Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кыш уртасында — чәчәкләр дөньясы
27.12.2017

Кыш уртасында — чәчәкләр дөньясы

Татар халкы электән үк кул эше осталары белән дан тоткан. Оста кулда һөнәр бар, дип тә юкка гына әйтмидер халык. Булдыклылар кулында гади генә әйбер дә гаҗәеп матурлыкка, яисә көнкүрештә файдалы булган әйбергә әйләнә дә куя. Язмам герое моның шулай икәнен тагын бер кат исбатлады.
Асия Шаһигәрәева — хезмәттә­шебезнең кызы. Газета укучыларга ул “Алтын йомгак” сәхифәсендә чыккан язмалары, рәсемнәре белән дә таныш. Без инде аны кечкенәдән беләбез. Ул 97нче мәктәпнең 9нчы сыйныфында белем ала, гел “5”ле билгеләренә генә укый. Җаваплы, һәр эштә дә актив, спорт сөюче, җитез кыз әнисенең уң кулы да әле. Әнә шуңа да: “Әллә күзләр генә тиде микән?” — дибез. Яз аенда авырып китеп, бик озак хастаханә юлын таптарга туры килде аңа. Катлаулы операция кичерү сәбәпле, тулысынча терелү өчен, быел ул өйдә генә укырга мәҗбүр.
Вакытлыча гына булса да гадәти тормыштан, дуслардан аерылып тору, әлбәттә, беркемгә дә җиңел түгел. Асия сәламәтлеге чикләнсә дә, төшенкелеккә бирелми, авыру белән көрәшергә үзендә көч таба. Бүген ул гофра кәгазьдән ясалган чәчәкләр композициясе белән күпләрне таң калдыра. “Чәчәкләрне ясарга авыр түгел, тик сабырлык һәм вакыт таләп итә торган эш ул. Дәресләрдән бушаган арада үземә яраткан шөгыль таба алуыма сөенәм”, — ди Асия.
Чәчәкләр ясау өчен гофра кәгазь, төрле формадагы һәм зурлыктагы кәрзиннәр, төсле тасмалар, төймәләр кирәк. Чәчәк композицияләренең төрләрен үзе уйлап таба, интернеттан күп мәгълүмат ала. “Булачак чәчәк букеты нинди булырга тиешлеген кайчагында алдан күзаллыйм. Эш барышында да яңа идеяләр барлыкка килә. Әлбәттә, чәчәкләремне сораучыларның да фикерләренә, теләкләренә колак салам. Балалалар бакчасына йөргәндә, мин сәнгать мәктәбендә шөгыльләндем, анда алган белем дә ярдәм итә”, — ди Асия.
Лилияләр, гөлчәчәкләр, хризантемалар, лаләләр, умырзаялар – ул ясаган чәчәкләр арасында ниндиләре генә юк. Чын чәчәкләрдән аерылмый да үзләре. Һәр чәчәк эчендә тәмле кәнфитләр яшерелгән. Гомумән, бүген кәгазьдән ясалган мондый букетлар яшьләр арасында аеруча популяр. Аларны интерьерны бизәргә дә, бүләккә дип тә алалар. Кышкы салкыннарда чәчәкләр кабул итү һәркемнең дә кәефен күтәрә бит! “Хәзер чәчәкләрдән такыялар, төрле кул эшләре дә ясыйм. Әлеге шөгылем – флористиканың бер төре. Бу өлкәдә күп эзләнәм, күп укыйм. Киләчәктә тагын да үзенчәлекле, матуррак композицияләр ясарга телим”, — ди яшь оста.

Мәктәптә белем алудан тыш Асия мәчеттә укырга да җитешә. Күп тапкыр Коръән уку бәйгесендә дәрәҗәле урыннар яулый. Быел авырып китү сәбәпле, конкурста катнаша алмаса да, аңа мөфтият тарафыннан кызыксындыру бүләге тапшырыла. “Мөселман гаиләсендә дини кануннар нигезендә тәрбияләнеп үскәч, минем өчен Ислам дине нигезләрен, Коръәнне, гарәп телен өйрәнү бик мөһим. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән барлык сынауларны үтеп, дусларым янына тизрәк кайтырмын дип ышанам”, — ди Асия. Аның тормышка, Раббыбызга, динебезгә булган мәхәббәте, сабырлыгы өлкәннәргә дә үрнәк булырлык. Асиягә ныклы сәламәтлек теләп калабыз!

Эльвира Хуҗина.