Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Күрәчәк булмасын!
25.07.2019

Күрәчәк булмасын!

Кичтән редакциягә: “23 июльдә «Заря» җәйге сәламәтләндерү комплексында Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы балалар, яшүсмерләр, яшьләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру, сәламәтлеген яхшырту буенча ведомствоара комиссиянең күчмә утырышы була. Комиссия биредә балаларның яшәү шартларын тикшерәчәк, торак корпусларны, ял зоналарын караячак. Журналистларның бу теманы яктыртуын сорыйбыз”, — дигән чакыру килгәч, әлеге лагерьга барырга теләк белдердем. Иртән, юлга чыгар алдыннан, телевидение аша коточкыч хәбәр ишеттем: төнлә Хабаровск өлкәсендә «Холдоми» тау чаңгысы комплексы территориясендә палаткалы лагерьда янгын булган. Янгын нәтиҗәсендә 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган, шул исәптән җиде бала, берсе һәлак булган (соңыннан һәлак булучылар саны дүрткә җитте). Биш өлкән кеше җәрәхәтләнгән. 20дән артык палатка янган”. Ярабби, ял итәргә дип җибәргән балалар һәлак булган! Нинди аянычлы хәл!
Үзем лагерьга барам, үземнең истән әлеге хәбәр китми. “Заря” лагере территориясенә килеп җитеп, шат күңелле балаларның чыр-чу килеп уйнап йөрүләрен күргәч тә, янып үлгән 11 яшьлек бала күз алдына килде. Шул чакта: “Син балаларыңны лагерьга җибәрәсеңме?” — дип кызыксындым минем белән бергә килгән “Удмуртия” телеканалы журналистыннан.
— Юк! Беренчедән әле алар балалар бакчасына гына йөри. Икенчедән, үскәч тә җибәрмәс идем. Мин үзем гаиләдә бердәнбер бала булгач, мине дә әти-әнием лагерьга җибәрмәделәр, бер айга якын минсез тора алмыйлар иде, мин дә сагынган булыр идем. Үземнең дә балаларымны озакка кая да булса җибәрәсем килми.
— Шулай да, лагерьларда балалар бер-берсе белән аралаша, башка мохитне күрә, мөстәкыйльлеккә өйрәнә…
— Анысы шулай да…
Үзем әңгәмә корам, үзем матур табигать кочагында рәхәтләнеп ял иткән балаларны күзәтәм. Алар шат, бик канәгать, моңсулык та, сагыну да юк йөзләрендә. “Заря” җәйге лагере — “Купол” заводы канаты астында эшләүче ял комплексы. Мондый лагерьлар аз. Биредә балалар ял итсен өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Бүгенге көндә унике отряд эшли, отрядларда балалар саны 28дән 43кә кадәр. Лагерь балаларны ел әйләнәсе кабул итә. Дәвалау-профилактика процедураларына йөрү мөмкинлеге бар.
Киңәшмәдә кулланучылар хокукларын яклау федераль хезмәте идарәсе, Эчке эшләр минис-
трлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, УР Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анастасия Муталенко һәм Ижау шәһәре хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Дмитрий Чистяков катнашты.
2019 елда республика территориясендә 645 ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли. Беренче сменада 48 000 бала ял иткән: мәгариф, халыкны социаль яклау, спорт учреждениеләре базаларында урнашкан 557 лагерьда – 40 495 бала, 16 санаторийда 1300 бала сәламәтлеген ныгыткан; 16 шәһәр яны лагеренда 4000 бала ял иткән; 49 хезмәт һәм ял лагеренда, профильле сменаларда 1900дән артык яшүсмер эшләгән дә, ял да иткән, сәламәтлекләрен дә ныгыткан.
Яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру буенча 98 программа гамәлгә ашырылган, алар нигезендә 612 яшүсмер эшкә урнаштырылган.
«Контроль барлык яктан да алып барыла. Һәр лагерь бер медицина оешмасына беркетелгән. Эшне оештыруда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә булыша. Балалар хокукларын бозу күзлегеннән караганда, шелтәләр юк диярлек. Әйе, штаттан тыш хәлләр дә була. Бигрәк тә авыр холыклы балалар ял иткән отрядларда. Ләкин персонал мондый көтелмәгән хәлләргә әзер һәм расланган регламент буенча эшлиләр», — диде Анастасия Муталенко, лагерьдагы эшкә бәя биреп. Ул быел республика бюджетыннан балалар ялын оештыру өчен 372 миллион сум бүлеп бирелгәнлеген искәртте.
Балаларның җәйге ялын оештыруга катнашы булган һәркем үз өсләрендә зур җаваплылык ятканын яхшы аңлый. Ял лагерьларына җибәрергәме баланы, юкмы, анысын һәр гаиләдә ата-ана хәл итә. Бу урында бер танышымның еш әйтә торган сүзләре искә төшә: “Күрәчәгең булса, күркә талап үтерә. Күрәчәк булмасын!”

Элмира Нигъмәтҗан.