Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Кызыклы табыш
30.01.2015

Кызыклы табыш

 Глазов районында археологлар безнең эраның 9нчы гасырына караган гарәп тәңкәләре тапкан. Төрле маҗара эзләүчеләрдән саклау максатыннан, хәзинә табылган урынны сер итеп саклыйлар.Тәңкәләр нибары 30 см тирәнлеккә генә күмелгән булган. Археологлар элегрәк тә мондый тәңкәләрне берән-сәрән табыштырганнар. Берьюлы бер урында 47 тәңкәгә тәүге тапкыр тап булганнар.

Тарихка килгәндә, удмуртлар көмеш гарәп акчаларын бизәнү чаралары буларак кулланганнар. Археологлар фикеренчә, әлеге хәзинә 9нчы гасырда җиргә күмелгән. Нәкъ менә шушы чорда Кама яны җирлегендә Коръән сүрәләре тасвирланган тәңкәләр күренә башлаган, аларны чит ил сәяхәтчеләре алып килгән. Табылган тәңкәләр Санкт-Петербург галимнәрендә зур кызыксыну уяткан һәм алар дирхәмнәрдәге язуларны өйрәнә башлаган. Тарихи табылдык галимнәр тарафыннан өйрәнелгәннән соң, Иднакар музеенда урын алачак.