Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Кулларыннан гөл тама
17.10.2018

Кулларыннан гөл тама

Шәригатебез буенча гаиләне ир-ат туендырырга тиеш. Тик мөслимәләр арасында да кул кушырып утырмыйча, гаиләне тәэмин итүчеләр шактый бүген. Алар бала тәрбияләргә дә, гаилә учагын сакларга да, үзләренә яраткан һәм керемле шөгыль табып, шул өлкәдә тырышып эшләргә дә җитешәләр. Шундый уңганнарның берсе – Ләйлә Исламова.

Аның белән мин “Татар базары” заманча татар мәдәнияте фестивале алдыннан таныштым. Ярминкәдә катнашырга теләк белдерүчеләрне эзләгәндә, минем белән элемтәгә керде ул. Үзенчәлекле мендәрләр, юрганнар, төрле җәймәләр тегә кул остасы. Әлеге матурлыкны фотосурәт аша күргәч, аның белән якыннан танышасы килеп, хуҗабикә яшәгән йортка юл тоттым. Мин килгәндә, милли киемле курчак тегә иде ул. “Икене теккән идем инде, аларны чит илгә, никахка бүләккә дип алып киттеләр. Шәригатебез буенча курчакларның күзләре, йөзләре булырга тиеш түгел. Төрле милләт курчакларын да, мөселман курчакларын да тегәм. Аларга сорау зур”, — ди Ләйлә, үз эшләрен күрсәтә-күрсәтә.
Ул – Ижау кызы. Әле мәктәптә укыганда ук кул эшләре белән шөгыльләнә торган төрле түгәрәкләргә йөргән. Чигү, тегү, рәсем ясау – Аллаһы Тәгалә аңа күпкырлы сәләт биргән. Тик мәктәпне тәмамлагач, тормышын башка юнәлеш белән бәйли, инженер-металлург, соңрак икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Заводка эшкә урнаша. Кияүгә чыккач, бар тормышын гаиләсенә багышлый. Олы улы мәктәпкә укырга кергәч, кабат кул эшләре белән шөгыльләнә башлый. “Улыма төрле плакатлар, эшләнмәләр ясарга кирәк булганда, Интернет аша эзли идем. Шунда тегү буенча яңа эш алымнарына тап булдым. Өйрәнеп карагач, башка бу шөгыльне ташлый алмадым. Йорт кирәк-яракларын башта үзем өчен генә дип тегә идем, соңыннан туганнар, дуслар сорый башлады. Хәзер инде мендәрләр, җәймәләр генә түгел, балалар өчен дә күп төрле әйберләр тегәм. Яраткан шөгылемнән ләззәт алып эшлим”, — ди ул. Чыннан да, һәр эшенә күңел җылысын биреп башкарганы күренеп тора. Катлаулы бизәкләрне дә кулдан эшли ул. “Нәрсәдер тегүемне сорап мөрәҗәгать итсәләр, мин башта аны күз алдына китерәм. “Бәлки болай эшләсәк яхшырак, матуррак булыр?” – дип, сатып алучыга үз киңәшләремне бирәм. Бу шөгылемә ниндидер керем алу дип түгел, ә күбрәк иҗат итеп карыйм. Шунысы да сөендерә, бүген фабрика-заводлар базарда меңләгән төрле әзер товар тәкъдим иткәндә, кулдан эшләнгән товарга өстенлек бирүчеләр арта. Кешегә күңел җылысы биреп башкарылганы якынрак, кирәклерәк, күрәсең”, — ди Ләйлә.
Кулы белән гаҗәеп матурлык тудыручы әңгәмәдәшемнән аның дин юлына ничек килүе белән кызыксындым: “Заводта эшләгән чагымда безнең бүлеккә башка филиалдан берничә кешене күчерделәр. Бер ханымга аеруча игътибар иттем. Үзен бик тәрбияле, акыллы тотуы белән аерылып тора иде ул. Бераз­дан аның нык дини кеше булуын аңладым. Аның белән аралашу җиңел һәм һәрвакыт кызыклы иде. Ул миңа Ислам диненә кагылышлы китап бүләк итте. Шуннан соң тормышым үзгәрә башлады. Хак юлны күрсәткәне өчен мин бүген Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле”.
Ләйләнең теләге: әле бу юнәлештә тагын да күбрәк тәҗрибә туплап, тегү, бизәк төшерүнең яңа алымнарына өйрәнү. Аңа уңышлар телик!

Эльвира Хуҗина.