Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кубашевлар нәсел йортының тугры баласы
5.09.2019

Кубашевлар нәсел йортының тугры баласы

Көннәрдән бер көнне редакциягә телефоннан газетабызның якын дусты, укучыларыбызның яраткан иҗади шәхесе, Кадыбаш авылыннан Нурания Төхбәтуллина шалтыратты. “Минем энем Илһамның тиздән гомер бәйрәме, ул бөтен яктан да булган, Удмуртиядә билгеле шәхес, аның турында мәкалә язмассыз микән? — дигән гозерен белдерде. Мин аңа: “Сезнең көчле каләм алдында булдырып булыр микән”, — дип, уңайсызланып кына ризалык бирдем. Мәкаләне бик яратып яздым, чөнки Кубашевлар фамилиясе — Удмуртиядә танылган фамилия. Илһам әфәнде белән аралашып, күп нәрсәләр белдем, ачышлар ясадым. Әлеге нәсел турында сезгә дә бәян итәм.

Тамырлары белән көчле нәсел

Көчле булдык
Нәсел-нәсәп белән,
Туганлыкны иттек изгелек.
Горур булдык тамырыбыз белән,
Яшәмәдек җирдә изелеп.

Туган-тумачаны нәсел, кабилә дип, сөйләшәләр халык телендә. Кабиләнең һәр кешесе аралашканда нәселе турында сөйли. Әгәр дә туганнарга ярдәм итеп тормыш итә икән, нәселгә терәк, горурлык була ала икән, нәселгә рәхәт. Үзе дә сизмичә ул туган-якыннарын үз янына сыендыра, шәҗәрәсен барлый, нәсел җепләрен югалтмый. Илһам Кубашев нәкъ шундый, хәер бу турыда соңрак, ә хәзер, әйдәгез, чишмә башына күз салыйк.
Илһамның әтисе ягыннан бабасы Гыйззәтулла 1552 елда барлыкка килгән Әгерҗе районының Тәбәрле авылында яши. Илһамның әтисе Гариф ага 1916 елда бу гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Ул чакларда әнисе ягыннан 25 яшьлек туганын авылда староста итеп сайлыйлар. Әтисе ягыннан апасы авыл баена кияүгә чыга. Әнә шундый ныклы нәсел була алар гаиләсе. Гражданнар сугышы, инкыйлабтан соң булган ачлык елларын, үзәгенә үткәнгә яхшы хәтерләп кала 5 яшьлек Гариф. Колхоз оештырылган елларда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Тракторчылар курсын тәмамлап, беренче “Фордзон” тракторын алып кайта. Беренче трактор анда, җитмәсә гармунчы, авылда беренче егет була ул. Егет шул арада өйләнеп тә куя. 1936 елда беренче уллары Камил туа. Сугыш башланганда ул армия сафларында була. Ул көнне ул бик ачык хәтерли. Сугыш башланып, озак та үтми, окопта снаряд шартлап, контузия ала. Җир астыннан иптәшләре казып алмаса, бәлки исән дә калмаган булыр иде. Аны медсанбатка озаталар, ул хәрби госпитальдә генә аңына килә. Бераз терелгәч, санитар поезды белән Бөгелмә шәһәренә кайтаралар. Аны алырга әтисе килә. Сугыш эштән чыгарган улын күреп, авыл карты күз яшьләрен тыя алмый. Көннәр үтә, әкрен генә терелеп, Гариф колхоз эшләренә чыга башлый. Оештыру сәләте көчле була анда. Тракторчылар бригадасын җитәкли. 1946 елда хезмәтләре өчен СССРның игенчелек министры Иван Бенедиктов имзасы белән “Отличный бригадир тракторной бригады МТС” дигән таныклык ала. 1946 елны Гариф ага икенче тапкыр Биектау авылы кызы Рәзифәгә өйләнә. Рәзифәнең әтисе Мифтахетдин игенчелек, сатучылык белән шөгыльләнә. Әнисе ягыннан нәсел җепләре татар тарихында зур урын тоткан, Русия империясенең Казан, Уфа губерналарында данлыклы укымышлылар, сәүдәгәрләр, хәйриячеләр нәселе булган Хәлфиннәргә барып тоташа. Рәзифә бик күп китаплар укый, бәйли, тукый, чигә, “Зингер” машинасында тегү тегеп, ярты авылны киендерә. Сугыш вакытында аны Тәбәрле авылында сельпо рәисе итеп куялар. Ул анда 1946 елга кадәр эшли. Коммунистлар сафына кереп, колхозда коммунистлар партиясен җитәкли. 1946 елда беренче кызлары Нурания, 1949 елда Ленар исемле малайлары туа. Гариф абыйга репрессия җилләре дә кагыла. Дөньялар тынычлангач, 1959 елда кече уллары Илһам дөньяга килә.

Камил, Нурания, Ленар

Гаиләдә балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Китап уку гаиләдә изге була. Дүрт бала да мәктәптә әйбәт укыйлар. Барысы да баянда уйный. Йөзәләр, чаңгыда, велосипедта йөриләр, гер, штанга күтәрәләр, волейбол уйныйлар, көрәш белән мавыгалар. Барсы да югары белем алалар. Камил Донецк политехник институтын, Нурания Казан педагогика институтын, Ленар Мәскәү сәүдә институын, Илһам Удмурт дәүләт университетын тәмамлыйлар. Илһам белән Ленарның улы кандидатлыкка диссертация яклыйлар. Камил Кубашев күп еллар Можга авторемонт заводының директор урынбасары булып эшли. Партия оешмасын җитәкли, җәмәгать эшләрен алып бара. Можга шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе булып эшли. Аның эшчәнлеге белән укучыларыбыз безнең газета аша таныш. Нурания апа Кадыбаш авылында 42 ел рус теле һәм әдәбияты дәресләре укытты, завуч, мәктәп директоры булып эшләде. 2008 елда авыл мәктәбе турында “Мутантлар” исемле китап бас­тырып чыгарды. “Яңарыш” газетасында аның әсәрләре әледән әле басылып тора. Каләме үткен, укучыларыбыз яратып укый. Ленарда исә кечкенәдән үк җитәкчелек итү, әйдәп баручы сыйфатлар ярылып ята. Бөтен уеннарда, чараларда башлап йөрүче була ул. Мәктәпне тәмамлагач, Ижау заводында эшли башлый. Ләкин дәрте ташып торган егетне заводта хезмәт кую гына канәгатьләндерми, ул сәүдә юнәлешен сайлый. Сәүдә эшендә ялкау булып булмый. Базар мөнәсәбәтләрендә балык кебек йөзәргә кирәк. Ул Удмурт хладокомбинатында кладовщик, кибет директоры, яшелчә базасы директоры, хәзерләүче база директоры вазифаларында, Удмуртпотребсоюз идарәсендә эшли. Кайда гына эшләсә дә, яңа үрләр яулый. Ленар төрле яктан булган кеше. Күп укый, шахмат яхшы уйный, сәясәт белән кызыксына. Халкыбызның тарихын өйрәнә. Күп кенә илләрдә булганы бар, хаҗ кыла.

Төпчек малай, булган малай

Матур язмышлы кешеләрнең гомер юлына игътибар иткәндә, аларда алга омтылыш көчле булуы ачык күренә. Шушы яшәү тәме аларга ирешкән уңышларда тукталып калмаска дәрт бирә, халык арасында абруйлы, ышанычлы итә, әйдәүчегә әверелдерә. Илһам әфәнде нәселендә дә, гаиләсендә дә, хезмәтендә дә башкаларның ихтирамын яулаган кеше. Аның белән аралашырга җиңел, эше тыгыз булуга карамастан, һәрвакыт әңгәмә корырга вакыт таба, кешегә хөрмәте зур. Әңгәмә барышында шуны аңладым: аның өчен туган җир, туган авылдан да газиз урын юк. Зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, туган җиренең тарту көчен нык тоеп яши ул.
Илһам мәктәптә үк тырышып укый. Белемле, оештыру сәләте булганга, башкалардан аерылып тора. Яхшы укыганы өчен “Артек” лагерына юллама белән бүләкләнә. Ләкин авыл баласының җәй көнендәге бетмәс-төкәнмәс эше, “Артек”ка барудан мәхрүм итә. Тәбәрле сигезеллык мәктәбен, аннан соң Сарсак-Омга урта мәктәбен тәмамлый. Ун чак­рым урман аша йөреп укуны авыл баласы гына түзә ала. Татар мәктәбе тәмамлап килгән малай, рус телен тиз үзләштерә, гел яхшы билгеләр генә ала. 1977 елда Удмурт дәүләт университетының икътисад-хокук факультетын тәмамлый. Биредә ул сәүдә, авыл хуҗалыгы буенча ныклы белем ала. Студент еллары чын тормышны танырга өйрәтә, чыныктыра. Җәйге ялларда ташчы, мич чыгаручы, штукатур-буяучы, түбә ябучы булып эшли. Эшләгән акчасына авыл­га кайтып йөрү өчен мотоцикл сатып ала. Университетны тәмамлагач, авылда икътисадчы булып эшли. Көз көне армия сафларына алына. Әзербайҗан республикасының Шамхор шәһәрендә десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Сүз дә юк, авыр хезмәт. Ләкин физик яктан көчле, Сабантуй батыры булган егет монда да сынатмый. Әйбәт хезмәт иткән өчен ел ярым эчендә ике тапкыр отпуск белән, бик күп грамоталар белән бүләкләнә. Армия сафларыннан кайткан 25 яшьлек Илһамны авылдашлары авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Егет эшне Тәбәрле, Сокман, Мукшур, Яңа Аккуҗа авылларының зиратларын, чишмәләрне чистартуны оештырудан башлый. Озак та үтми аның турында “Социалистик Татарстан” газетасында мәкалә басылып чыга. Ике -өч ел эчендә балалар бакчалары, китапханәләр, фельдшер-акушер пунктлары аның көче белән электр җылытуына күчерелә. Мәктәпкә зур ярдәм күрсәтә. Авылда яшәүчеләрне яхшы белгәнлектән, өлкәннәрне кайгырта. Аның ярдәмендә җыр-бию ансамбле оеша. Әлеге ансамбльгә Казан сәхнәсендә дә чыгыш ясарга насыйп була. Яңа авыл клубы сафка баса, авылга газ кертүне ул башлап йөри. Шушы хезмәтләр артында күпме йокысыз төннәр, район үзәгенә, Казанга йөрүләр ята. Бу — колхоз-совхозлар ныгыган дәверләр. Үз автопарклары, машина, трактор, бүтән авыл хуҗалыгы техникасы, мас­терскойлар, ремонт базасы, ягулык, запас частьләр булдырып, ярыйсы гына уңыш алып, сөт, май, ит һәм башка продукция белән тәэмин итәрлек хәлдә иде алар ул вакытта. 90нчы еллар башында «үзгәртеп кору» җиле аларны бик тиз арада бетереп, юк итте. Бетмәгәннәре дә бик начар, зәгыйфь, бетәр-бетмәс хәлдә калды. «Базарга йомшак кына кереп», алар тәмам таралып, таркалып юк булдылар. Егетнең дә 1992 елда тормышы бөтенләй икенче якка борылыш ала, ул Ижау шәһәренә күчеп китә. Шул чакта Әгерҗе районының күп еллар финанс бүлеген җитәкләгән Энгель Мусин Илһамның Ижау шәһәренә күчеп китүен ишетеп: “Кызганыч, район шундый зур белгечтән мәхрүм кала. Мин эшләгән дәвердә уңышлы хезмәт куючы, киләчәге булган ике генә егет булды, берсе аның Кичкетаң авыл советы рәисе Зөлфәт Нуриев булса (әле дә эшли), икенчесе Илһам иде”, — дип әйтә. Бүген көндә дә тәбәрлеләр аны сагынып искә ала, рәхмәт белдерәләр, хөрмәт итәләр. Илһам Удмуртпотребсоюзда эшли башлый. Тиздән аны Үзәк базар директоры итеп куялар. Дүрт ел биредә эшли. Печән мәйданына (Сенной) реконструкция ясау өчен документлар эшли, аны шәһәр төзелеше советында яклый.

Әлеге еллар тарихка “90нчы еллар бандитлары” дигән гыйбарә белән кереп калды. Базар, ресторан, сәүдә эшендә хезмәт куючыларга бу еллар җиңелдән бирелмәде. Бик күпләр эзсез югалды, күпләрнең гаиләләренә куркыныч янады. Илһам Кубашев кебек физик яктан да, мораль яктан да көчле булган, аек акыл белән идарә итүчеләр үрнәк булды башкаларга ул елларда.
2002 елда ул Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә Валентин Соколов җитәкчелегендә икътисад фәннәре кандидаты диссертациясен яклый.
2001 елда “Жемчужина” ресторанының директоры булып эшли башлый. 2003 елда Удмуртиядә туй йолалары үткәрү бәйгесендә әлеге ресторан 1нче урын ала. 2009 елда Көнчыгыш базары директоры итеп билгеләнә. Яңа эш урынында кунакханә, машина тукталышы, җәмәгать туклану челтәре урнашкан. Ун фәнни эш авторы, Россиядә, республикада үткәрелә торган конференцияләрдә катнашучы шәхеснең хезмәте лаеклы бәяләнгән. “За добросовестный труд в потребительской кооперации России” билгесе, Удмуртия Республикасының Мактау грамотасы, сәүдә өлкәсендә бик күп Рәхмәт хатлары бар. Гаиләсендә — үрнәк ир, әти. Әгерҗе районының Мордывый кызы Зөлфия белән ике кыз үстергәннәр. Зөлфия ханым салым инспекциясендә хезмәт куйган.
Саубуллашыр алдыннан Илһам әфәндегә күңелне кытыклаган сорау­ны бирдем. «Авылдан киткәнегезгә үкенмисезме? Анда хезмәт куйган елларны сагынмыйсызмы?» — дидем. “Кемнәр генә дәртле, энергияле, якты хыялларга төренеп үткән яшьлек елларын сагынмый икән? Туган авылдан чыгып китсәк тә, кендек каны тамган туган нигезне сагынып яшибез. Туган авылны оныт­мыйм. Ярдәм кирәк булса, кайтып җитәм, бәйрәмнәргә авылдашлар, туганнар белән күрешү өчен кайтабыз.Тормыш иптәшемнән, балаларымнан, авылдашларымнан уңдым. Үземнең хезмәт юлымнан канәгать. Яшәүнең максаты да шул түгелмени?” — диде ул…
Бизмәнгә-үлчәүгә сыймаган,
Йөгенең авыры-җиңеле.
Ни генә кичмәгән, җыймаган
Алмышта ир-атның гомере…
Кубашевлар нәселенең төпчек малаена да инде 60 тулып килә. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Үз бәхетен үзе тудырып, гаиләсенә, туганнарына, якыннарына өлеш чыгарган шәхес ул Илһам Кубашев. Бүген инде үткән юлга нәтиҗәләр ясар вакыт, ләкин әле киләчәккә дә зур хыяллар бар. Үткән юллар сынаулар, тырыш хезмәт белән матур үтелгән. Киләчәктә абруйлы нәсел бик күп еллар, гасырлар дәвам итәр, чөнки аның ныклы нигезе бар.

Рәфилә Рәсүлева.