Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кырым күпере ачылды
16.05.2018

Кырым күпере ачылды

15 май көнне күптәннән көтелгән Кырым күпере ачылды. Аны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашты.
“КамАЗ» машинасында, руль артына үзе утырып, иң беренче булып күпердән ул узды. Кырымга машина белән ялга барырга теләүчеләр бүген үк Керчь бугазы аша салынган күпер аша үтә ала. Элек исә бу араны паром белән генә үтәргә мөмкин иде. Күпернең машиналар йөри торган өлеше планда каралганнан ярты елга иртәрәк ачылды.
Шушы гасыр эчендә Кырым күперен берничә тапкыр төзергә омтылыш булган. Кырым Россиягә кушылганнан соң гына аны төзеп чыга алдылар. 227,92 млрд сумга төшкән Кырым күперенең озынлыгы – 19 чакрым. Ул Россиядә генә түгел, Европада да иң озын күпер санала. Күпер диңгез өстеннән 35 метр биеклектә урнашкан, ул өч төрдәге җиде мең субай өстендә тора. Аларның кайберләренең диаметры 1,5 метрны тәшкил итә. Кайбер субайлар суга 105 метр тирәнлектә батырылган. Күпер юлына 11 см калынлыктагы ике кат асфальт түшәлгән.