Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кояш чыкканны күргән кеше генә бәхетле була
20.05.2020

Кояш чыкканны күргән кеше генә бәхетле була

“Берөзлексез коеп яуган көзге яңгыр астында, авылыбызда шаулап-гөрләп, яшьлек туе узды. Борынгы сынамышларга карасак, яңгыр яву ул — бәхеткә, чөнки килен төшкәндә кар яки яңгыр коеп яуса, килен уңган, тәмле телле, гаилә нык була, диләр. Без исә шикләнмибез дә, төпле, ипле, кендекләре белән авылга, җиргә береккән ике гаиләнең балалары берләште. Алай гына да түгел, авылда төпләнеп калырга, дип кушылдылар алар!

Фәйзерахман һәм Резедә Вәгыйзовлар, Рәис һәм Нәзирә Мөхәммәдиевлар авылда гына түгел, куйган хезмәтләре белән районда танылган кешеләр. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Мөхәммәдиевләрнең игелек­ле гамәлләре – авылда үткәрелгән һәр чарага, мәчеткә, ифтар ашларына матди ярдәм күрсәтүе — бу гаиләгә карата күңелләрдә сок­лану һәм хөрмәт хисе уята. Гөлнара белән Рамилгә Ходай тигез, матур, бәрәкәтле тормыш бирсен! Бу туй гадәти туй гына түгел, авылыбыз өчен өмет туе да ул».
Моннан тугыз ел элек районыбыз газетасында менә шундый язмам басылган иде. Үзем мәдәният йортын җитәкләгәндә үскән егет-кызлар булгач, яшьләрнең мәхәббәт тарихы да сер булмады, тик ул вакытта алдан кычкырган күкенең башы авырта, дигән әйтемне истә тотып, ашыкмаска, язмаска уйладым. Бүген инде, бу парның язмыш сындырып сынаса да, сынмаган, сүрелмәгән, сыналган, чыныккан мәхәббәте хакында язмау мөмкин түгел! Чөнки, кем өчендер гыйбрәт, кем өчендер сабак булыр. Рамил белән Гөлнара мәктәп елларыннан ук таныш, дус иделәр. Гөлнара чибәр, сөйкемле, аның кара дулкынланып торган чәчләренә, озын керфекләре эченә яшеренгән зур, чем кара күзләренә, сылу, сыгылмалы гәүдәсенә сок­ланмаган кеше аз булгандыр. Тик кыз йөрәген яшен ташыдай җитез, үткен, җор телле Рамил яулады. Бәхетле, мәхәббәт белән тулы көннәр. Очрашулар, вакытлыча аерылышулар, сагыну хатлары… Егет армия хезмәтен тутырып, кайтыр вакыты җитеп килгәндә, Гөлнара коточкыч авариягә эләгә. Берсе артыннан берсе күп операцияләр кичерергә туры килә кызга. Зарыгып көтеп алынган очрашу, кызганычка каршы, шифаханәдә була. Гөлнара, уртак уй-хыялларының җимерелүен аңлап, егеткә: “Имин генә кайткансың, киләчәгеңне уйла, бәхетле бул!“ — ди дә, тынып кала, битләрен яндырып тәгәрәгән ачы күз яшьләрен күрсәтмәс өчен башын читкә бора. Рамил ничә тапкыр килсә дә, кыз­дан башка сүз ала алмый. Тик күкләрдән әмер булмаса, әҗәлнең кулы җитмәс, диләр. Гөлнара да әкренләп тернәкләнә, савыга… Кыз күңелендә нинди утлар янгандыр да, нинди уй-хисләр кайнагандыр, без белмибез. Ә сөйгәне мәхәббәт сукмагына тузан төшерми… Үҗәтлеге, төрле юллар белән максатына бару Рамилгә шул вакытларда ук хас булган, күрәсең. Көн дә килә ул Гөлнарасы янына. Юк, юк, розалар гөлләмәсе күтәреп килми ул… Матурлыгы белән генә түгел, гадилеге, ихлас булуы, сабырлыгы белән гашыйк иткән авыл кызына, үзләре җитәкләшеп йөргән болыннардан ап-ак ромашкалар – сөю чәчәкләре алып килә. Аңлашалар алар… Куллар кулга, уйлар уйга ялгана. Янәдән алты ел сөю сукмакларын урап, бер-берсен кат-кат сынап, инанып, ышанып туй гөрләтте алар! Мин аны «өмет туе» дип атадым.
Өметләребезне аклап, туган җиргә, авыл кешеләренә булган ярату, ихтирам хисләрен саклап, бу яшь гаилә, күпләргә үрнәк булып, бәхет, шатлыкка тулып яши бүген. Өй эче балаларның шатлыклы авазларыннан гөрләп тора. Кызлары Мәдинә өченче сыйныфта белем ала, ике уллары — балалар бакчасында. Бераз гына карап торсаң, исең китәр, күзләр генә тимәсен, һәркайсы талантлы! Мәдинә яхшы укуы белән беррәттән бик матур итеп бии, шигырьләр сөйли. Ә кечкенә Ризван белән Рәхим “Уфтанма”ны җырлап җибәрсәләр!? Бу балалар яныннан тиз генә китеп тә булмый, сөйкемле сөякләре бар аларның! Хәер, алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Гөлнара белән Рамил үзләре дә бүген генә өйләнешкәндәй мөлаем, бәхетле. Арыганлык­лары да сизелми… Юкса, ишек алды тулы кош-корт, мал-туар, бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш… Алай гына да түгел, өч ел элек, әти-әниләре белән киңәш-табыш итеп, алар шәхси кибет ачтылар. Тормыш өчен кирәкле булган һәрнәрсә бар анда. Исеме дә бик матур – “Күбәләк”, халык та яратып йөри. Кызлары Мәдинә уйлап тапкан исем икән. “Нигә “Күбәләк” соң ул?” – дип сорадым мин аннан. Кыз елмайды да: “Күбәләк матур бит ул!” – диде… Әйе, матурлыкны кем яратмый соң? Кибеттә тәртип, чисталык, сатучылар да үзләренеке – әниләре Резидә, туганнары Гүзәл. Товарга да Рамил үзе йөри икән. Әле ул авылда урнашкан янгын сүндерү оешмасында да эшли… Ижауда икътисад һәм хисапчы эшләре буенча читтән торып югары белем алуын да белгәч, “Ничек өлгерәсең? – дигән сорауны бирмичә кала алмадым. “Теләсәң, өлгерәсең инде, кирәк бит! Бу эшне башлагач, укуны да кирәк дип таптык. Мин бит берүзем түгел, янәшәмдә бик тырыш, акыллы, сабыр хатыным, бөтен аруларымны оныттыручы, яшәвемнең мәгънәсе булган балаларым бар!”- диде авылдашым елмаеп. Ә аннан соң җитдиләнеп дәвам итте: “Без бит — авыл малайлары. Әти-әни белән печән чабып, җир эшкәртеп, көтү көтеп үскән балалар, бер эштән дә курыкмыйбыз. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Безгә әти-әни барсын да өйрәтте. Рәхмәт аларга! Бүген дә ике якның да әти-әниләребез тигез, Аллага шөкер, бергә-бергә эшлибез”, — диде
Безнең зирәк халкыбызның ата, бабалы кеше — тамырлы имән, дигән мәкале дә бар бит әле. Тамырлары нык шул. Гөлнараның әтисе – гомерләрен тер­лекчелеккә багышлаган Касыйм абый бе­лән Нурзидә апа Вә­гый­зовларның авылда төпләнеп калган ал­ты баласының берсе. Әнисе Резидә — күп ба­лалы гаиләдә үсеп, кечкенәдән әнисенә ияреп сыер савып йөргән кыз. Рамилнең әтисе Рәис, әнисе Нәзирә дә күп балалы гаиләләрдән, бик тырышлар. Аларның үз эшләрен башлап җибәргәннәренә дә байтак еллар үтте. Халыктан сөт җыялар, озаталар, акчаны да вакытында бирәләр. Үзләре генә түгел, туганнарны да эшле иттеләр. Соңгы елларда сөт өсте, эремчек тә сатып алабыз алардан. Тәме дә үзгә, чиста да! Белмим, ничек өлгерәләрдер?! Хәер, авылда гомер бакый шулай килгән инде ул: соң ятканнар, иртә торганнар. Әнә, Рәис үзе дә:” Әти дә, бабай да кояш чыкканны күргән кеше генә бәхетле була, дип әйтәләр иде. Хак сүзләр”, — ди.
Шулайдыр шул… Моннан берничә еллар элек кояш чыгуга, урам буйлап килгән ат тоягы тавышы ишетелә, бераздан аңа тәгәрмәчләрнең келтер-келтер килүе өстәлә, буш бидоннар бер-берсенә бәрелеп ниндидер аһәң чыгара, шуларга Рәиснең әкрен генә, бик моңлы җыры кушыла иде… Элек бит сөтне ат белән җыйдылар. Гаҗәеп манзара: таң алдыннан иң тәмле йокы сәгатен бүлеп, туган авылың урамыннан җыр сузып узу… Бөтен кешегә дә тәтеми бу бәхет! Ә үзләре бәхетлеләр бәхетне тартып китерә. Эшләре, чыннан да, уңышлы бара, күз тимәсен! Бу урында Нәзирә белән Рәиснең тырыш кына түгел, бик игелекле, кече күңелле, туган җанлы булуларын да әйтеп китү урынлы булыр. Кайнана белән кайнатаны тәрбияләп, соңгы юлга озату, һәр ике якның туганнарын якын күреп, кунакка дәшү, күчтәнәчләр төяп озатып калу, бәйрәмнәрдә балалар, оныклар белән җыйналу, табигатькә чыгу — алар өчен гадәти хәл. Ә баксаң, болар бит гаилә кыйммәтләре, күзгә күренмәс тәрбия сәгатьләре…
Кайната дигәннән, Рәиснең әтисе Рифкать абый да бик матур тавышлы, якты күңелле кеше иде. Эченнән генә гел ниндидер җыр көйләп йөрер, очрашканда бик матур итеп елмаеп исәнләшер, хәлләр сорашыр… Балалар белән балаларча шаярып сөйләшә белә торган сирәк кешеләрнең берсе иде ул. Онык­ларга каян килгән моң, сәләт диясе дә юк, тамырлардан! Әле Рифкать абыйның үз чорында халыктан сөт, май җыюда алдынгылыкны беркемгә дә бирмәвен дә искә алсак, монда буыннардан буыннарга күчкән хезмәт сөючәнлекне танырга, сокланырга гына кала…
Авылым кешеләре! Авылым яшьләре! Нинди матур сез, нинди батыр! Әйе, әйе, авылда калуны батырлыкка санарлык заманда яшибез. Ә андыйлар бар авылымда! Яңа йорт­лар төзеп, өчәр бала үстереп, дөнья көтеп ятучылар байтак. Ә киләчәк ничек булыр? Бу сорауны мин Гөлнара белән Рамилгә дә бирдем: “Сез һәм сезнең кебекләр — авылны яшәтүчеләр. Менә балаларыгызның кайсысы авыл тормышын сайлар дип уйлыйсыз?” “Минем тоемлавым буенча, уртанчы улыбыз, Рәхимнең күңеленә авыл якын. Ул атларны да үлеп ярата. Белмим, алдан әйтеп булмый, Аллаһы Тәгалә балаларыбызга да, үзебезгә дә, әти-әниләребезгә дә саләмәтлек, хәерле гомер бирсен! Тигезлектә яшәргә язсын! Калганы табылыр, тырышсак!” – диде әни кеше. “Авылларны яшәтергә иде! – дип өстәде Рамил дә. Бу балалар бик бәхетле, туган җирдә тотып торучы тамырлары бар. Мин аларны туган җиргә ямь биреп, бер-берсенә сыенып, серләшеп утырган зифа каен белән имәнгә тиңләр идем. Яфрак шавы тамырлардан килә! Шаулагыз сез, яфраклар, ныграк, көчлерәк шаулагыз! Исәнбаебызны исән яшәтергә, бай итәргә сезнең кебек кендекләре белән җиргә береккәннәр кирәк!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.