Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кыш бабай белән онлайн очрашу
10.12.2020

Кыш бабай белән онлайн очрашу

Бөек Устюг шәһәрендә “яшәүче” Бөтенроссия Кыш Бабае Россия буенча бишенче тапкыр сәяхәт итә. Барыбызга да билгеле сәбәпләр аркасында Кыш бабай быел балалар белән видеоэлемтә аша гына очраш­ты. Моның өчен балалар шәһәр хакимияте бинасына җыелдылар. «Кыш Бабайның НТВ белән сәяхәте» маршруты бөтен илне колачлый. Менә инде безнең шәһәребезгә дә килеп җитте. Видеоэлемтә аша эфирга чыгуга ук Кыш бабай: «Әлбәттә, пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Мин түземсезлек белән очрашып күрешүне көтәм, һәммәгезне кочаклар идем. Мөмкинлек булгач, мине Ижауга чакырсагыз, шунда ук сезгә килергә чыгам”, — дигәч, балаларның күзләрендә бәхетле елмаюлар күренде, кулларын сузып, аны кочакларга үрелделәр.
Кыш Бабай Кияс районының балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге балалары белән танышты. Үзәктә бөтен респуб­ликалардан килгән балалар бар. Социаль учреждениегә нибары 10 яшь. Биредә балалар үзләрен өйдәге кебек хис итсеннәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Шулай ук Ижауда Кыш Бабай һәм НТВ командасын Тычининнарның күпбалалы гаиләсе белән очрашу көтә. 15 ел элек әниләре Наталья Саиданы балалар йортында күргән һәм кызны биредә калдыра алмавын аңлаган. Ул вакытта гаиләдә үзләренең ике балалары үскән. Шуннан бирле Наталья һәм аның ире инде алты баланы үз гаиләләренә алганнар. Өлкән кызлар Марина, Вика һәм Ярослава пешекче булырга укыйлар, ә Саида укытучы булырга тели. 13 яшьлек Виталикны җиде яшь булганда алып кайталар. Ул вакытта ул начар сөйләшкән, ике ел әнисе аның белән шөгыльләнгән һәм малай, ниһаять, мәктәпкә бара алган — хәзер ул коррекцион мәктәптә укый, ләкин әнисе аны гадәти мәктәпкә күчерергә хыяллана. Кече кызы Дашаның — ДЦП, аны биш яшьтә алалар. Ул вакытта хәрәкәтләнә дә алмаган. Әтисе һәм әнисе тырышлыгы белән кыз йөри, сөйләшә һәм яза башлаган. Әниләре Наталья бөтен көчен, назын балаларына бирә.
Очрашу вакытында балалар Кыш Бабайга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр: хатыны турында, Россиянең башка төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге Кыш Бабайлар белән дуслык, ярат­кан йорт хайваннары, яше, яраткан бү­ләк­ләре һәм хәтта битлек киеп йөрү-йөрмәве турында.
Әлеге акциянең төп максаты — Яңа ел могҗизасына һәм тылсымлы бүләкләргә аеруча мохтаҗ кешеләргә: балаларга һәм авыруларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, авыр тормыш хәленә тарыган гаиләләргә ярдәм итү. Моңа кадәр зур сәяхәтләр вакытында Кыш Бабай НТВ командасы белән бергә 51 мең километр юл үткән, 330гә якын балалар өчен социаль учреждениеләрдә һәм күпбалалы аз керемле 300 гаиләдә булган, 500 тонна бүләк биргән.
Белгәнегезчә, Кыш бабай ши­гырь­ләр, җырлар тыңларга, биюләр карарга ярата. Безнең республикадагы балаларының чыгышларын да Кыш бабай бик рәхәтләнеп карады. Кайчак торып, биеп китмәкче дә булды, куллары белән дә биеп алды. Хәзер исә балалар җанлы очрашуларны көтеп калалар.

Гөлнара Вәлиева.