраттылар. Аларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Тантанада һәр уку йорты турында да кыскача мәгълүмат бирелде. Фотослайдларда, 6нчы гимназиядән тыш, барлык уку йортларының да үзләренең төзеклеге белән аерылып торуларына игътибар иттем. Ә 6нчы гимназия бинасы ташландык йортны хәтерләтте. Дәүләт Советында узган бу тантанадан күңелем төшеп кайт­ты. Удмуртия татарларының йөзе булган 6нчы гимназиянең дәрәҗәсе төшеп баруына җаны әрни.

Рилия Закирова.