Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Күршеләрдә кунакта булдым
25.05.2017

Күршеләрдә кунакта булдым

19нчы майда Халыклар дуслыгы йортында чечен халкының “Сүз илһам бүләк итә ” дип исемләнгән әдәбият кичәсе булды. Ул кичә чечен халкының туган теле көненә багышланган иде. Аны Удмуртиянең Милли китапханәсе белән берлектә “Даймохк” исемле чечен халкының җирле милли-мә­дәни үзәге оештырган. Бу милли оешма Ильман Евсултанов җитәкчелегендә 2004 елда төзелгән. 2015 елдан бирле Милли китапханә белән берлектә “Удмуртия мультикультурная” проект кысаларында төрле чаралар уздыру гадәткә кертелгән.
Кичәдә Кавказ тау­ларының гаҗәеп сихри күренешенә, бай та­бигатенә сокланып, шул илаһи матурлыкны, горур чечен халкының гореф-гадәтләрен иҗат юлларына салган рус авторларының XIX гасырда язган иҗат җимешләре — классик әсәрләре яңгырады. Кавказ турында беренче А.С. Пушкин үзенең әсәрләрендә таныштыра. Соңрак Кавказ темасын М.Ю. Лермонтов яктырта. Чечен халкының йөзек кашы, горурлыгы булган күренекле шагыйрьләренең Мумад Шамсаев, Руслан Юсупов, Муса Гешаев, Раиса Ахматова һ.б. авторларның әсәрләре белән таныштык. Горур чечен халкының үзенә генә хас булган әдәби мирасы һәм гореф-гадәтләре турында китапханә хезмәткәрләре тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Витринага куелган чечен авторларының китап­лары белән таныштык. Кичәдә Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова, таҗик һәм үзбәк милли оешмалары җитәкчеләре дә бәйрәм белән тәбрикләделәр. Балалар чечен милли биюен башкардылар. Алар биегәндә чечен халкының атказанган биючесе Мәхмүт Исәнбаевның һәм “Вайнах” ансамбле чыгышларын исемә төшереп, күз алдына китереп утырдым. Кичә заманча форматта узды.
Александр Дюма: “Кавказда бер генә тапкыр булган кеше икенче төрле фикерли башлый”, — дип язып калдырган. Әйе, мин бу фикер белән килешәм. Беренче тапкыр Кавказда унсигез яшемдә булдым. Кавказ таулары үзенең искиткеч сихри көче белән үзенә тартып тора, сүзләр тезмәсе үзеннән-үзе шигъри юлларга әверелә. Кавказда бер тапкыр булган кеше бирегә кабат-кабат килә, романтик хисләргә бирелә һәм бетмәс-төкәнмәс яшәү көчен тоя.

Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре.