Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


7.02.2018

Кунак

9 февраль – татар шагыйре, язучы һәм драматург Фәнис Яруллинның 80 еллык юбилее

— Әни, этләргә кайчан акыл керә?
— Әллә синең эттән башка сүзең юкмы? Ике сүзнең берендә гел эт дип торасың, — дип, әнисе кызын тиргәп ташлады. — Эткә түгел, кешеләргә дә акыл керми әле. Дөньяда калмады ул акыл дигән нәрсә. Ә син эт, дисең.
Кызы Гөлнарага күрше малае Булат эт баласы бүләк иткәннән бирле ананың тынычлыгы югалды. Дөрес, Гөлнара бик сөенде бу бүләккә. Йодрык кадәрле бу җан иясен ничек кенә иркәләмәде: башларыннан сыйпады, куенына салды, назлы сүзләр пышылдады. Туганнан бирле аягына басып карамаган, дөнья яктысын гомере буена бары тик тәрәзә аша гына күргән Гөлнарага бу көчек моңарчы үзе белмәгән-күрмәгән башка дөньядан килгән бер кунак булып тоелды. Шуңа күрә ул көчегенә исемне дә Кунак дип кушты.
Кунак нәселле эт түгел иде. Йоны сары, күзләре өлгереп җитмәгән шомырт төсендә, борыны кара. Гөлнараларга килгәндә, әле ул бик кечкенә, сөттән башка нәрсә ашамый иде. Кызның әнисе эшкә киткән чакта Кунакка идәндәге тәлинкәгә сөт салып калдыра. Гөлнарага термос белән ашын, чәен һәм башка ризыкларын куя. Кыз, бик кыенлык белән булса да, термостагы ашны тәлинкәгә бушатып ашый, чәен эчә. Кайвакыт пешеп тә куйгалый. Элегрәк, әле Гөлнара үзе генә ашый алмаган чакта, әниләре аны караштырырга, ашатырга-эчертергә күрше Сания апага әйтеп китә иде. Ләкин Сания апалар озак­ламый яңа фатир алып, шәһәрнең икенче башына күченеп киттеләр. Яңа күршеләре исә гел урын өстендә яткан Гөлнараны күрүгә, боларның бусагасын атлап кермәс булды. Ә кызның әнисе Гөлнараны карап өйдә генә утыра алмады. Ашарга-эчәргә кайгыртырга, даруын-бинтын алыр өчен гел акча кирәк иде. Һөнәре буенча инженер булса да, кызына дару юнәтү, кирәк чакта больницага салу җиңелрәк булмасмы дип, бер больницага санитарка булып эшкә урнашты ул. Көне буе авырулар карау бик ялыктыра, бик арыта иде. Аларын онытыр идең, тик өеңнең бусагасын атлауга тагын шул: Гөлнара аның эштән кайтуын дүрт күз белән көтә. Көне буена ялгызы ятып, йә ул урын-җиренә чәен түгә, йә башкасы белән пычрана. Кыл кыймылдатырлык хәлең калмаса да, аның өстен-башын алыштырырга, бит-кулларын юдырырга, кичкелеккә аш-суын әзерләргә кирәк була. Өстәвенә бу Кунак бик үк тыйнаклардан булып чыкмады. Үзенең «күчтәнәчләрен» өйнең теләсә кайсы җиренә салып китә. Бер карыйсың, идәндәге паласны юешли, икенче карыйсың, нәкъ синең юл өстеңә «чүмәләсен» өеп куя. Киим генә дисәң, чүәкләрең, башмакларың урынында булмый. Кайсын карават астыннан, кайсын шкаф артыннан эзләп аласың. Беркөнне идәнне пычрату гына җитмәгән, Гөлнараның өстеннән юрганын тартып төшергән. Балакай көне буе өстенә ябынмый ятып тәмам туңган. Әнисе кайтып кергәндә, ул дер-дер калтырый иде. Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән ана яңа гына аягыннан салган итеге белән этнең башына кундырды. Кунакка болай да ул соңгы вакытларда бик ачулы иде. Сабыр савытына бусы соңгы тамчы булды. Башына итек эләккән эт карават астына кереп өрергә тотынды. «Әле син ашаткан хуҗаңа өреп ятасыңмы?» — дип, ана өр-яңадан ярсып эткә ташланды.
— Әнием, кыйнама. Ул гаепле түгел, юрганымны ялгыш үзем төшереп җибәрдем, — диде Гөлнара, җан дустын якларга теләп.
— Кыйнап кына калмыйм, чыгарып атам мин аны, — диде ана. — Бөтен өйнең астын-өскә әйләндерде бит инде. Идәннең линолеумын тырнап ерткалап бетерде, стеналарда обой калмады. Караватыңа менгереп өйрәттең дә һәр көн өс-башыңны пычратып бетерә. Аның артыннан җыештырып йөрергә вакытым юк минем. Болай да икегә ярылырдай булып йөрим. Кертеп бирәм мин моны Булатның үзенә.
— Әнием, кертмә инде. Ул бит шундый матур, шундый акыллы…
— Акыллы, имеш. Акыллы җан иясе хуҗасына этлек эшләми. Оятсыз Кунак булды бу.
— Әнием, Кунакны бер юлга гафу ит инде. Яңадан ул болай тәртипсезләнмәс. Әйеме, Кунак?
Кунак, аңлаган кебек итеп, башын кыңгыр салды. Ялагайланып, ана тирәсендә бөтерелгәли башлады. Аның ашыйсы килә иде.
— Барыгызга да ашарга кирәк, — диде ана. — Ә кибеттә, сезнең Кунагыгыз бар дип, артыгын бирмиләр. Тиешле өч кило итнең дә яртысына сөяк салган. Тәмам оятлары бетте бу сатучыларның. Шушыны ай буена җиткерергә кирәк.
— Әнием, син итле ашны көн саен пешермә, — диде Гөлнара, әнисен юатырга теләп. — Мин итне бик яратмыйм да әле. Телисеңме, ай буена мин гел сөтле аш ашап кына торам?..
— И, ачуымны китереп ятмасана, — диде ана. — Сөтле аш ашап торам, имеш. Әле итле аш ашатып та тәнеңдә чыпчык чукырлык ит юк. Бу дөньясын әйтер идем. Без яши башлагач кына бөтенесе кирегә китте. Ни алам дисәң, шул юк. Нәрсәгә тотынсаң, шул җимерелә. Җәфалар өчен генә яраткандыр инде безне Ходай бу дөньяга.
Гөлнара әнисен яхшы аңлый, әмма ярдәм генә итә алмый. Әлбәттә, Гөлнара башка кызлар кебек сәламәт булса, әнисе дөньяны бу кадәр каһәрләмәс иде. Бөтен хәсрәтнең башы — Гөлнара. Күрәсең, кайберәүләр дөньяга гел газапланыр өчен генә туалардыр. Әнә бит ишегалды тулы бала-чага, һәммәсе шат, чыр-чу килеп уйный. Уйнап туйгач, алар кереп әниләренә ярдәм итәләрдер. Кибетенә йөгерәләрдер. Этләре юешләгән җирне әниләре күргәнче тиз генә сөртеп алалардыр. Гөлнара Кунакны бик тәртипле итәр иде дә бит, юк шул, булмый. Шушы кечкенә көчекне тәртипкә өйрәтер өчен дә сәламәт булу, артыннан чабу, кисәтү кирәк. Әнә бит ул нинди тиктормас җан. Аңа теләсә нәрсәне тарткалап төшерү, аунатып йөрү кызык кына. Ул синең кычкырганыңа карамый: барасы җиренә бара, эшлисе этлеген эшли. Хәер, Гөлнара аңа ныклап ачулана да алмый. Әнисе өйдән чыгып китүгә, Кунакны үз янына чакыра башлый. Баштарак Кунак караватка менә алмый иде. Гөлнара әнисеннән карават кырыена бер эскәмия куйдыртты. Кунак башта шул эскәмиягә менә, эскәмиядән караватка сикерә. Кайвакыт чакырып-чакырып та килмәсә, Гөлнара аңа чын күңеленнән үпкәли. «Ярар, мин дә кирәк булырмын әле», — ди. Шуны аңлаган кебек, Кунак бераздан кыз янына менә, ялагайланып битләрен ялый. Һәм алар икесе бер мендәргә баш салып черем итеп алалар. Уянгач, Гөлнара Кунактан болай дип сорый: «Йә, сөйләп җибәр әле, нинди төш күрдең?» Кунак бер-ике тапкыр өреп куя. «Ә-ә, бүреләр килгән идемени, син шуларны куркытып җибәрдеңмени? Менә нинди батыр икәнсең син. Ә беләсеңме, Кунак, син үскәч, чын эт булгач, мин сине урамга чыгарырмын. Син анда үзең кебек кара борынлы, кәкре койрыклы этләр белән уйнарсың. Яшел чирәмнәрдә аунарсың, чәчәкләрнең, агач яфракларының исен иснәрсең. Алардан нинди ис килә икән — кереп миңа сөйләрсең. Сиңа минем янда кызык түгелдер, әйеме? Бәлки әле, урамда йөрү тәмен белгәч, яңадан минем яныма кайтасың да килмәс. Син еракка-еракка китәрсең. Мине онытырсың». Кунак ләң-ләң итеп тагын бер-ике өреп куя. «Ә-ә, онытмам, дисеңме? Бик акыллы шул син. Синең йоннарың нинди йомшак, тәнең нинди кайнар. Синең бөтен җирең әйбәт, тик менә тәртибеңне төзәтергә кирәк иде бит. Әнине ачуландырмыйк инде без, яме. Аңа бит болай да бик авыр. Ул эштән арып кайта. Кайткач, безгә ашарга-эчәргә әзерли. Әгәр вакыт-вакыт әнием сиңа суга икән, син аңа рәнҗемә, яме, Кунак. Ул бит усаллыктан түгел. Сине ярата ул. Яратмаса, әллә кайчан куып чыгарган булыр иде инде».
Гөлнара Кунак белән шулай сөйләшә. Кунак күп вакыт тыңлап тора. Сирәк-мирәк кенә ләң-ләң дип сүз кыстыргалап куя.
Кунак Гөлнараның тормышына җанлылык кертеп җибәрде. Аның белән сөйләшеп, аның уйнаганын карап көннәренең узып киткәнен сизми башлады. Хәтта Гөлнараларга бик сирәк керүче күрше малае Булат та боларга еш кереп йөри торган булды. Булат үзе этләрне бик ярата, тик әти-әниләре аңа эт алырга рөхсәт итми. Гөлнараларга кергәч, Кунак белән уйнап рәхәтләнә. Кунак та аны сагынып көтеп тора. Күрәсең, этләргә дә аяклы кеше белән уйнау кызык­лырактыр. Әнә бит ул Булатның балагыннан ничек эләктергән: өстерәлеп барса бара, әмма җибәрми. Булат аны идәндә ауната, сыртына салып, корсагын кытыклый. Кунак ыһ-ыһ килеп көлә.
— Кара әле, — ди ул Гөлнарага. — Кунак көлә белә икән.
— Әйе шул, — ди Гөлнара. — Әнә авызын ничек матур ера. Көлү генә түгел, сөйләшә дә белә әле минем Кунак.
— Син бигрәк инде, — ди Булат, — шыттырам дигәч тә.
— Шыттырмыйм. Икәү генә калгач, әллә ниләр сөйли ул. Беркөнне үзенең күргән төшен сөйләде.
— Этләр төш күрә микән? — дип, җитди сорау бирә Булат.
— Әлбәттә, — ди Гөлнара. — Минемчә, этләр гел кешеләр төсле: уйлый, төш күрә, сөйләшә. Әнә бит ул шаярганда ничек шатлана. Ә ачулансаң, боегып кала. Шатлана, кайгыра белгәч, сөйләшә белми димени?!
Булат белән Гөлнарага бик рәхәт, бик күңелле. Ул, мәктәптәге кызыклы хәлләрне сөйләп, Гөлнараны көлдереп бетерә. Кызга мәктәп серле дөнья булып тоела. Аның мәктәпне бары тик телевизордан гына күргәне бар. Дөрес, укырга-язарга әнисе өйрәтте аны. Китапларны күп укый ул. Аңа аеруча табигать турында, төрле җәнлек-җанварлар турында языл­ган китаплар ошый. Телевизордан җәнлекләргә багышланган тапшыру булса, Гөлнара өчен зур сөенеч. Күрәсең, кеше күңеленә табигый матурлыкка сусау, шуңа омтылу ана сөте белән салынадыр. Кеше үзе дә кайчандыр табигатьнең ирекле баласы булган, ләкин ул тора-бара үзен-үзе кысан читлеккә япкан. Читлегенә матур-матур әйберләр тутырып, иреген тагын да тарайткан. Гөлнараның җаны әнә шул тар читлеккә ябылырга теләмичә, әле тәрәзә аша урамга, әле телевизор экраны аркылы күз күрмәгән ерак сахраларга, урманнарга ашкына иде.
Ә Кунак көннән-көн үсте, матурланды. Күргән кешеләр аңа сокланып: «Кара инде моны, төлкең бер якта торсын, нинди матур!» — диләр. Кунак үзен мактауны аңлаган кебек сөенеп койрык болгый. Аеруча якын итеп үзенә иелгән кешеләрнең битләрен, бо­рыннарын ялап ала. Ләкин, нәселе белән өй эте булмагангамы, тәртипкә өйрәнми, һаман «күчтәнәчләрен» теләсә кайда калдыра. Гөлнарага әнисе алдында бик кыен. Бүген Кунак бигрәк әллә нишләде. Гөлнараның кычкыруына да карамыйча, идән паласын пычратып китте. Гөлнара моңа бик үртәлде. Кунакны үз янына чакырып китереп каты-каты итеп колагын тартты. Кунак үпкәләп кухня ягына качты.
Гөлнара идән паласының пычранган җиреннән күзен ала алмады. Тылсымлы бер әйбер кебек ул аны гел үзенә тартты. «Хәзер әни кайтып керсә, Кунакны куып чыгарачак. Тагын күңелсез, ялыктыргыч ялгызлык башланачак. Их, Кунак, Кунак! Нигә соң син шулай тәртипсез икән. Бүтән вакытта бик акыллы бит син. Мин кычкырып китап укыганда, башыңны кыңгыр салып, аңлаган сыман, тыңлап торасың. Яхшы кешедән яманны аерасың. Гөлчирә түтине күрүгә, йоннарыңны ничек кабарта башлыйсың. Чөнки ул бөтен кешене сүгә. Безне дә: «Боларга шушы эт кенә җитмәгән иде инде. Үз пычракларын җыештырып бетерә алмаганны, эт алган булдылар», — дип, һәр кешегә сөйли.
Их, Кунак, Кунак! Хәзер нишлибез инде, ә? Әни бит теге көнне үзеңне кисәтеп куйды: «Паласны тагын пычратсаң, куып чыгарам, үпкәләмә», — диде».
Гөлнара шулай үз-үзенә сөйләнеп ятканда, үпкәсен онытып, Кунак килеп җитте, һау-һау дип, ни өчендер өрә башлады ул.
— Нәрсә? — диде Гөлнара, — ни әйтергә телисең?
— Һау-Һау, — диде Кунак.
— Төшеп җыештыр, юкса аерылышабыз, дисеңме?
— Һау-һау.
— Эшләмиләр аны шундый этлекне.
— Һау-Һау.
— Хәзер үкенәм, дисеңме? Соңыннан үкенүдә файда юк шул. Әллә төшеп карыйм микән? Бәлки, шуышып барып җитәрмен. Әни кайтканчы синең «күчтәнәчеңне» гәзиткә булса да җыеп ала алсам, бәлки, әни үзеңне куып чыгармас, ә?
— Һау-һау.
— Шулай итеп кара, дисең инде алайса. Ярар, карап карыйк.
Гөлнара тәгәрәп төшәргә җай эзли башлады. Иң элек, тәгәрәп төшкәндә йомшаграк булсын өчен, өстендәге юрганын идәнгә ташлады. Аннары аяк­ларын берәм-берәм кулы белән үзенәрәк тартып китереп, аларны тездән бөкләде. Карават кырыенда тумбочка тора иде, аны читкәрәк этеп карады, тик тумбочка авыр иде, кузгата алмады. «Ярар, әллә нәрсә булмас әле, — диде ул. — Караваты биеген биек инде. Әни аңа йомшак булсын өчен катлы-катлы матраслар түшәгән».
Гөлнара, суга чумарга җыенган кешедәй, күкрәген тутырып бер сулады да, булдыра алган кадәр көчле итеп, гәүдәсен түбәнгә ыргытты. Башта гәүдә, аннары аяклар идәнгә төште. Төшкән вакытта тумбочка тоткасына чигәсе бәрелеп бик каты каный башлады. Әллә үз каныннан куркып, әллә каты бәрелүдән Гөлнараның һушы китте. Әнисе кайтып кергәндә, ул һушсыз килеш идәндә кан эчендә ята иде.
— И Ходаем, нәрсә булды? — диде ана һәм кызын күтәреп караватка салды. Бәла килгәнен сизенеп, эт чиный-чиный ананың аягына уралды. Ана ачуланып аны тибеп җибәрде: «Йөрмәле аякка уралып. Барысы да синең аркаңда».
Ана кеше Гөлнараның ни өчен идәнгә төшкәнлеген шунда ук аңлаган иде инде.
Кызын ул больницага салды. Хәзер, Гөлнара анда чакта Кунакны берәр яры олактырырга кирәк иде. Күрше-тирәләренә әйтеп карады, ләкин алырга атлыгып торучы күренмәде. Таныш-белешләре аша эзләтә торгач, шәһәр читендә үз йорты белән торучы бер агай Кунакны үзләренә алып китте. «О-о, нинди матур! — диде ул, Кунакның йоныннан сыпырып. — Син миңа бик ярап куярсың әле. Сезгә бәя күтәрелде хәзер».
Ә Гөлнара янына килгән саен Кунакның хәлен сораша. Беркөнне ул:
— Әнием, Кунакны монда алып кил әле, бик күрәсем килә, — диде.
— Син нәрсә, кызым, — диде ана, — кем инде больницага эт алып килә? Монда керттермәячәкләр аны.
— Син бит шушында эшлисең, сиңа рөхсәт итәрләр әле, — диде Гөлнара. — Рөхсәт итмәсәләр, врачлар китеп беткәч, кич белән алып кил.
— Юк, юк, кызым. Булмастайны сорама. Менә терелеп кайткач…
Ана сүзен әйтеп бетермәде, кинәт кенә йөрәге кысып куйды. Гөлнара өйгә кайтып Кунакның юклыгын белгәч нишләр? Юкка биреп җибәрде бугай ул аны. Озак тотмаслар, Гөлнараны больницадан чыгарырлар. Терелми торган авыруларны монда бик озак яткырмыйлар.
Ана шулай хафаланып йөри башлады. Кунакны кире барып алыйммы әллә дип берничә мәртәбә омтылды, ләкин вакыты җитмәде. Ә ул арада Гөлнараның чире көчәйде, һәм ул, дөньяның барлык газапларын монда калдырып, үлеп китте.
Ана берьялгызы калды. Хәзер инде аның өе бер җыештырган килеш атналар буе тора. Һәр көн кызының керләрен юып бозылып беткән куллары да төзәлде. Әмма җанда әллә нинди ару, әллә нинди газап. Дөресен әйткәндә, аның җәфаланып яткан кызына карап: «Үлсә, бәлки, үзенә дә, миңа да җиңелрәк булыр иде», — дип уйланган чаклары булмады түгел. Инде менә кызы дөньяда юк. Аңа анда мондагыдан җиңелрәктерме, анысы караңгы, ләкин кызы үлү белән анага җиңеллек килмәде. Ананы бердәнбер дөньяда тотып торган нәрсә шушы кызы булган икән ләбаса. Кызының берәр йомышын үтәп, аны шатландыру, аның турында кайгырту үзе дөнья рәхәте булган икән. Бәхетне без күп вакыт үзебез шатлану, үзебезгә килгән уңыш дип уйлыйбыз. Кем өчендер яшәү, кемнедер сөендерү — үзеңә килгән сөенечтән һич ким түгел икән. Бәлки, әле артыграктыр да. Ана менә шуны аңлады. Шушыны аңлау аның ялгызлыгын тагын да караңгырак, күңелсезрәк итте. Һәм ул беркөнне, Кунакны кире үзләренә алып кайтырга дип, этне алып киткән кешеләргә китте. Кайчандыр кызының кулы кагылган, кызының назын яланына сеңдергән Кунак, һичшиксез, аның газапларын киметер кебек тоелды. Ләкин язмыш бәхетсез анага тагын бер мәртәбә каты итеп сугарга уйлаган булып чыкты. Кунакның тиресен теге бәндә өй стеналарына тарттырып кадаклап куйган иде.

Фәнис Яруллин.