Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Күмәк эш тау күчерә
6.07.2022

Күмәк эш тау күчерә

Узган ялларда Ижау шәһәренең Александровское зиратында зур өмә уздырылды. Изге эшкә дистәләгән кеше кушылды. «Узган ел без әлеге зиратта шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев белән очраштык. Монда үскән чүп үләннәрен, зиратның каралмаган булуын күреп, шаккаттык. Агач­лар күпләп үскәнгә, кайбер кешеләр үзләренең туганнарының каберләрен дә таба алмыйлар иде. Шул вакытта без бу хәлне төзәтергә кирәк дигән уртак фикергә килдек. Шәһәр башлыгы подрядчы оешмага йөкләмә биргәч, алар зираттагы агач-куак­ларны кистеләр, сукмакларны чистарттылар», — диде Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Олег Бекмеметьевка рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Зиратны шушы киселгән агач-куаклардан чистарту өчен өмә оештырылачагы турында Фаиз хәзрәт үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Аллаһка шөкер, икенче көнне халык күпләп җыелды. Алар арасында җитәкчеләр, табиблар, эшмәкәрләр дә бар иде. Өлкәннәр белән бергә балалар да, яшьләр дә тырышты. «Безнең ярдәм итәсебез, изге эш башкарасыбыз килде», – диде бер төркем егетләр. Дистәләгән кеше зираттан чүпне ташыды, йөк машиналары аларны алып китә торды. Күмәк эш тау күчерә, диләр. Санаулы сәгатьләр эчендә зиратның эчен, тирә-ягын чистартып, тәртипкә китерделәр. Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин әлеге саваплы, изге эштә катнашкан һәркемгә үзенең рәхмәтен җиткерде.