Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


18.04.2018

Котлыйбыз!

Россиянең иң яхшы татар теле укытучылары билгеле булды. Алар — Казанда эшләүче Ильмира Әбсәләмова һәм Уфадан Венера Садыйкова. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында узган конкурста Юкамен районы Починки мәктәбе укытучысы Мәрьям Арасланова да катнашты. Ул “Белем бирүдә милли йолалар һәм новаторлык» номинациясенең җиңүчесе дип табылды.
Мәрьям Яхъя кызына: “Конкурстан нинди уй-фикерләр белән кайттыгыз?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. “Без регионнардан 12 кеше, барыбыз да авыл мәктәпләреннән идек. Башка төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты күптәннән 1 генә сәгатькә, я факультативка гына калган. Ә без атнага 3 сәгать укытабыз. Мондый конкурсларда катнашканнан соң, эшләргә дә җиңелрәк булып китә. Мастер-классларда дәресне яңача уздыру ысулларын күрдем. Күп кенә бәйгеләрдә җиңгән укытучылар белән аралашу да файдага булды. Хәзер, әле ярый барганмын, күпме яңалыклар белеп-күреп кайттым, дип сөенәм”, – диде Мәрьям. Без аны җиңүе белән котлыйбыз һәм конкурска әзерләгән эшен кыскартып сезгә дә тәкъдим итәбез.

Минем педагогик табышларым

Мәктәптә 20 ел инде татар теле һәм әдәбиятын укытам. Шушы вакыт эчендә мин тирә-як мохитнең, балаларның тормышка карашларын үзгәрүен тойсам да, туган тел безнең алыштыргысыз юлдашыбыз булып кала бирә. Мин үзем ана теле укытучысы буларак, педагогик эшчәнлекне дүрт принциптан чыгып алып барам. Беренчедән, телне өйрәнү тарих белән бәйле булырга тиеш. Икенчедән, мәдәни мирасыбызга, гореф-гадәтләргә таяну бик мөһим. Өченчедән, хатасыз язу һәм дөрес итеп сөйләшү. Дүртенчедән, милләтара аралашып яшәү өчен уңайлы мохит тудыру. Бу принципларны тормышка ашыру өчен татар теле дәресен балаларга кызык­лырак итеп бирү өстендә уйланам. Чөнки К. Д. Ушинский: «…кызыксыну уята алмаганда, укучыда белем алуга кызыксыну үлә…» — дип язып калдырган. Укытучының осталыгы — нәкъ үз фәненә кызыксыну уята алу да инде. Әлбәттә, без барыбыз да шуңа омтылабыз.
Татар теле дәресендә тарихны өйрәнүдә фәнни-гамәли эзләнү алымнарының үтемлелеген күрәм. Мәсәлән, без дәресләрдә мәктәп музее «Татар ызбасы»нда урнашкан материалларны актив кулланабыз. Балалар ата-бабаларыбызның көнкүрештә кулланган экспонатлары белән аеруча кызыксыналар. «Минем ашханә: элек һәм хәзер», «Дәү әниемнең киеме», «Мәктәп букчасы: элек һәм хәзер», «Юкә кайрысыннан ясалган әйберләр», «Кешеләр тормышында каенның роле» кебек темаларга иншалар язганда укучыларның тарихи мәгълүматларга таянып иҗат итүләре күзгә ташлана. Димәк, музейда узган дәресләр балалар күңелендә эзсез югалмыйлар.
Кеше үзенең туган телен, тарихын белсә, башка халыкка да хөрмәт белән карарга сәләтле. Шуңа күрә мин халыкның мәдәниятенә, йолаларына, милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, йолаларга таянам. Ел саен балалар өчен Сабантуй уздырабыз. Балалар «Карга боткасы», «Каз өмәсе» кебек йолаларны сәхнәләштереп күрсәтергә яраталар.
Иң мөһиме — укучыда туган телдә хатасыз язу һәм дөрес итеп сөйләшү теләге уяту. Тик: «Нәтиҗәгә ничек ирешергә?» дигән сорау туа. Бүген замана укучылары алгы карашлы. Аларны соры хәрефле китап­лар, гадәти биремнәр, хәтта төсле буялар белән эшләнгән рәсемнәр генә җәлеп итми. Шуның өчен безгә балаларның күзләрендә очкын кабызырлык өстәмә материаллар эзләргә кирәк. Дәрескә әзерләнгәндә, мин мәгълүмати технологияләр һәм проблемалы укыту алымнарына таянам. Әгәр укучы орфографик кагыйдәләрне үзе асылына төшенеп һәм аны сыйныфташларына аңлата алса, ул кагыйдәләрне беркайчан да онытмаячак. Мондый дәресләрне уздырганда укучыларга укытучы ролен дә тапшырам. Күп кенә кагыйдәләрне без әйтемнәргә, табышмакларга таянып өйрәнәбез, ребуслар, шарадалар, башваткычлар аша ачабыз.
Төрле милләт балаларына үзара аралашып яшәү өчен уңайлы мохит тудыру да мөһим дип саныйм. Чөнки безнең мәктәптә татарлар белән бергә удмуртлар, бисермәннәр, руслар белем ала. Әлеге максатны гамәлгә ашыру өчен укыту эшчәнлеген дәрестән тыш эшләр хисабына алып барам. «Халыклар мәдәниятеннән салават күпере” проекты укучыларны үзара аралашырга өйрәтүдә бик үтемле алым дип уйлыйм. Укучылар белән республикада яшәүче төрле милләтләрнең мәдәниятен өйрәнәбез. Ә «Ачык ишекләр көне» ата-аналарга балаларының иҗади сәләтен күрергә ярдәм итә.
Минем педагогик табышларым алга барырга, укучыларда телгә кызыксыну уятуда уңай нәтиҗәләрен бирә. Әлеге алым белән эшләгәндә, укучылар үзләре дә сизмәстән телне үзләштерәләр, тамырларын, мәдәниятне, тарихны, гореф-гадәтләрне өйрәнәләр. Моның белән берлектә аларда милли горурлык, толерантлык хисләре тәрбияләнә. Ә иң мөһиме — татар телендә алган белемнәре тормышта үзләрен табарга, дөньяны аңларга ярдәм итә.

Мәрьям Арасланова, Починки авылы.