Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Күп балалы гаиләләргә – ярдәм
8.04.2020

Күп балалы гаиләләргә – ярдәм

Удмуртиядә 6 апрельдән 1-11нче сыйныфларда укучы күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен азык-төлек җыелма­лары тапшырыла башлады. Әлеге Указны Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов имзалады. Ярдәм чаралары шулай ук гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем 3300 сумнан да югары булмаса да бирелә. Шәһәр мәктәпләрендәге 1-4нче сыйныф укучыларына азык-төлек җыелмасыннан, тыш сөт тә биреләчәк.
Удмуртия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән продуктлар исемлегенә сок, ярма, макарон, көнбагыш мае, шикәр комы, кондитер әйберләре (печенье, вафли, кекслар), куертылган сөт кергән. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә әйберләрнең сос­тавы үзгәрергә мөмкин.
Александр Бречалов 2019 елның де­ка­брендә Дәүләт Советындагы докладында күп балалы гаиләләр өчен ярдәм чараларын киңәйтергә дигән күрсәтмә биргән иде. Шуның нигезендә, 2020 елның 1 мартыннан 1-11нче сыйныфларда укучы күп балалы гаиләләрдән булган барлык балалар (гаилә кеременә карамыйча) көнгә 1 тапкыр мәктәпләрдә бушлай туклана иде.
«Удмуртиядә үзизоляцияләү режимы гамәлдә булса да, мохтаҗ гаиләләр өчен ярдәм чарасы туктатылмый. Азык-төлек җыелмалары мәктәпләрдә график буенча биреләчәк. Укытучыларыгыз хәбәр итмәгән очракта мәктәпләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тик бу Удмуртиядә 31 мартта кертелгән үзизоляция режимын бозмаячак. Мәктәпкә килгәндә, битлекләрне киеп килүегез сорала», – дип хәбәр итте Александр Бречалов.
Безнең 3 балабыз да шәһә­ребезнең 84нче мәктәбендә белем алалар. Хәзерге вакытта алар өйдә, дистанцион укуда. Әлеге азык-төлек җыелмасын алып кайткач, бик шатландылар. Безнең гаилә бюджетына да зур ярдәм булды бу. Ләкин кайбер гаиләләр җыелмадагы азык-төлектән гаеп табып, ярдәмнән канәгать булмауларын Интернет челтәрендә язалар. «Без мондыйны ашамыйбыз, чыгарып түгәбез», — диючеләр дә бар. Минемчә, алар чын мәгънәсендә мохтаҗ булган гаиләләр түгелдер. Ошамаса, ярдәмнән баш тартып, башкаларга бирергә дә була бит. Биргәннең авызына карамыйлар, дигәндәй, рәхмәтле була белергә дә кирәк.

Гөлнара Вәлиева.