Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Куллар, куллар
1.08.2018

Куллар, куллар

Яшь барган саен яшәүнең мәгънәсенә ныграк төшенәсең, һәр- нәрсәгә игътибар итәсең. Мәсәлән, куллар. Татар телендә әлеге сүз белән бәйле хезмәт тәрбиясенә кагылышлы сүзтезмәләр бар: эшчән куллар, йомшак куллар, каты куллар, алтын куллар. Шигырьләрдә сурәтләнгәнчә, алтын куллар тормышыбызны ямьлиләр, матур йортлар төзиләр, сокланып туймаслык бизәкләр төшерәләр. Ә сугыш елларында шул көчле куллар окоп казыган. Хәсән Туфанның шигырь юлларын искә төшерик: “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне”. Әхлак тәрбиясе белән бәйле сүзтезмәләр дә күп: куллар ярдәмендә изгелекләр кылып, күпме кешеләрне сөендерергә була (ятим сабыйның башыннан назлы итеп сыйпасаң, шушы кулларың белән хәерчегә бер сынык икмәк сузсаң). Ә әнинең йомшак, назлы куллары сине иркәләгәндә, дөньяның барлык авырлыклары, мәшәкатьләре онытыла бит. Менә шул куллар турында минем “Яңарыш” газетасы укучыларына да күптәннән язасым килеп йөргән иде.
Хезмәттәшем Гөлназ Ринатовна китаплар укырга ярата. Кая барса, шуннан яңа китаплар алып кайта. Үзе укый, аннары миңа укырга бирә. Шулай итеп, минем кулыма Халисә Ширмәннең “Ерактагы йолдызым” китабы килеп керде. Мин бу китаптагы һәр әсәрне яратып укыдым. Үземә ошаган, тирән мәгънәле фикерләрне блокнотыма теркәп куйдым. Бер әсәре белән сезне дә таныштырасым килә. Мине бу әсәрдәге вакыйгалар бик тә тетрәндерде. Әсәрне кат-кат укыдым. Гыйбрәт, сабак алырлык вакыйга сурәтләнгән. Бәлки, минем язманы укыганнан соң, кемдер үзенең әнисенә булган мөнәсәбәте, кылган гамәлләре турында уйланыр. Ә бәлки, шул китапны алып укыр.
Хикәя “Куллар” дип атала. Әсәр кышкы буранлы кичне сурәтләүдән һәм төп герой Хәниснең авыл урамы буйлап кайтуы белән башланып китә. Салкын үзәгенә үтә, бишмәтен дә кияргә оныткан. Каршысына очраган авылдашларының шәүләләре дә икешәргә аерылып күренә. Хәниснең аракы сөреме сарган миендә канәгатьсезлек, чөнки аның кулындагы аракы шешәсен газиз анасы тартып алган. Язмамның бу урынында тормышыбызга әйләнеп кайтыйк әле. Аракы күпме кешене бәхетсез итә бит? Балалар ятим кала, исерек машина йөртүчеләр аркасында күпме кешенең гомерләре өзелә. Кулларга шушы начар нәрсә керсә, кеше хайван затка әйләнә: якыннарын кыерсата, газизләрен рәнҗетә. Минем аракы аркасында балалары салкын кышкы көннәрдә урамда туңып йөргән вакыйгаларны да ишеткәнем бар. Газиз аналарын базга бикләп кыерсытучыларны, әнисенә кул күтәргән хәшәрәтләрне дә беләм. Ә бит аларны әниләренең назлы куллары иркәләп уяткан. Ә зур үскәч, үзләренең кул көчләре арткач, газиз аналарына кул күтәрү берни тормый. Мәңге онытырдай түгел: бер ананың йөзләре, куллары, аяклары каралып, күгәреп беткән иде. Мин боларны башкаларга гыйбрәт булсын дип кенә язам.
Яңадан китапка әйләнеп кайтыйк әле. Хәнискә әнисе күпме ялына, йомшак куллары белән аркасын сыйпап-сыйпап ала. Әмма әле генә хатынын кыйнап чыгып киткән каты кулларга яңадан гайрәт кайта. Ул шул куллар белән башта кар өстенә анасын төртеп җибәрә, егылгач та кычкыруыннан туктамаганга, яңадан изүеннән күтәреп торгыза, әнисенең күлмәге ертыла. Соңыннан кая, кемгә сукканын да белештермичә суга башлый.
Калганын Хәнис хәтерләми. Тирә-як караңгы. Җил сызгыра, буран дулый, Хәнис адаша. Ул үзенең кулларының кымшануыннан уянып китә. Ниндидер кечкенә генә йомшак куллар. Менә Хәниснең башыннан сыйпыйлар. Шаян куллар колакларын тоткалый. Хәнис бу кулларның улы Алмазныкы булуын аңлый. Үзе һаман куллар белән саташа: әле куллары зурая, әле күбәләктәй очып йөри. Бу саташу озакка бармый. Күзләрен ачса, янында күз яшьләренә төренгән газиз әнисе тора. Хәниснең әнисен иркәләп, күз яшьләрен сөртәсе килә. Әмма… Палата тәрәзәләре үзәк өзгеч ир тавышыннан калтырап куялар. Хәниснең ике кулы да өзелгән.
Әсәрнең ахыры бик тә тәрбияви әһәмияткә ия. Хәнис белән улы сөйләшәләр. “Әти, ә синең кулларың нишләп яңадан үсми? Синең кулларыңны бүре ашадымы?” “Минем кулларымны бүре ашамады, улым. Мин синең әниеңне, үземнең әниемне рәнҗеттем. Шуңа мин кулсыз калдым”.
Тормыш Хәниснеке кебек үкенечле гомер белән үтмәсен. Һәр гамәлне уйлап эшлик. Бигрәк тә безне кадерләп үстергән газиз әниләребезне рәнҗетмик. Беркемнең дә аларга кулы күтәрелмәсен. Бер-беребезгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булыйк. Балаларыбызда да шушы сыйфатларны тәрбиялик.

Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.