Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Кызыл зона”да – татар яшьләре
5.02.2021

“Кызыл зона”да – татар яшьләре

Пандемия башлангач, «Бердәм Россия» партиясенең волонтерлык үзәкләрендәге, медицина бүлегендә укучы студентлар «кызыл зона”ларда эшләүче табибларга ярдәмгә килделәр. Мондый тәҗрибә Удмуртия Республикасында да бар. Бу турыда “Бердәм Россия”нең икенче социаль онлайн-форумында Ижауның 8нче хастаханәсендә табиб-инфекционист булып эшләүче Ринат Вәлиев сөйләде. Ул — Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм «Бердәм Россиянең «Яшь Гвардиясе» иҗтимагый оешмасы әгъзасы. Беренче көннәрдән үк “Поддержка” проектына кушыла. Аның белән мин якыннан таныштым.

— Ринат, үзең турында бераз сөйлә әле. Ник нәкъ әлеге һөнәрне сайладың?

— Мин Түбән Кама шәһәрендә туып-үстем. Ижау дәүләт медицина академиясе ординатурасында икенче ел акушер-гинеколог һөнәрен үзләштерәм. Мәктәпне тәмамлау алдыннан, урология, гинекология яки хирургия бүлегенә укырга керү турында уйлана башладым. Боларның һәрберсе турында бик күп укыдым. Уңай һәм тискәре якларын чагыштырдым, киләчәктә ординатураны кайда үтәчәгем турында белештем. Инглиз табиблары алып барган тикшеренүләрне уку да һөнәр сайлавыма йогынты ясады. Алар әйтүенчә, табиб 7 елдан соң үзе дәвалаган авыруларга охшый башлый икән. Мәсәлән, кардиологлар еш кына йөрәк авыруларыннан үлеп китәләр. Психиатрларда авыруларга хас нерв системасы үзгәрешләре сизелә башлый. Димәк, мин акушер-гинеколог һөнәрен сайлап, бала тудыру йортында эшләсәм, миңа янаган куркыныч ул бары “зур эч” дип уйладым. Әлеге һөнәрне сайлавымның сере әнә шундый. (көлә)

— “Кызыл зона”да табиб-инфекционист булып ничек эшли башладың?

— Дөресен генә әйткәндә, безнең кафед­рада соңгы 7 елда мин һәм икенче курсташым гына егетләр. Пандемия башлангач, табибларга ничек ярдәм итә алабыз икән дип уйлана башладык. Вирус таралу куркынычы булганлыктан, ординатураны үтү өчен бала табу йортына да кертми башладылар. Медицина буенча 6 ел белем алгач, “кызыл зона”да эшләүче табибларга ярдәм итәргә булдык. Безнең “дәвалаучы табиб” дигән дип­лом да бар. Әлеге диплом буенча участок терапевты булып эшләргә мөмкин. Әнә шулай яз һәм җәй көннәрендә бар көчебезне вирус белән көрәшүгә бирдек. Көзен кабат үз юнәлешебез буенча ординатура үтә башларга тиеш идек. Тик табиблар җитмәү сәбәпле, 150 ординаторны кабат участок терапевты булып эшләргә чакырдылар. Без кафедрадагы бердәнбер егетләр һәм тәҗрибәбез дә булгач, янә “кызыл зона”га эшләргә кайттык.

— Вирус белән көрәшкәндә, нинди хисләр кичерәсең?

— Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдем. Авыр вакытларда: “Без дә вируска каршы көрәшкә чыкмасак, авыруларга кем ярдәм итәр?” – дип, үз-үземә сорау биреп, тынычлана идем. Беренче көннән башлап, һәр табиб та үз эшенә җаваплы карады. Вирусның куркыныч икәнен аңлый идек. Иң кыены — сәгатьләр буена махсус киемнәрдән йөрү булгандыр. Беренчедән костюмнар “суламый” торган материалдан эшләнгәнлектән, “чиләкләп” тир ага иде. Хәтта нык кына ябыктым ул вакытта. Аннан соң уңайлы костюмнар тегелде. Хәзер күпкә җиңелрәк. Авырулар арасында безнең белән дорфа сөйләшкән кешеләр очрамады. Барысы да хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен аңлыйлар иде.

— Син укудан, төп эшеңнән кала иҗтимагый тормышта катнашырга да вакыт табасың.

— Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентында мин “Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм спорт” комиссиясен җитәклим. Ә “Бердәм Россиянең “Яшь Гвардиясе» иҗтимагый оешмасында мин проект эшчәнлеге юнәлешендә җитәкче урынбасары. Без төрле проектлар булдырабыз, аларны ахырына кадәр башкарабыз. Төп максатыбыз – проектларны федераль дәрәҗәгә чыгару. Безнең инде 4 проект грант җиңде. Шуларның берсе — “Медицина десанты” дип аталучы, мин язган проект иде. Коронавирус авыруы – 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә күбрәк зыян сала. Ә халыкның күбесе үз сәламәтлеге турында кайгыртмый, үзләрендә нинди хроник авырулар барлыгын да белмәскә мөмкиннәр. Диспанцеризация үтмәүчеләр дә шактый. “Медицина десанты” проекты кысаларында медицина буенча белем алучы һәм практика узучы студентлар, республиканың иң ерак районнарына барып, кешеләрнең сәламәтлеген тикшерергә, хроник авыруларның бармы, юкмы икәнлеген карарга тиешләр. Без әлеге проектны тормышка ашыру өчен 200 мең сум күләмендә грант оттык. Хәзер күбрәк районнарга чыгу өчен, проектны җәелдерү өстендә эшлибез.

— Гаиләдә милли тәрбияне кем бирде?

— Мин кечкенә чагында татар балалар бакчасына йөрдем. Тик соңрак, рус телен белсен дип, әти-әниләр мине рус төркеменә күчерәләр. Өйдә мин әти-әни белән татарча аралашып үстем. Дөрес, Удмуртиядә татар телендә сөйләшү практикасы кимеде. Тик милләттәшләребезне очратсам, мин рәхәтләнеп туган телемдә аралашам. Респуб­ликада милләтне, телне үстерүгә, гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелүе сөендерә. “Иман” татар яшьләре берлеге, “Яңарыш” газетасы белән дә таныш мин. Иҗтимагый тормышта да күп кенә татар яшьләренең актив булуын күреп шатланам.

— Киләчәккә нинди планнарың бар?
— Төп максатым – ярты елдан ординатураны тәмамлап, укуымны аспирантурада дәвам итү. Медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклау. Иҗтимагый тормышта да катнашырга телим. Ижау шәһәренең үсешенә үз өлешемне кертәсем килә.
— Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт.

Эльвира Хуҗина әзерләде.