Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “Кояш нурлары”на — 10 ел
11.03.2021

“Кояш нурлары”на — 10 ел

«Кояш нурлары» — Можгада бердәнбер балалар татар ан­самбле. 27 февральдә ансамбль үзенең 10 еллык юбилее уңаеннан бик матур концерт оеш­тырды. Юбилярларны котларга Можга шәһәре башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Галина Мамонтова килгән иде. Тантананың көтеп алган кунаклары — Ижау шәһәренең «Асылъяр» балалар татар җыры һәм биюе төркеме булды. Яшь сәхнә осталары кояшкайларны тәбрикләп, үзләренең иҗатларын һәм тәмле торт бүләк иттеләр.
“Кояш нурлары” ансамбле җи­тәкчесенең хезмәте югары бәяләнде. Зилә Сафинага Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Ансамбльнең тарихы 2011 елда — шәһәребезгә үз эшенең остасы, мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт филармониясендә эшләү тәҗрибәсе булган Зилә Әдгам кызы Сафина килү белән башланып китә. Ул болай дип искә ала: “Яныма 7 яшьлек Розалия Панфилова килде дә: «Апа, минем татарча җырларга өйрәнәсем килә», – диде. Менә бу сүзләр ансамбль оештыруга этәргеч булды да инде”. 10 ел эчендә ансамбль 3 буын бала тәрбияли. Бүгенге көндә төркемгә 17 бала йөри. Вокал дәресләрен балалар атнага 2 тапкыр алалар. Ансамбль Можганың милли-мәдәни үзәгендә эшли. Биредә малайлар һәм кызлар татар җырларын өйрәнәләр. Заманча жырлардан аермалы буларак, Зилә Сафина халык моңнарына да зур әһәмият бирә.
Тамашачы ярата «Кояш нур­ла­ры»н, аларның татар телендә өздереп җырлауларын зур алкышларга күмә. Ансамбль – “Йолдызлар яңгыры”, “Туган телем — иркә гөлем” “Чулпан” регионара конкурслары лауреаты.
Үземнең кызым Азалия дә бу ансамбльгә инде 7 ел йөри. 5 яшендә балалар бакчасында татарча җырлый башлады, аннан “Кояшкай” ансамбленә алып килдем. Һичшиксез, балаларны милли рухта тәрбияләүдә ансамбль зур ярдәмче. Алар монда татар мәдәнияте белән танышалар, сүз байлыкларын да арттыралар. Берничә ел элек Азалия әле аерым сүзләр генә белсә, хәзер инде җөмләләр төзеп сөйләшә.
Ансамбльне матур юбилее белән котлап, озын гомер телим. Анда йөрүче балаларыбыз булса, Можгада татар мәдәнияте сүнмәс-сүрелмәс.

Эльвира Насыйбуллина,
Можга шәһәре.