Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Кыңгыраусыз мәктәп еллары
12.03.2020

Кыңгыраусыз мәктәп еллары

Бервакыт мине эш буенча Чаллыга жибәрделәр. Шоферның Азат исемле татар егете икәнен белә идем, тик бөтен аралашу “Исәнмесез”, “Сау булыгыз”дан узганы булмагач, башта сүз ялгап, сөйләшеп китә алмыйча, тын гына бардык. Бу тынлык бик сәер һәм киеренке иде. “Барасы юл ерак, ничек сүз башлыйм микән?” — дип уйлап барганда, Азат үзе hава торышыннан зарланып алды. Чынлап та, кем белән сөйләшсәң дә, мәңгелек сүз ялгагыч тема бит ул: элек табигать башка төрле иде, чирәм дә яшелрәк булды, яңгырлар да вакытында яуды…
Бара торгач, Әгерҗегә дә килеп җиттек. Азат радиосын кабызып, татар тапшыруларын эзли башлады. Эфирда — мәктәп темасы, алып баручы радио тыңлаучылар белән телефон аша мәктәп еллары турында әңгәмә алып бара. Укыганда булган байтак вакыйгаларны искә төшергәч, эфирда җыр яңгырады:
«Балачакның гүзәл бер мизгеле
Хәтеремдә минем бүген дә —
Кулга тотып чәчәк бәйләмнәре
Килгән көнем белем иленә.
Кыңгыраулы мәктәп елларына
Алып кайта мине уйларым.
Укытучы апам дәшә сыман:
«Улларым сез минем, кызларым»…
Танышым, нигәдер көрсенеп, радиосын сүндерде.
— Абый, сиңа бер гыйбрәтле нәрсә сөйлим әле, булган хәл, — дип башлады ул сүзен. — Мин ун елдан артык бер татар егете белән тулай торакта яшәдем. Без беркайчан да ачуланышмадык, бик аңлашып, тату яшәдек. Яшьләребез дә бер тирә — икебез дә утыз икедә. Җитмәсә, армиядә дә бер үк җирдә диярлек хезмәт иткәнбез.
Июнь башы иде, үзең беләсең, бу вакытта авылларда сабантуйлар гөрли бит. «Әйдә, быел безнең авылга кайтабыз, ял итәрсең»,- дип, бүлмәдәш егет Ирек бик кыстагач, барырга булдым. Икенчедән, үземнең туган авыл ерак, автобуслар да йөрмиләр.
Сабан туе — татар-башкорт өчен көтеп алган бәйрәм. Мин үзем катнашмасам да, көрәш карарга бик яратам. Еш кына зур гәүдәле, бик көчле күренгән егетләрне чандыр гына, буйга кечкенәрәкләр жиңә. Бәлки шуңа да кызык­лыдыр. Ирек җырларга ярата, сәхнәгә чыгып җырларга чиратка язылгач, миңа урындык китереп бирде. «Син кунак бит, утырып кара»,- диде, шаян елмаеп. Җайлап утырып, мавыгып көрәш карый башладым. Көрәшчеләр ял иткән арада янымда гына чирәмдә утырган бик чибәр кызга күзем төште. Үзем дә сизмәстән:
— Утырыгыз әле менә монда, — дип торып бастым.
— Әллә утырмас дисеңме? Рәхмәт инде, — дип, кыз бик теләп риза булды.
— Ирегез көрәшәме әллә?
— Юк ла инде, мин үзем генә, — дип, кискен генә әйтте.
Инде минем өчен көрәш карау икенче урынга күчте, бар уйларым — бу чибәрдә. “Менә бит, юләр — бер күрүдә гашыйк булдым!” — дип, үземне эчтән тиргәп тә алдым.
Кызны, бәлки, кичке Сабантуйда да очратырмын, дигән ашкынулы өмет белән, түземсезлек белән көтеп алдым. Исемен дә сорамадым, ичмасам, дип үкендем. «Минем янда чирәмдә утырган кызыл футболкалы, зәңгәр джинсалы матур кызның исеме ничек икәнен белмисеңме? – дип, Иректән дә сорадым. «Күрмәдем шул, игътибар итмәдем, безнең авыл кызлары барысы да матур»,- дигән булды дустым.
Менә шулай кызлардан оялып торсаң, ялгыз калуың да ихтимал, җитәр инде, тәвәккәл булырга кирәк дип, үз-үземне үгетләдем. Күрү белән ничек сүз башларга, ничек аралашырга планнар да корып куйдым. Уйларым гел шушы чибәр кыз турында иде.
Ниhаять, кичке Сабантуйга килде бит сылуым.
— Урындык алып килмәдеңмени? — дип елмаеп, үзе үк миңа эндәште. Ә мин исемен белергә ашыктым. Ә ул әллә каушаганымны сизеп, әллә шаярып, үзе турында мине кызыксындырган бар мәгълүматны тезеп салды:
— Исемем Лилия, әти-әнием белән шушы авылда яшим, утыз яшьтә, кияүдә түгел. Тагын ниләр кызыксындыра?
…Кичке Сабан туе бик күңелле узды. Инде караңгы төште, клубтан кешеләр тарала да башладылар. Бөтен кыюлыгымны җыйдым да:
— Лилия, миңа сезнең авыл бик тә ошады, син миңа су буйларын күрсәтерсең, әйдә елга буена төшәбез, — дидем.
Төне буе сөйләшеп, серләшеп утырдык. Аңа үзем турында сөйләдем, Лилия бүлдермичә бик кызыксынып тыңлады. Гомеремдә дә онытасым юк ул сихри төнне: искиткеч җылы, кошлар сайрый, йолдызлар җемелди, яңа туган айдан ниндидер гадәти булмаган яктылык сибелә дә, елга суын көмешкә әйләндерә. Су өстендә, көзгедәге кебек, икебезнең сурәт чагыла.Лилиягә күтәрелеп карарга оялам, ә судагы кыздан күземне дә ала алмыйм. Таң атканчы җитәкләшеп йөрдек, дип әйтү дөрес тә түгелдер, бәлки, чөнки мин атлап түгел, гүя очып йөрдем. Лилиядән аерыла алмаячагымны аңладым. Оялуым да әллә кая югалды. Шушы ук төнне биленнән кочтым да, гашыйк булганымны әйтеп салдым.
— Әйдә, Ижауга бергә китәбез, Лилиям, — дип пышылдадым.
— Ничектер, мин бер генә көн белсәм дә, сиңа ышанам. Авылдан да китәсем килә. Сәбәбен соңрак әйтермен яме. Алайса, хәзер үк минекеләргә кереп, уйларыңны әйт, — дигәч, әллә шаярта инде, дип тә уйладым.
Шулай итеп Лилиянең кулын сорап, шәһәргә алып киттем. Ирек авылдан килгәнче тулай торактан бер татар әбисенә фатирга чыктык. Әйбәт кенә яши башладык. Иртән эшкә китәм, кичтән мине өйдә тәмле ашлар, чиста кием, Лилиям көтә. Бар да тәртиптә. Нәрсә кирәк инде тагын ир кешегә! Хуҗа әби дә хатыным турында: «Каян таптың мондый уңган кызны? Кулыннан бар эш тә килә бит», — дип, мактап кына тора. «Ике кулына бер эш табарбыз», — дип тә ышандырды. Озакламый Лилиям Эшче яшьләр мәктәбенә идән юарга керде. Кайвакытта башыма: “Ничек шулай кинодагы hинд кызларыдай чибәр кыз утыз яшенә кадәр кияүгә чыкмаган, эш юк дип, шәhәргә дә китмәгән”, — дигән уйлар килештерә иде.
Бераздан хатыным хәзерге заманда урта белем кирәк дип, шул ук мәктәптә укый да башлады. Әлбәттә, аңа җиңел түгел иде: идән югач, дәресләр әзерләргә кирәк, тагын өй мәшәкатьләре, мин дә бар… Берничә тапкыр Лилиянең әти-әнисе дә, минекеләр дә бездә кунакта булып киттеләр. Үзебез дә минем туган авылыма кайтып йөрдек. Ни өчендер хатынымның: «Безнең якка кайтып килик әле», — дигәне булмады, туган ягына кайтырга бер дә ашкынып тормады. «Берәр вакыт кайтырбыз әле», — дип әйтә иде.
Көннәр, айлар уздылар. Ниһаять, Лилия, авырлы булса да, имтиханнарны уңышлы гына биреп, урта белемле булды. Июль аенда улыбыз туды. Әти булышлыгы белән машина да алып җибәрдек hәм Лилиянең авылына кайтып килергә булдык. Безне бик сөенеп каршы алдылар. Бабай оныгы кайтуга түрдә бишек элеп куйган. Әби белән бабай бала белән мәш килгән арада хатыным аттестатын чыгарып, горурланып әнисенә сузды.Чәйләп алганнан соң, Лилия: «Чишмә суыннан чәй тәмлерәк була», — дигәч, мин тау итәгендәге чишмәгә суга киттем.
Авыл кешесенә бар да кызыклы бит, барысын да беләселәре килә. Юл буе очраган hәр кеше белән исәнләшергә, кемгә кайтканымны, кем икәнлегемне әйтергә туры килде. Чишмә янында судан кайтып килүче бер апаны очраттым. Ул да: “Исәнмесез, кемгә кайттың, кем буласың?» — дип, сораштырды. «Гаяз абый белән Әминә апаның кияве булам», — дип җавап бирдем. «Иии, шулаймыни? Мин Лилиянең класс җитәкчесе идем, юньләп укымагач, вспомогательный мәктәпкә җибәрергә туры килде. Анда, ким дигәндә, ике төрле hөнәр бирәләр. Тормыш өчен менә дигән егетләр, кызлар чыгалар бит», — диде. Менә бит кайда икән хикмәт! Шулчак Лилиянең нигә минем белән авылга кайтырга кыенсынганы аңлашылды. Ул укытучы апага берни дә әйтмәдем. Судан кайткач, мунчага киттек. Хатыным, сизгән сыман, балачагы, мәктәп еллары турында үзе үк сөйли башлады.
«Мин алтынчы класста укыганда, шушы авылга күчеп килдек. Классташ кызлар бик көнләштеләр, чөнки малайларга бик ошый идем мин. Төрлечә рәнҗетә, читкә этәрә башладылар, әллә нинди булмаган ялалар ягып, укытучылардан тиргәттеләр. Бөтен гаепне миңа сылтадылар, китап-дәфтәрләремне ерта иделәр, көн саен диярлек бәйләнделәр. Мәктәпне күрәсе дә килми башлады. Укытучылар да миңа карата ягымлы булмадылар, класс­ташлар бер-бер артлы уйлап тапкан ялган гаепләргә ышандылар. Әлбәттә, “икеле”ләр ала башладым.
Бу хакта беркемгә дә сөйләмәдем, зарланмадым да. Шулай итеп, мәктәп еллары шатлыксыз үтте минем өчен. Кайтасым килми шул мәктәп елларына, исемә дә төшерәсем килми. Әле һаман да булса классташларның кыерсытулары төшемә кереп, сискәнеп уянып китәм.
Синең белән очрашканчы үземне кимсетелгән итеп хис итә идем. Ярый әле юлымда син очрадың. Теге вакытта кичке Сабантуйга чыкмассың дип, шундый курыктым»…
— Ничек сине кичке мәктәпкә укырга алдылар соң, нинди документ белән? — дип сорадым хатынымнан.
— Сара әби бик булышты бит, гомере буе шул мәктәптә эшләгән. Директор белән ничек килешкәннәрдер, белмим. Язмышымны түкми-чәчми сөйләгән идем аңа… — дип җавап бирде ул.
Азат миңа бу вакыйганы сөйләгәннән соң тагын авыр көрсенеп куйды: «Авылга кайткач, hаман да төрле сүзләр ишеттерәләр. Явыз кешеләр бар бит. Әмма кеше ни сөйләсә дә, миңа барыбер. Лилиямне яратам».
Мин дә юлдашыма кушылып, авыр суладым:
— Да, малай…“Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайта мине уйларым…” — диген.

Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.