Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Күпкатлы йортлар — язмышлар китабы
13.11.2019

Күпкатлы йортлар — язмышлар китабы

Мәктәптә укыган елларда: “Тизрәк шәһәргә китәргә”, — дип хыяллана идек… Янәсе анда юллар асфальт, кибетләр, кешеләр күп, биек-биек йортлар бихисап. Ә авылда?.. Авыл халкы бер-берсен белә, һәр гаиләнең көнкүреше — күз алдында. Ләкин шушы мөнәсәбәтләрнең җылылыгын, шушы яшәешнең кадерен шәһәрдә яшәп, озак еллар узгач кына аңлыйсың икән. Чөнки биредә тормыш башка, яшәеш үзенчәлекле. Теге вакытта матур булып күренгән биек-биек йортлар да сорылана төшә. Шул йортларда йөзләгән кешенең язмыш китабы языла. Ә ул һәр кешенеке – аерым том. Бу язмамда гыйбрәтле язмышларның берничәсенә тукталып узасым килә. Геройларымның исемнәре үзгәртелде.
Күптән түгел Ижауның Индустриаль районының гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге белгече Рушана Саттарова белән авыр тормыш хәлендә дип саналып, исәптә торучы гаиләләргә чыктык.

Бер фатирда — 3 гаилә

Буммаш районында гади генә 5 катлы йорт. Мин аның яныннан һәркөнне эшкә барганда, кайтканда узып йөрим. Ләкин һич кенә дә андагы фатирларда тормыш шулай “кайный” дип күз алдына да китермәгән идем. Исәптә торган беренче гаиләнең фатир ишеген шакыйбыз. Ишек артында шау-шу. Тәмәке төтене исе борыннарга бәреп керә. “Яп ишекне, кереп кит!” – дип кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелә. Ишектән 20- 25 яшьләр тирәсендәге кулына 3-4 яшьлек баласын күтәргән ханым күренде. Ул Рушананы танып, фатирга чакырды. Рушана кыюрак атлап, ә мин кыяр-кыймас кына фатир эченә уздык. Я Ходам! Фатир эче төтеннән зәп-зәңгәр, идәннәр, стеналар гасыр буе юылмаган диярсең, фатир, гомумән, ремонт күрмәгән. Рушана социаль белгеч буларак, Тать­янадан хәлләрен сорашкан арада, мин башка бүлмәләрдән килгән тавышка игътибар иттем. Рушана күрше бүлмә ишеген шакып, ачуларын сорады. “Светлана бер атна туктамый эчә инде, балалары ач, бүлмәсен җыештырмый”, — дип сөйләп китте Татьяна. Ниһаять, теге бүлмә ишеген ачтылар… Нигә генә ачтылар соң аны?! Бу мәхшәрне күрүемә мең кат үкендем, бүген дә андагы ике сабый турында уйлап йөрим. Бүлмә эчендә буш шешәләр, ватык уенчыклар, пычрак берничә кием һәм идәндә аунаган матрас­тан башка берни дә юк. Светлана дигән хатын исә Татьянаның апасы икән. Эчеп шешенеп, кеше рәвешен югалткан хатын каршыбызга чыгып баскач, артыннан ике сабый йөгереп чыгып: “А нас не заберут?” – дип, әниләренең аягына сырылдылар алар. Теге адәмне “әни” дип атарга телем әйләнмәсә дә бу мизгелдә шул сабыйларны кызганып күзләрем яшьләнде. Аларны күкрәккә кысып кочаклап, тынычландырасы, бу мәхшәрдән йолып аласы килде. Аларга 5 яшь тә юк бит әле, ә язмыш нинди җәза биргән? Рушана Светлана белән аралашкан вакытта, Татьяна мине кухня буласы җиргә чакырып алды. Ул миңа үзенекен сөйләргә, мин үземне кызыксындырган сорауларымны бирергә тырыштым. “Бу фатир кемнеке? Сез монда ничә кеше торасыз?” – дим. “Бу 3 бүлмәле фатир әти-әнидән калды. Әти әле исән, инсультан соң кыеннан йөри, күрше бүлмәдә урын өстендә ята. Зуррак бүлмәдә Светлана ике улы белән яши, кечкенә бүлмәдә мин ике балам һәм дустым белән яшим. Светлана беркайда да эшләми, авыру баласының пенсия акчасын эчеп ята (бер улында Даун синдромы авыруы), балаларына ашау да пешерми. Ирем пешерсә, аларны да ашатырга тырышабыз”, — ди. Үзем Татьянаны тыңлыйм, үзем кухня дип аталган бүлмәне күзлим. Өстәл, идән, газ плитәсе – барысы да бер төсле. Берничә савыт-саба күренә, тик ризыкның әсәре дә юк. “Сез бит хатын-кыз, әни кеше, нигә бераз җыештырмыйсыз? Ничек шулкадәр шапшаклыкта яшәп була? Ир кеше түгел, хатын-кыз ашау пешереп, балаларын сыйларга тиеш”, – ди,п сорау артыннан сорау яудырам Татьянага. Аның кулындагы 2 яшьлек авыру кызы миңа мөлаем гына елмаеп карап тора. Ии сабый, шундый шартларда яшәп тә, елмаерга көч таба бит ул. Ике яшьлек Лиза йөрми, буе һәм авырлыгы буенча артта калган, җиңелчә дәрәҗәдә ДЦП авыруы икән үзендә. “Мин үзем эшли алмыйм, тумыштан эпилепсия белән авырыйм. Хәзер бөтен көчемне балаларны тәрбияләүгә куям”, — ди Татьяна. Ләкин моны “тәрбия” дип атарга һич тел әйләнми. Юкса, ул хатын гарип бала караган өчен дәүләттән ун мең сумнан артык акча ала, ә авыру баланың пенсиясен дә кушсаң, ай саен ким дигәндә, 20 мең сум акча килеп чыга түгелме соң?! “Ул акчалар сабыйларга ашау да, кием дә алырга җитми”, — ди әңгәмәдәшем. «Кемнәрдер көне буе эштә көч куеп, бу кадәр хезмәт хакы алмый бит, шулай да менә дигән итеп тормыш көтә», — дип оялтмакчы булдым. Тик файдасыз булуын аңлап, туктап калдым.

Тагын бер күренешкә тукталмый булмый. Үз балаларына тиешле тәрбия бирә алмаган, хәтта гади генә ризык белән тәэмин итә алмаган социаль яктан зәгыйфь шушы фатирда 3 мәче яши… Һич башыма сыймый!..
Рушана үзенә кирәкле мәгълүматны алгач, белгеч буларак киңәшләрен биргәч, бу гаилә белән саубуллашып, чыгып киттек.

«Күке әни»

Икенче фатир шушы ук подъездның беренче катында иде. Ишекне шакыганчы, Рушана килүебезнең максатын аңлатты. Биредә яшәүче ике бала анасы Диана өстеннән полициягә шикаять язганнар. Кагыйдә буенча, полиция эшнең нидә икәнлеген тикшерү өчен башта социаль белгечкә мөрәҗәгать итә икән. Хатта Диана балаларын тиешенчә карамый, яшәү шартлары канәгатьләнерлек түгел диелгән.
Фатир ишеге төбендә басып торабыз. Шакып, озак кына көткәч, ниһаять, ишекне ачтылар. Каршыбызда әле генә уянган, пижама кигән зәвыклы ханым басып тора. Керфекләр “үстерелгән”, тырнаклар ясалган. Эчке якка уздык, Рушана борчуыбызның сәбәбен аңлатып, кызыксындырган сорауларны бирә башлады (социаль хезмәткәргә анкета тутырырга кирәк). Шул вакытта мин тын гына фатир эчен күзәтеп, андагы искә көч-хәл белән түзеп (бу фатирда да ике мәче килеп аякка сырылды), Диананың сөйләве буенча, аның тормышын күзалларга тырыштым. “Миңа 23 яшь. Төнге клубта администратор булып эшлим, шуңа көндез йокларга туры килә”, — дип акланды ул. “Кем шикаять язгандыр белмим, тик балалар минем белән җитеш тормышта яшиләр”, — дип сөйли башлады ул. Аның сөйләвенчә, өч бүлмәле фатирда Диана ике баласы, әнисе һәм әбисе белән яши. Ул каршыдагы бүлмәне ачып, әнисенең эштә булуын әйтте. “Теге бүлмәдә — әби, ул инвалид коляскасында, әлегә йоклый. Бу бүлмә – безнеке”, — дип, ачык ишекле бүлмәне күрсәтте. Тик шунысы гаҗәеп: бүлмәләр бер-берсеннән бик нык аерыла. Әйтерсең, аерым гаиләләр, аерым кешеләр яши. Диананың үз бүлмәсе балалар яшәгән бүлмәгә ошамаган. Анда бары тик зур диван җәелеп куелган, бер почмакта хатын-кыз кием-салымы һәм бик күп аяк киемнәре. Кухняда тормыш барганлыгы күренми: савыт-саба юк, суыткыч буш, ремонт ясалмаган, караңгы, идәннәр кубып беткән, стеналарга пычрак каткан. Әби мес­кен кайда ничек нәрсә ашый торгандыр? Анысы сер булып калды. Балалар турында сорашкач та, Диана озак уйлап тормады. “Улым — балалар бакчасында, кызым – Завьяловода мәктәптә”, — ди. “Кызыгызны көн саен ничек мәктәпкә йөртәсез? Ерак бит”, – дип кызыксынам. “Мин машина белән йөрим”, — диде Диана. Аның хезмәт хакы уртача 40 мең сум икән.
Анкета сорауларына җавап алып бетергәч, Рушана Дианага төнге рейд вакытында полиция хезмәткәрләре килеп, балаларны ялгызларын өйдә күрсәләр, әни хокукыннан мәхрүм итү янавын кисәтеп, фатирдан чыгып киттек.
Рушана урамга чыгу белән Диана турында тулырак һәм дөресрәк мәгълүматны сөйләде. “Ул яшь кенә булуына карамастан, ике тапкыр кияүдә булган. Һәр ирдән берәр бала. Бүгенге көндә эшләгән урыны төнге клуб, ләкин администратор түгел, биюче. Ә балалар исә һәрберсе үз әтиләре тәрбиясендә икән. Ә Диананы «күке» дисәң дә була”. Менә бит тормыш дигәннәрең! Исән әни барында бала аның назыннан һәм тәрбиясеннән мәхрүм…

Ике бала, унлап мәче…

Шулай аралаша-аралаша без өченче фатирга килеп җиттек. “Бу фатирда 2 балалы әни яши. Һәм унлап мәче… Фатирның ишеген ачу белән ушыңны югалтырга була. Анда басар урын юк”, — дип, мине әзерләп куйды Рушана. Шушы көннәрдә кызны мәктәптән куганнар һәм әнисе бу хакта беркемгә дә хәбәр итмичә, балаларының тәрбиясенә кул селтәгән. Социаль белгеч буларак, Рушананың максаты — мәктәптән куылуның сәбәбен ачыклау. Тик без бу фатирга эләгә алмадык. Телефон аша сөйләшүдән аңлашылганча, әни буласы кеше туганнарына киткән, тиз генә кайтмый. Ә балалар өйдә юк, янәсе. Телефоннан сөйләшеп торганда, тәрәзәне ачып, әлеге хатынның улы берничә мәчене чыгарып җибәрде. Хуҗа хатынның иртәгә килүегезгә өйдә булырмын, дигән вәгъдәсен алдык та, кайтыр юлга чыктык.
Өч гаилә… Дистәләгән язмыш… Караусыз ач-ялангач балалар, тәрбиядән мәхрүм булган авыру әти-әниләр, эчүгә сабышкан ирләр һәм хатын-кызлар. Хәер, соңгылары бар көчләрен җыеп, тормышка теш-тырнаклары белән ябышып, кешечә дөнья көтә башласалар, аларның якыннарына да җиңелрәк булыр иде. Тормыш упкынына төшүнең сәбәпләре нидә соң? Ни өчен бер гаепсез балалар зыян күрә? Сорау­лар күп…

Гүзәл Шакирова.