Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Котлыйбыз! (№29 «Янарыш»)
23.07.2015

Котлыйбыз! (№29 «Янарыш»)

Ижау. 29 июльдә әтиебез Әүбәкер Рәхмәтулла улы Гайсинның 75 яшьлек юбилее. 21 июльдә әниебез Әминә Мирхәйдәр кызының туган көне.
Сезне чын күңелдән матур гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Сезгә язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, ир­тәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Безне сөендереп озын-озак яшәгез!
Гомерегез хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңаймагыз еллар үтә дип,
Елмаегыз сез — бәхетле булыгыз!
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Иң изге теләкләр белән улыгыз Илдар-Әлфирә, кызыгыз Ильмира, оныкларыгыз: Алина, Альбина һәм барлык туганнарыгыз.

***
Кичкетаң. 22 июльдә кадерле тормыш ип­тәшем, әниебез, әбие­без Рима Кирам кызы Зарипованың 55 яшьлек юбилее.
Дөньядагы барлык наз­ны күңеленә сыйдырган, хәзер дә җан жылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле кешебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Никадәр күркәм сыйфатларны үзенә җыйган: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр холык­лы безнең кадерлебез. Шулар белән бергә нечкә күңелле, балаларының шатлык-борчуларын үз йөрәге аша үткәрүче, дөнья матурлыгына соклана белүче иң якын кешебез ул безнең. Кадерлебез, сиңа тормышта иң зур байлык — сәламәтлек, уңышлар, чиксез бәхетләр, озын гомер телибез. Без, якыннарың янәшәсендә бүгенгедәй яшь, чибәр булып яшә дә яшә әле.
Сине яратып, тормыш иптәшең Рафаэль, әниең Рәйсә, балаларың Энҗе-Айнур, Ләйсән-Ренат, Раушан, оныкларын Айдар, Эльвира, Раяз, Алмаз.

***
Иске Эсләк — Сарапул. 26 июльдә Луиза Хәбибрахман кызы Минһаҗеваның 65 яшьлек юбилее.
Кадерле кешебез, чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Син бит безнең өчен Кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.

Иң изге теләкләр белән сеңелләрең һәм барлык туганнарың.

***
Яңа-Эсләк-Ижау. 26 июльдә Ринат Хөсәен улы Атамановның 60 яшь­лек юбилее. 25 июльдә кызы Рауша­ниянең туган көне.
Кадерлеләребез! Сезне туган көн­нәрегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез! Балаларыгызның, якыннарыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәше Ольга, уллары Александр,
Антон, кызы Раушания, Эльмира һәм Дилия.
***

Үтәгән-Ижау. 25 июльдә Суфия Мәннан кызы Сәлимованың 85 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән бәй­рәмең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, изге күңелле булып озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән сеңелең Сания, киявең Наил, Фәйрүзә һәм оныклар.
***
Ижау. 23 июльдә Әлфинур Муллаян кызы Корбанованың 55 яшьлек юбилее.
Кадерле, сөекле әние­без! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан ты­нычлыгы, тән сихәте, сау­лык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Тәлгать, улың Рамис, кызың Әлфирә-Рәдиф, оныгың Булат.
***
Байсар-Тауҗамал. Хөрмәтле кода-кодагыебыз, кадерле әти-әниебез, сөекле әби-бабабыз Исфира-Тәлгать Тимершиннарны алтын туйлары белән ихлас котлыйбыз.
Дөнья малы алыштыра алмый
Язмыш язган җаннар берлеген.
Сез икегез 50 ел буена
Тормыш иткән күреп төрлесен.
Узган еллар — гомер-тауның башы,
Алтын туйлар — бәхет тәхете.
Каршылагыз бриллиант туегызны
Югалтмыйча шушы бәхетне.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин көннәр телибез. Ерак картлыгыгызга да шулай парлашып барып җитәргә насыйп булсын. Кайгы-хәсрәт капкагызны шакымасын, борчулар еракта йөрсен.

Изге теләкләр белән кодагыз Бәгъзәнур, кодагыегыз Әлфирә, Рамис-Гөлнара, оныкларыгыз Ләйсән-Руслан, Азалия, Рәсил.
***
Ижау. 23 июльдә Венера Шәех кызы Гатауллинаның туган көне.
Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа сә­ламәтлек, тыныч, озын гомер телибез. Без сине яратабыз!
Туган көнен котлы булсын!
Бу көн шулай күңелледер,
Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр,
Син булганга.
Бөтен жиһан шатлангандыр,
Син туганда.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм,
Син булганда.
Бүгенгедәй сөйкемле бул!
Бүгенгедәй бәхетле бул:
Җәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз җилләре искәндә дә,
Җиргә карлар яуганда да!

Иң изге теләкләр белән балаларың, туганнарың, “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре, “Бәхет” ансамбле.
***

Бакыр Заводы-Ижау. 23 июльдә Әл­финур Муллаян кызы Корбанованың 55 яшь­лек юбилее.
Кадерлебез ! Сине ихлас күңелдән туган көнең котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холык­лы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын!
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән әниең Мөнзилә, сеңелең Галимә, улы Рәшит-Альбина, Ләйсән.
***
Нарат. 25 июльдә Айнур Фәрил улы Рәсүлевнең 18 яше.
Кадерлебез! Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә. Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телибез!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән әти-әниең, абыең Фирзәр, сеңелең Гүзәлия исеменнән апаң Рәфилә-Айрат.
***
Бакыр Заводы — Ижау. 23 июльдә Әлфинур Муллаян кызы Кор­банованың 55 яшьлек юбилее.
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның кү­ңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән Мөхәммәтзариф-Мөнҗия, Марат, Ринас-Эльвира, Диләрә, Айгөл, Камилә.
***
Ижау. Кәсибә Мортаза кызы Борһанованың 90 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син — безнең ничә еллар бергә яшәгән иң яраткан күршебез. Без сине гаиләбез белән хөрмәт итәбез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп яшәргә язсын. Ходай Тәгалә сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

Төрле чакны күргәнсеңдер,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, күршебез булып,
Олы шатлык, нык исәнлек белән,
Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән күршеләрең Фоат-Гөлфирә, балалар: Марат-Гөлшат, Руслан.