Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кызыклы студент тормышы
1.08.2020

Кызыклы студент тормышы

Студент тормышы – уку гына түгел, ә яңа дуслар табу, коллектив белән хезмәт һәм иҗади эшчәнлек алып бару да. “Уку елларын тагын да ямьләндерүче – Россия студентларының хезмәт отряды ул” дигән фикер белән килешмәүчеләр юктыр. Ни өчен дигәндә, РСО яңа мөмкинлекләр ача, үз-үзеңә ышаныч булдырырга ярдәм итә.
Россиядә әлеге хәрәкәтнең тарихы 1924 елга барып тоташа. Имтиханнарны уңышлы гына биреп, сессияне япкач, егет-кызлар җиң сызганып эшкә керешә. Педагогика, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы эшләрендә, археология, ерак юлда йөрүче поездларда проводниклар булып, төзелеш отрядларында эшләүчеләр шактый. Сервис юнәлеше дә популярлык казана бара. Бу – отельләр, кунакханәләрдә ашханә хезмәткәрләре, официант, җыештыручы хезмәтләре. Әлеге юнәлештә яшьләр күбрәк Кырымда һәм Краснодар төбәгендә эшлиләр.
Казан федераль университетының Алабуга институтында 2017 елның 29 мартында сервис отряды актив эшли башлады. Отряд әле яшь булуына карамастан, зур уңышларга иреш­те. Һәр елны студентлар үзләрен төрле шәһәрләрдә хезмәттә сынап карыйлар.
Мин дә студентлар отрядында булуыма чиксез шатмын. Узган җәйдә бер төркем студентлар белән Кырым республикасына юл тоттык. Автобус белән ике тәүлеккә якын юлда булдык. Шушы вакыт эчендә Казан шәһәренең студентлары белән якын дусларга әверелдек. Хезмәт урыныбыз – Евпатория шәһәрендәге Заозёрное посёлогында урнашкан “Фортуна” исемле балалар сәламәтләндерү лагере иде. Безне бик җылы каршы алдылар, лагерь белән таныштырдылар. Икенче көнне без ныклап эшкә керештек. Коллектив та бик күңелле һәм тату иде. Нинди генә сорау белән килсәң дә, ярдәм кулын суздылар.
Эш графигы да уңайлы: 2 көн эшләп, 2 көн ял итәсең. Хезмәт хакы да алдык, шул ук вакытта ял да иттек. Ашау, яшәү барысы да эш бирүче исәбенә.
Әлбәттә, беренче көннәрдә, әти-әнине, туганнарымны сагындым. Ләкин бераз вакыт үткәч, эшкә кереп чумгач, сагынырга вакыт аз калды.
Кырым республикасы могҗизалы, гаҗәеп матур урыннары белән дан тота. Чыннан да, ул җирләргә аяк баскач та, үзеңне бөтенләй башка материкта кебек хис итәсең. Россиянең шундый гүзәл җирләре булуына ышанып бетеп булмый. Диңгез, саф һава, таулар, зур кыялар, күлләр күңелемне әсир итте.
Ике көн тырышып эшләгәннән соң, Кырым буйлап, аның төрле шәһәрләренә сәяхәткә чыга идек. Элек телевизор яки Интернет аша гына карый алган гүзәл җирләрне үз күзләрең белән күрү ул – зур горурлык.
Беренче ял көннәрендә үк Евпаториягә барып кайттык. Ике шәһәр арасындагы диңгез култыгында аккошлар шактый күп җыелганнар. Иске шәһәрдә алган тәэсирләрем әле һаман да күңелемдә саклана.
“Ерак түгел генә урнашкан Сасык күл янына ике тапкыр барып, берәр сәгать һавасын суласагыз, ел буена калкансыман бизегезнең кайда икәнен дә белмәссез!” – дигән сүзне ишеткәч, шуңа бу күлне дә игьтибарсыз калдырмадык. Кызыл төстәге күл күргән юк иде әле. Биредә йодлы тозны табигый юл белән алалар.
Иң истәлекле көннәрнең берсе – Бакчасарай шәһәренә сәяхәтебез булгандыр. Исеме дә юкка гына шулай аталмаган. Чыннан да, серле, гадәти булмаган бизәлешле сарай, берсеннән-берсе матур чәчәкләр, агачлар күз явын алалар. Данлыклы мәгарә шәһәре Чуфут-Калада булу – үзе бер сөенеч. Тарихка күз салганда, мәгарә-шәһәргә нигез салыну вакыты төгәл ачыкланмаган, якынча безнең эраның V гасыры. Чуфут-Кала – археологлар һәм туристлар өчен чын хәзинә. Аның күп санлы корылмалары – борынгы шәһәрнең тарихи таш китабы булып тора. Шәһәрнең иң борынгы архитектура һәйкәле – урта ныгытмалар. Аның архитектура үзенчәлекләрен исәпкә алганда, корылманы VI – VII гасырларга кертергә мөмкин. Дивар янында Җаникә-ханымның (Туктамыш хан кызы) мавзолее бар (XV гасыр). Шул тирәдә мөселман зираты урнашкан. Ныгытма капкасыннан ерак түгел 1346 елда – Алтын Урда ханы Җанибек идарә иткән вакытта төзелгән мәчет урнашкан. Юлыбыз урман сукмаклары, караимнар зираты, дәрвишләр такыясы аша узды. Соңыннан кыяларны чокып салынган “Успения” монастырен күреп тә сокландык.
Мәгарәләрдә ташлардагы борынгыдан сакланган язмаларга, төрле билгеләргә игътибар иттек. Биек кыяда басып, табигатькә карап хозурландык, Җир-ананың бөек булуына тагын бер кат инандык.
Менә шундый кызыклы Кырым тормышы 2 айга якын дәвам итте. Шушы вакыт эчендә бик күп кешеләр белән таныштым, яңа җирләрне күрдем. Тарих белән кызыксына башлавыма да нәкъ менә Бакчасарай шәһәренә сәяхәтем этәргеч булгандыр. Әгәр Россия студентларының хезмәт отряды булмаса, мин җәйге ялларымны күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алмас идем. Югары уку йортларында белем алучы яшьтәшләремә: “Мөмкинлек булса, хезмәт отрядына язылыгыз, үкенмәссез”, — дип әйтәсем килә.
Чит җирләр нинди генә үзенчәлекле, мавыктыргыч булса да, туган як барыбер күңелгә якын булып кала. Ул сагындыра, үзенә тарта. Без дә – студентлар — туган җиребезне сагынып кайттык. Кырымда узган вакытлар якты хатирә булып озак вакыт күңелләрдә сакланыр.

Таңсылу АРСЛАНОВА.