Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


5.10.2017

Күркәм шәхес

Удмуртия Республикасының атказанган журналисты Хәмидә Харис кызы Гайфуллинаның юбилее уңаеннан хатирәләремне яңартырга булдым. Бу күркәм холыклы, зур талантка ия булган, хезмәт сөючән, таләпчән, кыю, зур тәҗрибәле, олы йөрәкле ханымны тирә-якта белмәгән кеше юктыр. Ул алып барган “Хәерле кич” һәм “Очрашу” тапшырулары күңелгә бик ятышлы. Темаларны оста итеп яктыртучы ханым тырыш хезмәте өчен тирән хөрмәткә ия.
Мин Хәмидә ханым белән илебездә үзгәртеп корулар чоры башланган дәвердә таныштым. 1994 елның яз аенда җирле радиодан Татар иҗтимагый үзәгенең утырышы булуы турында хәбәр ишетеп килгән идем. Менә шул көннән башлап Хәмидә белән элемтә тотам мин. Сарапул шәһәрендә татар телендә радиотапшыру әзерләргә теләвемне белдердем. Министр урынбасары Нәзирә ханым Касимова минем теләкне хуплады. Шулай итеп “Туган тел” радио­тапшыруы эфирга чыга башлады.

Сулдан уңга: Нәзирә Касимова, Хәмидә Гайфуллина, Вәҗиһә Заһидуллина, 1995 ел

Эш дәверендә Нәзирә ханым төрле төбәкләрдә эшләүче радиожурналистларны җыеп, эшнең сыйфатын үстерү өстендә эш алып барды, семинарлар үткәрде. Бу семинарларда Хәмидә ханымның эш тәҗрибәсе әйтеп бетергесез файдалы булды. Ул үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаш-ты, файдалы киңәшләрен бирде. Диктофоным ватылса да, Хәмидәгә мөрәҗәгать иттем. Патриотик темаларны яктырткан конкурсларда катнашып нәтиҗәле урыннар ала идек. Аларны әзерләгәндә дә, милли чараларны яктыртканда да Хәмидә белән киңәшләштем. Аны хөрмәт итеп “Якты кояшың” исемле шигырь дә яздым, аңа җирле үзешчән композитор Әлфия Шиһапова көй язды. Концертларда әлеге җырны бик күп еллар башкардым. Хәмидә Харис кызын юбилее белән котлап, шигырь юлларымны юллыйм.
“Хәерле кич”, “Хәерле кич”, — диеп
Хәмидәбез җыя һәр атна.
Тапшыруның вакыты да артса,
Яхшы булыр бик тә, иншаллаһ.
“Хәерле кич”, “Очрашу” ны һәрчак
Күңелемдә саклыйм барсын да.
Тылсымлы сүз көче безне җыя
Олы зәңгәр экран каршында.
Хәмидәнең бүген юбилее
Котлап телим фәкать уңышлар.
Яхшы көннәр, аяз күкләр булсын,
Килсен сиңа һәр көн шатлыклар!

Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре