Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Куба Илчесе — Ижауда
14.02.2019

Куба Илчесе — Ижауда

Куба Республикасы хакимияте Ижау автомобиль заводында җитештерелгән автомобильләрнең яңа модельләрен сатып алырга ниятли.

Куба Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Херардо Пеньяльвер Порталь республикага рәсми визит белән килде.
Республика Башлыгы рези-денциясендә мәртәбәле кунак Александр Бречалов белән очраш­ты. Очрашуда шулай ук Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов, Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте Хакимияте җитәкчесе Сергей Смирнов, Россия Федерациясендә Куба Республикасы Илчелегенең мәдәният һәм спорт мәсьәләләре буенча өченче секретаре, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесенең хатыны Гарсия Эрнандес Марта һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының Түбән Новгородтагы вәкиллегенең Ижау шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Дмитрий Бачериков катнашты.
Очрашу барышында сүз сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында барды. Александр Бречалов кунакларны Коралчылар форумына чакырды. Визит программасы кысаларында Херардо Пеньяльвер Порталь «ЛАДА Ижау автомобиль заводы», «Ижмаш» заводы музеенда булды.
Кич белән ул Сынлы сәнгать музеенда Удмуртия җитәкчелеге вәкилләре белән бергә Куба рәссамы Омар Годинесның шәхси күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Кубаның сәнгате Удмуртиядә беренче тапкыр тәкъдим ителде. Күргәзмә Куба революциясенең 60 еллыгына ба­гышланган.
7 февральдә Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов һәм Куба Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Херардо Пеньяльвер Порталь массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраштылар. Сүз Куба делегациясенең республикага визитының максатлары һәм бурычлары турында барды.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Ярослав Семенов болай дип ассызыклады: «Безнең бурыч — Илчегә хезмәттәшлекнең потенциаль мөмкинлекләрен күрсәтү. Беренчесе — автомобиль сәнәгате, Кубаны турыдан-туры автомобильләр белән тәэмин итә алабыз һәм, әлбәттә, без бу юнәлештә эшләячәкбез. Илче Куба территориясендә үткәрелә торган чараларда катнашырга чакырды, безнең эшкуарлар анда үз мөмкинлекләре турында сөйләргә әзер».
Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрендә — туризм, сәнәгать җитештерүе тармакларында, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында элемтәләрне җайга салу.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Удмуртиянең кайбер предприятиеләре Куба Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә тели. Әйтик, Ижау автозаводы Россиядә җиңел автомобильләр чыгару буенча төп җитештерү мәйданчыкларының берсе булып тора. Җитештерүнең тулы технологиясе бар.
«Танкострой» заводы ит-сөт сәнәгате өчен конкурентлыкка сәләтле технологик җиһазлар җитештерә.
«Ижау радиозаводы» — алдынгы холдингларның берсе. 2014 елда “Ижау радиозаводы” мобиль робот техникасы комплексы эшләтеп җибәрде, бу автомат оборона системалары өлкәсендә лидерлыкны тәэмин итте.
Пилотсыз очу аппаратлары, лак-буяу материаллары җитештерү, тимер юл транспортын запас частьләр белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең дә сәүдә-икътисади хезмәттәшлеккә ышанычы зур.
Илче ассызыклаганча, Россия Кубаның мөһим партнерларның берсе булып тора һәм шуңа күрә алар хезмәттәшлекне тагын да җәелдерергә омтылалар. Ел саен Кубага Россиядән баручы туристлар саны арта: узган ел Ирек утравына килүчеләр саны 30 процентка арткан һәм 130 меңнән артык кеше тәшкил иткән.
Дәрәҗәле кунак сүзләренчә, Россия автомобильләре үзләрен Кубада яхшы яктан күрсәткән. Алар арасында иң танылганы һәм популяры — «Лада». Алар Ижау автомобиль заводы җитештергән автомобильләрнең яңа модель-ләрен сатып алырга планлаш-тыралар.

Куба — янәшәдә

7 февральдә Удмуртиянең Сынлы сәнгать музеенда Куба рәссамы Омар Годинесның «Куба — янәшәдә» дигән күргәзмәсе узды. Кубаның сәнгате Удмуртиядә беренче тапкыр тәкъдим ителде.
Омар Годинес — рәссам һәм карикатурачы. 1953 елда Гаванада туа. Озак вакытлар Россиядә яши. Кубада, Мексикада, АКШ, Испаниядә, Чехиядә һәм Россиядә уздырылган 65 шәхси һәм 170 күмәк күргәзмәдә катнаша. Күргәзмә ачылышына музейга рәссам белән бергә Куба Республикасының Россиядәге илчесе Херардо Пеньяльвер Порталь һәм тышкы эшләр министрлыгының элемтә, мәдәният һәм спорт буенча Илчелегенең өченче секретаре Марта Гарсия Эрнандес килде.
Экспозициядә 40тан артык матур картиналар, шулай ук монотипия техникасында башкарылган график эшләр бар иде. Күргәзмә Куба революциясенең 60 еллыгына багышланган. Әлеге революция барышында Фидель Кастро җитәкчелегендәге хәрәкәт хәрби-полиция диктатурасын төшереп, аны Социалистик Республика белән алыштырды.
Куба рәссамы Омар Годинес проекты — үзенә күрә революция. Гаванада туган Омар Годинес Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган, милли традицияләргә һәм бүгенге көнгә нигезләнгән сәнгать киңлеген үзләштерү юлында. Аның эшләре, нигездә, якты, кояшлы тоннарда, эссе һәм экзотик Кубада башкарылган.
Омар Годинес күргәзмәне рәсми ачу тантанасында үз картиналарының берсен, шулай ук сәнгать буенча Италиядә нәшер ителгән китапларны бүләк итте. Күргәзмә 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.