Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
25.11.2018

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Балачакның иң яраткан җырларыннан булган бу юллар кайсыбызның гына хәтерендә түгел икән?! Без үскәндә әниләрне 8 мартта – Халыкара хатын-кызлар көнендә тәбрикли идек.
Хәзер календарьда махсус дата – Әниләр көне бар. 1998 елның 30нчы гыйн­варында Россиянең ул чактагы Президенты Б. Ельцин шул турыдагы карарны имзалый. Бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесенә туры килә. 8 март кебек артык киң колач белән узмаса да, өйләребезгә җылы өсти бу көн. Әлеге бәйрәмнең Бөтендөнья балалар хокукларын яклау көнен билгеләп үткәннән соң (20 ноябрь) булуы да очраклы түгелдер. Ана белән бала. Алар арасындагы иң нечкә хис, мәхәббәт. Бу төшенчәләрне бер-берсеннән һич аерып булмый. Ләкин тормыш – бик аяусыз ул. Бүгенге ыгы-зыгылы заманда тормыш куганда бу хисләргә дә урын тарая бара. Мисал эзләп, ерак китәсе юк, һәркөнне зәңгәр экраннар аша баручы ток-шоуларда гади гаиләләрдә генә түгел, байлыкта-муллыкта йөзүче танылган шәхесләрнең дә әти-әниләренә хыянәт итүләре, картлар йортларына озатулары, хәтта бөтенләй язмыш кочагына ташлаулары турында күрсәтеп, сөйләп торалар. Ә бит балалар әниләр алдында гомер буе бурычлы. Уч төбендә тәбә кыздырсаң да, ана алдыңдагы бурычыңны кайтара алмассың, дип, халык юкка гына әйтмәгән.
Әгәр дә әниләрнең бишек җырларын тыңламасалар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде? Әгәр улларын корыч ихтыярлы, ватанпәрвәр итеп үстермәсәләр, каян булыр иде батырлар? Әгәр кызларын инсафлы, сабыр, тырыш, тыйнак итеп тәрбияләмәсәләр, бүген бөтен дөньяны шаккатырган Алинә Заһитова, Халыкара “Татар кызы” конкурсында җиңү яулаган Диләрә Гыйльметдинова кебек кызларыбыз булыр иде микән? Болар барысы да әни булу – дөньяда иң зур бәхет һәм иң зур җаваплылык икәнен дәлилли. Бу көнне газетаны яздырып таратучы “әни” исемен горур йөртүче апа-әбиләребезгә аеруча зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Сез Ватанга тугры хезмәт итеп, лаеклы ялда булсагыз да, милләтебезгә хезмәт итүегезне дәвам итәсез.
Бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә редакция, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия исеменнән котлауларымны юллыйм. Йөзегездә елмаю сүнмәсен, сәламәт булыгыз, гаиләгезгә иминлек, муллык телибез, бала кайгылары күрергә язмасын. Күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызга, оныкларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп, телебезне өйрәтеп яши алсагыз иде. Әниләр көне белән!

Рәмзия Габбасова.