Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кышның соңгы бәйрәме
4.04.2019

Кышның соңгы бәйрәме

«Калашников Биатлон Фест — 2019» 5 мең артык кешене җыйды. Әлеге чара Удмуртиядә өченче тапкыр узды. Ярышларда 400гә якын спорт сөюче катнашты. Спортчыларга 4,5 чакрымга ярышырга кирәк иде.
Чараны ачкан чакта Удмуртия Башлыгы: «Эшемнең беренче көннәреннән үк спорт үсешенә игьтибарны арттыру бурычын куйган идем. Әлеге бурычларны эзлекле рәвештә башкарып киләбез. Бүген безнең арада танылган спортчылар — Антон Шипулин, Иван Черезов, Николай Круглов, Максим Чудов, Дмитрий Ярошенко булу, әлеге фестивальнең мөһимлеген дәлилли. «Калашников Биатлон Фест — 2019” — Россиядә спорт туризмын үстерү чарасы. Бәйрәмебезнең Удмуртия кысаларыннан чыгуы – күңелле күренеш. Без «Калашников спорт» форматында һәвәскәр биатлон ярышларын уздыруны дәвам итәчәкбез, шул ук вакытта Удмуртиядә тарихи булган ярышларны хуплыйбыз», — дип билгеләп үтте. Спорт чараларының мондый форматы яшь буынны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча сыйфатлы мәйданчык булып тора.
Олимпия чемпионы, Дөнья чемпионы, Дөнья кубогы иясе Антон Шипулин массакүләм спорт үсешенең мөһимлеген билгеләп үтте. «Без бу чарага кешеләрнең җәлеп ителүен күрәбез. Профессиональ спортны гына түгел, массакүләм спортны да үстерергә кирәк, чөнки ул профессионалларны һәм үз максатына ничек ирешергә кирәклеген белә торган кешеләрне формалаштыра. Әгәр без үсеп килүче буынны компьютер уеннарыннан аерып, спортка тарта алсак, бик шәп булачак», — диде спортчы.
Чараның якты вакыйгасы — биатлон йолдызлары белән автограф-сессия булды. Бу көнне 3000 кеше легендар спортчылар — Антон Шипулин, Иван Черезов, Николай Круглов, Максим Чудов, Дмитрий Ярошенко автографларын ала алды. Россия биатлончысы, 4 тапкыр дөнья чемпионы Николай Круглов чараны югары бәяләде: «Кичә без күп еллар элек шундый состав белән җыелуыбызны искә төшереп алдык. Бүген бергә җыелыр өчен шундый сәбәп булуы күңелле. Шунысы куанычлы: безнең команда ярдәмендә, мин Иван Черезовны күз алдында тотам, Удмуртия территориясендә зур күләмле ярышлар уза».
Хатын-кызлар арасында I урынга – Ольга Прокопьева, II урынга – Карина Зямбаева, III урынга – Елена Мерзлякова лаек булды. Ир-атлар арасында җиңүчеләр — Александр Васильев, Олег Кутлубаев, Игорь Богданов.