Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Котлаулар №34 27 август
27.08.2015

Котлаулар №34 27 август

Девятерня-Әгерҗе. 28 августта Ләрисә Раиф кызы Вахитованың 50 яшьлек юбилее.
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышка ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!
Бергәләшеп әле бик күп тапкыр
Үткәрербез туган көннәрне.
Илле генә түгел, алтмыш, житмешне дә,
Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән Рәмзия.

***

Ижау. 1 сентябрь Ро­берт Фатых улы Араслановның юбилее.
Кадерлебез, сине юби­­леең белән чын кү­ңелдән котлыйбыз. Җәй-ге кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, ныклы сәламәтлек телибез.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,
Давыллар да була, җилләр дә.
Ни булса да, тормыш авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә яшәргә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Флүрә, улың Рәшид-Ульяна, кызың Альбина, киявең Артур, оныгың Тимур.
***
Ижау. 30 августта Наилә Нургаян кызы Мифтахованың 55 яшьлек юбилее.
Ул озак еллар 28нче почта бүлеге җитәкчесенең урынбасары булып эшли, бик тырыш, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Наилә ханым! Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Безнең өчен ачык йөзле, мәрхәмәтле, изге, киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел кеше сез! Сезгә аяз күк йөзе, чиксез бәхет, корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез. Балагызның игелеген күреп, туганнарыгыз белән бергәләшеп, иминлектә яшәргә насыйп итсен Ходай.
Сабыр да Сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез — бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
Бәхетләрегез булсын гомерлек.
Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән 28нче почта бүлеге хезмәткәрләре.
***
Әгерҗе. 25 августта Мөнзилә Вазыйх кызы Гайсинаның 90 яшьлек юбилее.
Мөнзилә апа — атаклы Саймановлар нәселенең дәвамчысы. Акыллы, гадел, түземле, юмарт ул! Гомерен укытучылык һөнәренә багышлап, бик күп укучыларга аң-белем бирде апабыз. 1943 елдан бирле Әгерҗе шәһәрендә математика фәне укытты. Бүгенге көндә дә әле аңа укучылары киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Кадерлебез! Һәрвакыт шулай тормышны яратучан, ачык күңелле булып кал. Сиңа Ходай Тәгалә озак еллар буена ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш насыйп итсен!

Иң изге теләкләр белән Мөбәдия һәм Мөхәммәтшиннар гаиләсе.
***
Девятерня-Ижау. 30 августта Айзирә Раил кызы Заһретдинованың 18 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең өчен иң кадерле, яраткан кызыбыз, оныгыбыз, без сине бик яратабыз. Сиңа алдагы тормыш юлларыңда сәламәтлек, ак бәхетләр, шатлыклар, кайгы-хәсрәтсез гомер телибез. Бәхетле бул!
Бу көн шулай күңелледер
Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр
Син булганга.
Бөтен жиһан шатлангандыр
Син туганда.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм
Син булганда.
Бүгенгедәй сөйкемле бул!
Бүгенгедәй бәхетле бул:
Җәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз җилләре искәндә дә,
Җиргә карлар яуганда да!

Иң изге теләкләр белән әтиең, тормыш иптәшең Марат, әбиеңнәр, бабаң, Заһретдиновлар, Шәйхетдиновлар, Әхмәтҗановлар гаиләләре.
***
Ижау. 29 августта Рәмзия Кәшәп кызы Моратованың 75 яшьлек юбилее.
Әнкәй! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Син булмасаң — без дә булмас идек, син тумасаң — без дә тумас идек. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син — дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз, рәхмәт әйтәбез. Озын гомер сиңа!
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Иң изге теләкләр белән Рөстәм, Фәридә, Рәшидә, Фәрит, Лена, Рамазан, Резеда, Тимур, Юля.
***
Ижау. 20 августта әниебез Фәрсия Габдрахман кызы һәм әтиебез Сәгыйть Исмәгыйль улы Шәймәрдановларның бергә торуларына 60 ел. 19 августта әниебезгә 81 яшь тулды.
Кадерлеләребез, чын күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын, тыныч-тигез гомер телибез.
Әтиебез, әниебез — безнең кадерлеләребез,
Без бәхетле жирдә сез барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәрегезгә
Бәйрәмнәрегез белән котларга.
Төрле чакны күргәнсездер,
Йөрәгегездә күптер яра да.
Киңәшчеләребез, терәкләребез булып,
Озак яшәгез безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән кызыгыз Дилүсә-Салих, оныкларыгыз:
Альбина, Лилия, Алена.
***
Ижау. 1 сентябрьдә Галиәхмәт Габделхәй улы Моратовның туган көне. Әткәй! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Җәйге кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Сиңа сәламәтлек, тыныч-тигез, озын гомер телибез.
Әтиебез — безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсендер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән Рөстәм, Фәридә, Рәшидә, Фәрит, Лена, Рамазан,
Резеда, Тимур, Юля.
***
Минзәлә районы Гөлек авылы — Ижау. 26 августта Рәкыйп Кирам улы Бәдертдиновның 75 яшь­лек юбилее.
Кадерлебез, ихлас кү­ңел­дән сине гомер бәй­рәмең белән котлыйбыз. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мәймүнә, улың Радик-Людмила,
оныгың Алина, Талиповлар, Арслановлар гаиләләре.