Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Купол»ның дөньякүләм даны бар
24.08.2017

«Купол»ның дөньякүләм даны бар

Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов Ижауның “Купол” электромеханика заводы хезмәткәрләре белән очрашты.“Купол” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәнил Зыятдинов  агымдагы елның беренче яртыеллыктагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады. Аның әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда продукция җитештерү күләме 57%ка, җитештерүчәнлек 14 процент­ка арт­кан. Тормыш-көнкүреш продукциясе җитештерү 3 ел эчендә 55 процентка үскән.“Купол” җитештерә торган югары технологияле продукцияләрне күреп, минем исем китте. Ниләр генә юк алар арасында: биохимик чистарту системалары, наноматериаллар, җылылык һәм климат техникасы, эремәләр, су асты насослары, пластмассадан әллә ничә төрле продукция һәм бик күп көнкүреш товарлары.

Александр Бречалов биредә Россиядә тиңе булмаган микроэлектроникага материаллар җитештерү буенча инновацион технология белән танышты. Завод түбән радиацияле  микропроцессорлар җитештерү буенча дөнья күләмендә лидерлар сафында икән.  Алга таба Удмуртия Башлыгы автомат җитештерү буенча төзекләндерү эшләре үткәрелгән җыю цехы белән танышты.

Төзекләндерү — детальләрнең сыйфатын һәм автомат җитештерүчәнлекне күпкә арттырырга, хезмәт күләмен киметергә (бер кешегә 20 меңнән артык) һәм 250 кв.м дан артык җитештерү мәйданын бушатырга ярдәм иткән.  “Купол” заводы 2016-2018 еллар эчендә техника белән тәэмин итүгә өч миллиард сумлап акча тотарга планлаштыра. Соңгы өч ел эчендә 411 берәмлек технологик җиһазны кулланышка тапшырган, ә 270 данә искергән җиһаз, киресенчә, эксплуатациядән алынган.

Җитештерүчәнлек белән танышканнан соң, Александр Бречалов завод эшчеләре белән очрашты һәм аларны борчыган сорауларга җавап бирде. Завод хезмәткәрләрен күпчелек шәхси характердагы мәсьәләләр борчуы ачыкланды. Шәһәрдә кышын юллар чистартылмавы, тузган торактан күчү, юлларны төзекләндерү, балалар сырхауханәләрендә педиатрлар җитмәү… Бер ханым “Интеграл” төзелеш компаниясенең бөлгенлеккә төшүе нәтиҗәсендә булачак фатир өчен кредит алып түләгән акчаларның  юкка чыгуы, ә әлеге йортның төзелмәве,  акчаларның кире кайтарылмавы турында ачынып сөйләде. “Мондый хәлдә калып, кредит түләп ятучы гаиләләр бихисап, безгә үз акчаларыбызны кайтарырга ярдәм итәрсезме?” — дип, өмет баглады ул. “Әлбәттә, моңа ничек тә ярдәм итәргә тырышырбыз, ләкин якын арада түгел. Белүегезчә, бүгенге көндә тузган дип табыл­ган йортлардан күчү өчен чиратта торучы гаиләләрнең саны гына да  700дән артык, башта әлеге мәсьәләне хәл итәргә кирәк”, —  диде республика җитәкчесе.

Очрашуда заводның алдынгы хезмәт­кәрләренә Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре тапшырылды.

«Янә “Купол” заводына килүемә, заводның зур тату коллективын күрүемә мин бик шат.  Миңа сезнең предприятиедә еш булырга туры килә. Сезнең данлыклы тарихыгыз, күркәм традицияләрегез, перспективалы киләчәгегез барлыгын күрәм. Чөнки сез ветераннарыгызның кадерен беләсез. Ә алар тирән тәҗрибә бирә, яшьләр әлеге тәҗрибәне кабул итеп ала. Ә иң мөһиме – сездә зирәк, тәҗрибәле җитәкче һәм һөнәри  команда эшли», —  диде Александр Бречалов очрашу барышында. Ә мин милләттәшебез Фәнил Газис улы турында шундый җылы сүзләр ишетеп, горурлык хисләре кичердем.

Эльмира Нигъмәтҗан.