Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кыенлыклар аша — җиңүгә
4.04.2018

Кыенлыклар аша — җиңүгә

 «Дөнья кешене аермый, дөнья һәркемне кешелек бишегендә тигез ярата, тик әнә шул кешеләр, үзләре кемне нинди бишеккә салалар, нинди теләкләр теләп, нинди җырлар җырлап үстерәләр – аерма шунда гына” . Айдар Хәлим сүзләре бу. Бик хак сүзләр! Әти-әни үз баласының ыгы-зыгылы дөнья дәрьясында батмавын, заманча фикерләвен, заман белән бергә атлавын тели икән, төрле алымнар белән тәрбия кылырга тиеш. Тормышта, укуда, эштә каршылыклар булмый калмый. Ата-ананың бурычы — шуларны җиңүгә рухи көч әзерләү, баланы кыенлыклар аша җиңү шатлыгын тоярга өйрәтү…
Мәскәүдән кобудо (салкын корал кулланып сугышу сәнгате) буенча Европа кубогы өчен ярышлардан бронза медаль алып кайткан кечкенә генә Динар Галиевның фотосын социаль челтәрдә күрдем дә менә шундый уйлар килде күңелгә. Татар малае! Нинди горур караш! 10 яшьлек баланың күзләрендә җиңү шатлыгы, өмет, куаныч һәм… киләчәккә ышаныч!
Динар Галиев Ижау ка­ла­сының 17нче мәктәбендә белем ала. Әнвәр һәм Гөлнара Галиевларның кече уллары ул. Абыйсы Данир белән алар кечкенәдән үк каратэ белән шөгыльләнәләр. Төрле алымнарны ныклап өйрәнеп, беләккә көч туплагач, Динар кобудо белән кызыксына башлый. 2013 елдан бирле шәһәрнең иң яхшы укытучыларының берсе – Халыкара спорт мастеры, каратэ һәм кобудо буенча Россия, Европа дәрәҗәсендә зур җиңүләр яулаган Удмуртиянең атказанган тренеры Илшат Ганиев кул астында көрәш серләренә төшенә. Салкын корал белән эш иткәндә осталык, төгәллек таләп итүче бу яңа төр көрәшкә башы-аягы белән чума малай. Ярышларга әзерләнгән көннәр бик арытса да, бер генә тренировканы да калдырмый. “Беркөнне, улым, әллә бармыйсыңмы бүгенгә, дигән идем, Данир миңа күзләрен тутырып карады да: “Нәрсә дигән сүз соң ул — барма!” — диде. Оялып куйдым”, — ди әнисе. Ә кечкенәрәк чакта барасы килмәгән чаклары була малайның, тик әти-әнисе сөйләшеп, аңлатып, аңа юнәлеш бирәләр. “Җиңү генә түгел, җиңелеп елаган чаклар да була… Тик без барлык ярышларга бергә йөрибез, аның янәшәсендә булырга тырышабыз”, – ди Гөлнара. Бүгенге көндә Динарның 15 алтын, 5 көмеш, 8 бронза медале бар.
“Хикмәт медальләрдә генә түгел, без малайларның сәламәт, көчле, тормышка яраклы булып үсүен телибез. Эш яратсыннар, намуслы булсыннар, авыр чакта югалып калмасыннар. Дуслык, туганлык хисләрен тәрбиялисебез килә”, — дип, сүзгә кушыла үзе дә 8 ел “Ижсталь”дә хоккей уйнаган әтиләре Әнвәр. Олы уллары Данир әтисе юлыннан киткән, хәзер хоккей белән шөгыльләнә. “Баланы хоккейга йөртү бик кыйммәткә төшә, — ди Гөлнара, — һөнәри тимераяклар гына да 45000 сум торалар, шуның өстенә формасы… Әтиләре бернигә карамыйча барсын да сатып ала, тренировкаларга түли, шәһәрләргә баруны оештыра, эше бик тыгыз булса да, балалар өчен вакытын да таба. Мин аңа бик рәхмәтле! Ял вакытларында малайларны балыкка алып китә, табигать кочагына чыгабыз, шашлык кыз­дырабыз. Балалар бакчада да эшлиләр, әтиләре белән миңа күңелле сюрпризлар ясарга яраталар”, — дип елмая бәхетле әни.
Кичтән иртәгәге көнгә план-расписание төзелә бу гаиләдә. Беркемнең дә буш вакыты юк. Нәтиҗәләр дә куанычлы, малайлар “4-5”ле билгеләренә генә укыйлар, тәртипле, әдәпле.
Әбиләре малайларны ел саен җәй айларында чит илләргә сәяхәткә алып чыга. Алар булган илләрне санап бетерерлек түгел: Төркия, Кипр, Вьетнам, Һиндстан, Египет… Тагын бик матур традиция яши аларда – ял көннәрендә әбиләре малайларның соравы буенча татар халкының милли ризыкларын — кыстыбый, бәлеш, өчпочмак, чәкчәк пешерә… Оныкларының уңышларына куанып, горурланып яши әбиләре.

Сүз башы Динар иде, аның бүген җиңүләре күп. Ул әлегә ачык зәңгәр пояслы икән… Ә өметләре зурдан – кара пояска ия булу! Максатына ирешәчәк ул! Әлбәттә, җиңгәндә синең белән бергә сөенергә, җиңелгәндә күз яшьләреңне сөртергә янәшәдә көчле әтиең, акыллы, сабыр әниең, синең өчен җанын бирердәй әбиең булганда, ничек киләчәккә ышанмыйсың да, ничек җиңмисең?! Уңышлар егетләргә!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.