Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кыш бабай капчыгында ниләр бар?
10.01.2019

Кыш бабай капчыгында ниләр бар?

Тормыш туктап тормый, үз агымы белән агуын дәвам итә. Бәйрәм шаукымында яңа елның да инде 10 көне үтеп китте. Балаларга күчтәнәчләр өләшә-өләшә, Кыш бабай капчыгы да бушады. Хәер, аның төбендә ниндидер “бүләкләр” калган. Бергәләп карыйк әле: ниләр бар икән анда?
2019 елның 1 гыйнварыннан илебездә дистәләрчә яңа закон үз көченә керде. Аларның кайсылары тормышыбызны яхшыртырга ярдәм итәр, ә кайсылары кесәгә сугар? Анысын вакыт күрсәтер.

Товар әйләнеше –күзәтү астында

Хәзер контрольлек билгеләреннән (чип-лардан) файдаланып, товарларның хәрәкәтен күзәтергә булачак. Аларны тамгалауның бердәм мәгълүмат системасы булдырылачак. Хәзерге вакытта, эксперимент рәвешендә, мех әйберләрне мәҗбүри “чиплау” бурычы кертелде. Шулай ук дарулар, аяк киемен һәм тагын кайбер башка товарларны тамгалау буенча да экспериментлар алып барыла.

Бәяләр арта

Өстәмә кыйммәткә салым (НДС), бензин һәм тәмәкегә акцизлар арта. НДС 18дән 20 процентка җитә. Икмәк, ярма, сөт, шикәр һәм социаль әһәмиятле башка товарларга бу кагылмый дисәләр дә, ахыр чиктә барысының да бәясе артачак. Ник дигәндә, әйтик, икмәкне пешерү өчен кулланыла торган электр энергиясе һәм җиһазлар бәясенә әнә шул күтәрелгән салым салынган була бит. 2019 елның беренче яртыеллыгында Россиядә җитештерелгән сәнәгать товарлары бәясе 4-6 процентка үсәргә мөмкин. Ә инде чит илләрдә эшләнгән көнкүреш техникасы, машиналар һәм башка әйберләрнең 5-10 процентка кыйммәтләнүе бар. Монысы сум курсының тотрыклылыгына бәйле, әгәр сумның бәясе төшә икән, хаклар киресенчә артачак.
Күп нәрсә ягулык бәясенә бәйле. 1 гыйнвардан акцизлар – бензин һәм дизель ягулыгы бәясенә кертелә торган салым 50 процентка арта. Элегрәк мондый “сикерү” бәяләрнең артуына китерә иде. Тик бу юлы Хөкүмәт нефтьчеләргә акцизларның зур өлешен дәүләт бюджетыннан капларга вәгъдә итте. Ә нефть эшкәртү заводлары хуҗалары 31 мартка кадәр күпләп сату бәяләрен арттырмаска сүз бирде. Шуңа күрә, киләсе елның беренче кварталында бензин бәясе әллә ни үсмәячәк.
Тәмәкегә акцизлар 10 процентка үсәчәк. Димәк, алары да кыйммәтләнә. Ә менә аракыга киләсе елда акциз артмый.

Машина йөртүчеләргә

Автомобильчеләр өчен дә яңалыклар бар. Машина йөртүчеләргә “1 л канга 0,3 г спирт” дигән кагыйдә гамәлгә керә. Бу — канда исерт-кеч эчемлекләр микъдары шул нормадан артып киткәндә генә шоферларга штраф салыначак дигән сүз. Штраф штраф инде ул, тик руль артына салган килеш утырырга яратучылар моны үзләренчә аңлап, “бәйдән ычкынмаслар” микән?
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны 50 процентлы ташлама белән түләү вакытын озынайтырга мөмкин булачак. Әгәр “бәхет хаты” почта гаебе белән 20 көннән озаграк килсә, штраф түләүче гариза язып, ташламаны саклый ала.
Машинага техник карау уздыру кагыйдәләренә дә үзгәрешләр кертелә. Номерлары күгәргән яки үзгәртеп чүкелгән автомобильләр бу процедура аша үтә алмаячак.

Бакчачыларга

1 гыйнвардан 217 нче Федераль закон – бакча законы гамәлгә керә. Аның нигезендә, бакчачыларга (садоводы) өч каттан да биек булмаган йорт төзеп, шунда теркәлергә рөхсәт ителә. Ә менә “огородник”лар үз-ләренең җир кишәрлегендә сарай, теплица яисә кое гына төзи ала. Анда хәтта такталардан җәйге йорт та корып куярга ярамый.
Гыйнвар аеннан башлап, кертемнәрне “тере” акча белән түләү бетерелә: аларны ширкәтнең исән-хисап счетына күчерергә кирәк булачак. Элеккечә кассага алып килеп түләү тыела. Кертем түләүне ике айга кичектергән бакчачыны ширкәттән куып чыгару куркынычы яный.

Чүп түгү – чүп мәсьәлә түгел

2019 елда коммуналь тарифларның 2 тапкыр – гыйнвар һәм июнь айларында “сикерүе” көтелә. Чүп реформасы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастопольдән тыш, барлык төбәкләргә кагыла. Квитанциядә тагын бер коммуналь хезмәт – “чүп” хезмәте пәйда булып, аның өчен төбәк операторына түләргә туры киләчәк. Чүп чыгарган өчен түләү торак мәйданыннан чыгып түгел, ә анда теркәлгән кешеләр саныннан чыгып исәпләнәчәк. Удмуртиядә тариф күләме бер кешегә күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен 98 сум 48 тиен, ә шәхси йортларда яшәүчеләр өчен 95 сум 20 тиен.
Бүгенге көндә күпләр түләү кәгазьләре алгандыр инде. Әлегә анда бәяләр язылмаган. Сезгә ул түләү кәгазьләрендәге барлык мәгълүматның дөреслеген тикшерергә, әгәр төгәлсезлекләр булса, тиешле документларны алып ( йорт кенәгәсе яки фатир карточкасы) “ЭнергосбыТ Плюс”ка барырга кирәк. Күп очракта фатирда яки йортта теркәлүчеләр күп, ә яшәүчеләр аз була. Мәсәлән, кемдер башка шәһәрдә укый, кемдер армиягә, кемдер озак вакытка башка шәһәргә эшкә киткән. Мондый чакта ул кешеләргә башка урында вакытлыча теркәлүе турында документ алып килеп, яңадан исәпләүне сорап, “ЭнергосбыТ Плюс”ка гариза язарга кирәк. Шулай ук хастаханәдә дәваланып ятуны, санаторийда ял итүне, җәй көнендә бакчада яшәүне тиешле документлар белән дәлилли алганда, яңадан исәпләүләр ясалачак. Чүп түгү хезмәте өчен түләүләргә ташламалар һәм субсидияләр каралган. Әгәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күләме гаиләнең кеременнән 22%ка артып китсә, гражданнарга субсидия түләнә. Моның өчен һәркем МФЦга барып, шәхси мөрәҗәгать итәргә тиеш.
“Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү” (“Обращение с ТКО”) хезмәте өчен акчалата компенсацияне моңа кадәр ташламалардан файдаланучы гражданнар ала алачак. Алар башта квитанциядә күрсәтелгән сумманы түлиләр, ә соңыннан компенсация пенсия яки башка түләүләр белән кире кайтарылачак. Моның өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, барлык исәпләүләр дә автомат рәвештә исәпләнеләчәк.
Яңа елның 8 көнендә республикадан 5542 тонна чүп-чар чыгарылган. Бу – 1087 йөк машинасы яки 80 поезд вагоны дигән сүз.