Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Котлаулар №35
3.09.2015

Котлаулар №35

 Үтәгән. 5 сентябрьдә Сәлия Ахунҗан кызы Хисамованың 75 яшьлек юбилее. 

Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез! Карт­лык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә!
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Сәламәтлек борчымасын,
Имин булсын гаиләгез.
Озын гомер! Якты матур тормыш!
Бүген сиңа иң-иң изге
Теләкләрне бүләк итәбез!

Иң изге теләкләр белән туганың Айсылу һәм балалар.
***
Алнаш районы Тат.Тоймабаш — Тәбәрле. 7 сентябрьдә Нәсимә Хәсән кызы Хәбировага 89 яшь тула.
Кадерле әниебез! Шушы көнне дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, аннан соң безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, безне бар иткәнегез өчен рәхмәт сиңа!
Әни — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Әни — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Әни — һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Әни — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, сау­лык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа, онык-оныкчыкларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән дүрт кызың, кияүләрең, улың, киленең, онык-оныкчыкларың һәм барлык туганнарың.
***
Ижау. 5 сентябрьдә Рәйсә Садыйк кызы Иштирәкованың 80 яшьлек юбилее.
Кадерле дустыбыз, сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, тыныч төннәр телибез. Син бит сабыр, тыйнак, ярдәмчел, мәрхәмәтле, ачык йөзле, киң күңелле булдың. Гомер юлыңда сынауларны, авырлыкларны да уздыра белдең, сынмадың, сыгылмадың, син — иң яхшы ана, иң кадерле әби, иң кешелекле дус та. Кыю да, ягымлы да, җаның картаймасын, йөзеңнән елмаю китмәсен, балаларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
Тулы тормыш белән яшисең син
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык-сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа һәр көндә.

Иң изге теләкләр белән Гүзәлия, Рәхилә һәм барлык балалар.
***
Үтәгән-Ижау. 5 сен­тябрьдә Гөлфидә Га­риф­җан кызы Мөхәм­мәтшинаның 70 яшьлек юбилее.
Кадерле тормыш ип­тәшем, әниебез, әбиебез! Сине ихлас күңелдән юби­леең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гаяз, кызың Фәйрүзә, оныгың Айгөл, улың Фәнил-Гүзәл.
***
Үтәгән-Ижау. 5 сен­тябрьдә Гөлфидә Га­риф­җан кызы Мөхәм­мәтшинаның 70 яшьлек юбилее.
Кадерле апабыз! Си­не чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең иң яраткан, хөрмәт иткән апабыз. Син һәрвакыт киңәшләрең, ярдәмең белән безгә тормышта көч биреп торасың. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез.
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.

Иң изге теләкләр белән сеңелең Рәмзия һәм аның балалары, оныклары.
***
Кырынды-Ижау. 3 сен­тябрьдә Хәлимә Гали­мәр­дан кызы Шәм­сие­ваның туган көне.
Кадерлебез, сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Һәрвакыт шулай ачык күңелле булып безне сөендереп яшә! Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч-тигез гомер телибез.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Муллаян, балаларың, оныкларың, “Бәхет” ансамбле.
***
Ижау. 9 сентябрьдә кадерлебез Эльвира Фәнил кызы Гарифуллинаның матур юбилее.
Һәркем белән уртак тел таба белүче, эшкә уңган, сабыр, мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле, безнең өчен өзелеп торучы, «Гаиләм» дип янып яшәүче кызыбыз кебек киленебезгә улыбыз Илнур белән бәхетле, тигез гомер телибез. Кайгы-хәсрәтсез тормышта, сөеп үстергән баласының бәхетенә куанып, аның уңышына сөенеп яшәргә язсын. Барлык хыялларың тормышка ашсын, гомерең буена тулы бәхетең озата барып, сәламәтлеккә туенып, шөкер итеп яшәүне насыйп итсен Ходай үзеңә дә.
Килен түгел, кыздай якын безгә,
Барыбыз өчен бик тә кадерле.
Изге гамәл, матур эшең белән
Бизисең син безнең гомерне.
Сәламәт бул, кырыс җилләр исеп
Каермасын очар канатың.
Шатлык-куанычлар бизәп торсын
Гомереңнең һәрбер сәгатен.

Иң изге теләкләр белән әткәң-әнкәң.
***
Ижау. 31 августта Әл­фия Нуриәхмәт кызының туган көне булып узды.
Кадерлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың , оныкларың һәм
барлык туганнарың.
***
Ижау. 1 сентябрьдә Лиюза Лотфулла кызы Садыйкованың 75 яшьлек юбилее.
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең, димәк, безнең өчен бу — икеләтә туган көн. Син булмасаң — без дә булмас идек, син тумасаң — без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син — дөньяда иң затлы, савап­лы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!

Әниебез — безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга,
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә, язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.

Иң изге теләкләр белән балаларың: Фәридә,Фәрит, Фирдания, киявең, киленең, онык-оныкчыкларың.