Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Котлыйбыз!
16.05.2018

Котлыйбыз!

«Адәм баласы уналты яшькә кадәр кулына каләм алып шигырь язмаса, аны табибка күрсәтергә кирәк», — диләр. «Әгәр кырык яшьтән соң да шигырь язса, тагын табибка күрсәтергә кирәк. Чирле түгелме ул», — дигәнне дә ишеткәнем бар. Хәер, ул яшьтә дә шигырь язса, табибка күрсәтеп торуның кирәге юк. Ул «чирле», аңа шигырь «җене» кагылган була. Башка авырулар кеше сәламәтлегенә бик зур зыян китерсә, шигърият җене, киресенчә, кешене тагын да яшәртә, күңелен мәңгелек яз итә”, — дип язган иде Асия Корбангалиева үзенең “Мин — табигать баласы” китабында. Әйе, каләмдәшебез, газетабызның күптәнге дусты, актив хәбәрчесе, яңадан-яңа шигырьләре белән сөендереп торучы Асия ханымның күңелендә яз, шигъри юлларыннан нур, яктылык, җылылык бөркелә. Ул үзе дә дөньяга язда, нәкъ табигать җанланганда — 9 майда дөньяга килгән. Ә быел аның 60 яшьлек юбилее.
Шушы матур юбилее уңаеннан аны ихлас күңелдән тәбрикләп, иҗат дәрте, сәламәтлек, озын гомер, иминлек телибез.

Язгы урман

Ямь-яшел төтен пәрдәсе
Язгы урман эчендә.
Юмарт, җылы һәм яп-якты –
Яз кояшы көчендә.

Йокыдан уянды урман,
Күмелде сихри моңга.
Язның ягымлы җилләре
Әйләнде гүзәл җырга.

Бөтен табигать җанланды,
Урманда – яз сулышы.
Умырзая ачты күзен
Сизгәч кояш җылысын.

Яшь үсенте күтәрелә,
Чәчәкләр башын төртә,
Сандугач куна талларга,
Бал корты очып үтә.

Тал, зирек, усак, чикләвек
Сөенеп чәчәк аткан.
Дәртле, шат тавыш яңгырый –
Урманга кошлар кайткан.

Искиткеч матур бизәге
Әкияти дөньяның,
Чәчәкләрнең бакчачысы —
Син кояшлы урманым.

Сынма, сабыр канатым

Учларыма кысып тоттым
Җиде сабыр тамырын.
Сабыр догаларын укып
Үрдем ике толымым.

Сынатмам, дидем, тормышның
Кырыс давылларында.
Сыгылмаган саен өя
Язмыш сынаулар миңа.

Йа Ходаем, сабыр касәм
Чайпалып түгелмәсен.
Яшь аралаш көләм әле,
Хәсрәтем күренмәсен.

Акыл нигъмәте

Чып-чын акыллы буласың
Болар булса әгәр дә:
Ышану һәм дә таяну
Аллаһы Тәгаләгә.

Изгелекне яратсаң,
Гөнаһлардан тыелсаң,
Начарлык-яманлыкларны
Эшләми булдыралсаң,

Озак ачу сакламасаң,
Бирсәң файдалы киңәш,
Ялкаулык белән хөсетлек
Булмаса сиңа иптәш,

Булганның кадерен белсәң,
Булсаң түземле, сабыр,
Хөрмәт итсәң кешеләрне –
Акыл сыйфатлары шул.

Әгерҗе шәһәре.