Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Кунак ашы – кара-каршы
5.03.2020

Кунак ашы – кара-каршы

Күптән түгел Мәскәүгә барып, анда татар тормышы белән танышып кайткан идек (бу хакта газетаның 13нче битеннән укый аласыз). Ә 1 мартта Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Мәскәүдән килгән татар оешмалары вәкилләре белән очрашу булды.

Мәскәү кунагы Александр Далматов үзләре белән таныштырып: “Ижауның Фәния Гаделшина җитәкләгән “Шатлык” ансамбле Мәскәүгә килеп концерт куйган иде. Без — Мәскәү татарлары штабы — әлеге концертны оештырырга булыштык, аларны үзебездә кунак иттек. Шул вакытта Фәния апа: “Кунак ашы – кара-каршы”, — дип, безне дә Ижауга кунакка чакырган иде. Татар штабының җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев сезнең белән килешеп, 1 мартта Ижауга барырга җыенган иде, авырып китү сәбәпле, килә алмады, безне җибәрде. Мин үзем тумышым белән Казаннан. Казан федераль университетының журналистика факультетын тәмамладым, аспирантурада да укыдым. Аннан соң Мәскәүдә Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында белем алып, хәзер продюссерлык компаниясендә эшлим, роликлар төшерәбез. Моннан тыш, Мәскәү татар штабының активистымын.
Ижау татарлары турында бик күп уңай фикерләр ишетеп торам. Бирегә килүем беренче тапкыр булса да, Ирек Шәрипов, Хәмидә апа Гайфуллина белән яхшы таныш идем”, — ди Александр Далматов. Ул очрашуда катнашучыларга үзе белән алып килгән календарьларны өләште.

“Безнең Мәскәүдә татар штабын Фикрәт Табиев оештырды. Ул Мәскәүгә килгәч, татарларны җыеп, “землячество” кебек оешма ачкан. Шулай итеп, штаб 1997 елда оешкан. Башта ул оешма ябык һәм анда күпчелек Татарстаннан чыккан генераллар, эшкуарлар, министрлар булган. Рөстәм Ямалиев — бүгенге көндә штабның җитәкчесе. Ул тумышы белән Әгерҗе районыннан, сезнең якташ.
Штабның проектлары күп. Нинди юнәлеш бар, барысы буенча да милләттәшләребезне бергә җыярга, милли оешмага җәлеп итәргә тырышабыз. Төрле очрашулар оештырабыз, Казаннан вәкилләр чакырабыз, семинарлар, тренинглар, психологик дәресләр уздырабыз. Шул рәвешле Мәскәүдә — зур мегаполиста, татарның учагын гөрләтергә тырышабыз. Әлбәттә, мәктәпләр, балалар бакчалары ачарга мөмкинлекләр чикле. Вакыт узгач, бәлки без тәрбияләгән яшьләр, байрак күтәреп, безнең эшне дәвам итәр. Мәскәүдә татар оешмалары бик күп. Мәскәү өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе бик уңышлы эшләп килә. “Туган тел” оешмасы, “Бердәмлек” яшьләр клубы бар. Аның җитәкчесе Римма Гомәрова бүген сезнең янга килде. Ул — Мәскәү өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе яшьләр комитеты рәисе дә”, — дип таныштырды Александр һәм сүзне Римма Гомәровага бирде.
Римма Гомәрова: “Безнең “Бердәмлек” оешмасы 2009 елда оешты. Ул студентларны, яшьләрне берләштерә. Безнең проектларга килгәндә, кышын — “Урман күле”, җәен “Йолдызлар яңгыры” дип аталган палаткалы лагерь оештырабыз. Лагерь өч көн буена дәвам итә. Палаткаларда торып, сәхнәдә чыгышлар куеп, җитди мәсьәләләргә дискуссияләр корып, фестиваль үткәрәбез. Артистлар, спикерлар килеп, зур программа тәкъдим итә. Татар штабы белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез. Моннан тыш Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни автономиясе белән бергә эшлибез, төрле проектларны бергәләп тормышка ашырабыз.

Чараларны татарча алып барырга тырышабыз. Баштарак татар телен аңламаган бер кеше булса, русча сөйли башлый идек. Хәзер рус теленнән качарга тырышабыз. Сезнең Ижауда эшләп килгән “Иман” оешмасын Казанда узган чараларда бергә катнашканлыктан беләбез. Алар зур делегация булып килеп, актив катнашулары белән таныш. Хәтта үзара ниндидер конкуренция барлыгы да сизелә иде. Әмма ул — сәламәт конкуренция, без үзара дус. Регионнар арасында бер-берсе белән узышып, татар милләтенә хезмәт итү бик кирәк, дип уйлыйм. Ә сездә бүген нинди эшләр алып барыла? “Иман” татар яшьләре белән тыгызрак аралашыр идек”, — дип, Римма “Иман” татар яшьләре вәкилләренә мөрәҗәгать итте. Берлекнең рәисе Дилия Харисова үзләренең эшләре, киләчәккә максатлары белән таныштырып үтте. Ул татар яшьләренең һәр атна бергә җыелышып, төрле планнар, идеяләр белән януларын, ел саен “Татар кызы”, быел исә “Татар кызы” проекты кысаларында “Нәни асылташ” дип исемләнгән кечкенә кызлар арасында да конкурс узачагын сөйләп үтте. Ел саен “Чәкчәк” бәйрәме, татар балалары өчен слет, яшьләр өчен кичке уеннар үтүе, татарча диктант язу һәм башка милли чараларда катнашуларын сөйләде.
“Сер түгел, бүген күпчелек яшьләр телефонда, Интернет челтәрендә яши. Шуңа күрә без Интернетка, социаль челтәрләргә милли рухтагы роликлар куеп, яшь буынны үз халкы, теле турында кызыксындырырга омтылабыз”, — ди Александр Далматов. Ул телебезне өйрәнергә, октябрь аенда узачак халык санын алу акциясендә катнашырга өндәүче, Мәскәү татарларының эшләрен чагылдыручы видеороликларны күрсәтеп үтте.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова шәһәребездә күптән түгел генә булып узган чаралар, Удмуртия татарларының эшчәнлеге белән таныштырып үтте.
Педагог Вәсилә Хәкимова: “Әгер­җенең Салагыш авылында быел Сабан туе узачак. Аны Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев уздырырга ярдәм итәчәк. Рөстәм Фаиз улы белән сөйләшү вакытында ул миңа татар әдәбияты, дәреслекләр белән ярдәм кирәклеген әйтте. Шуңа күрә мин үзем белән ике фәннәр кандидатын алып килдем. Менә алар: тел белгече, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Хәйдәрова һәм әдәбият фәннәре кандидаты Лилия Кашапова. Алар Рөстәм Фаиз улына үз ярдәмнәрен күрсәтергә әзер”, — диде.
Роза Хәйдарова: “Мин күпчелек регионнар белән эшлим. Чиләбедә, Свердловскида, Санкт-Петербургта, башка өлкәләрдә эшләргә туры килә. Өлкән буынга зур рәхмәт, кая гына барсак та, безнең тел өлкән буын, аларның фидакарь хезмәте белән саклана. Татарстаннан читтә бик күп татарларыбыз яши, ләкин татар теле дәүләт тарафыннан законлы тел итеп кабул ителмәгәнлектән, аларга эшләү бик авыр. Икенчедән, бүген татар теле кешегә ризык табарга хезмәт итми, чөнки рус теле идарә итә. Минем методикам рус телле балалар өчен. Регионнар шул дәреслекләр буенча эшли. Ул дәреслекләрдә грамматика филологик формада түгел, коммуникация өчен бирелә”, — дип, үзенең татар телен өйрәнү методикасы белән уртаклаш­ты.
Лилия Кашапова Роза ханымның милләтне саклап калучы төп факторлар турындагы чыгышын дәвам итеп, әдәбияттагы тарихи әсәрләр, шушы хакта үзенең фәнни хезмәте – “Китапларда — тарих сурәте” дип аталган китабы белән таныштырып үтте.
Әлеге очрашудан соң “Шатлык” ансамбле үзенең күңелле концерт программасын тәкъдим итте. Төрле яшьтәге талант ияләрен берләштергән ансамбль башкаруындагы җыр-биюләр тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Икенче көнне Мәскәү кунагы Александр Далматов Удмуртия татарлары тормышы белән танышуны дәвам итеп, автономия рәисе Рәмзия ханым Габбасова белән Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетенә, 107нче санлы балалар бакчасына, “Яңарыш” газетасы редакциясенә, Муса Җәлил исемендәге китапханәгә барды. Ул Рөстәм Фаиз улы Ямалиев исеменнән 107нче санлы балалар бакчасына матди ярдәм күрсәтте, 25 мохтаҗ гаиләне “Яңарыш” газетасына яздырды. Безнең Удмуртия татарларына игътибары һәм ярдәме өчен Рөстәм Фаиз улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Александр Далматов Ижау белән танышканнан соң: “Удмуртиядә татарлар өчен системалы эш алып барыла, бик матур яшисез”, — дип, безнең өчен сөенеп кайтып китте.

Элмира Нигъмәтҗан.