Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Ижау. 5 декабрьдә Рәмил Флүр улы Төхвәтуллинның 18 яшьлек юбилее булып узды.
18 яшь — иң дәртле, иң көчле, искиткеч иң күңелле чак. Рәмил, барыр юлларың озын, бәхетле булсын, якты нурлар сипсен йөрәгең. Фәрештәләр сине сакласын, чәчәк атсын бәхет гөлләрең. Йөрәгеңә ил таянырдай көч өстәлсен, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Алдагы тормышыңда зур уңышлар телибез.

 

 

 

6 декабрьдә Ренат Флүр улының да туган көне булып узды.
Барлык изге теләкләребезне юллап: гаилә бәхете, сау-сәламәт булып, куанып, бәхеткә -шатлыкка күмелеп, кадергә-хөрмәткә төренеп, һәрвакыт елмаеп һәм көлеп, кайгы-хәсрәт күрмичә, озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән әти-әниегез һәм барлык туганнар исеменнән Лилия апагыз.