Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - котлаулар №33
19.08.2015

котлаулар №33

Ижау. 19 августта Фәрид Әнәс улы Вәлитовның 60 яшьлек юбилее. 

Кадерле тормыш ип­тәшем, әтиебез, ихлас күңелдән сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сау­лыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөләйха, балаларың, оныкларың.
***
Ижау. 15 августта Ифадә Гали кызы Шакированың 75 яшьлек юбилее.
Кадерле, әниебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлап, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Карт­лык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән улың Марсель-Раушания, кызларың Нәзирә-Ринат, Нәзилә-Фәрит, онык-оныкчыкларың.
***
Кыдырлы-Ижау. 18 ав­густта Назыймә Габ­дулла кызы Талибул­ли­на­ның 80 яшьлек юби­лее.
Туган көне бүген әниемнең
Сиксән ел ул яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзле,
Чәчләре чал ап-ак булса да.
Юбилеең белән тәбриклибез
Сәламәтлек теләп, иң элек.
Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән улың Флүс, киленең Резидә, оныгың Рөстәм, сеңелең Роза, Алмаз, туганнарың: Вәсилә-Вәсимә, Алмаз, Фирдинат-Сиренә.
***
Ижау. 20 августта Мәдинә Тимергали кызы Толбаеваның 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, чын кү­ңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тыныч, озын гомер телибез. Әниебез, олы яшенә карамастан, хуҗалык, бакча белән дә шөгыльләнә,онык-оныкчыкларны тәрбияли. Һәрвакыт туганнарына, якыннарына ярдәмгә ашкынып тора. Әниебез! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз!
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып, барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, онык-оныкчыкларың.
***
Сарапул-Ижау. 21 августта Гөлнур Әхәт кызы Мәҗитованың 65 яшьлек юбилее.
Без аны зур бәйрәме белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Сә­ламәт булып, кайгы-хәсрәт күрми туганыбыз Рәшит белән матур, тигез гомер итүегезне телибез. Балалар һәм оныкларның игелеген тоеп, туганнар белән аралашып, мул тормышта, бәхетле көннәр кичерергә язсын иде.
Гади, сабыр, олы җанлы да син.
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә, матур җәй сыман.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез.
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Сине хөрмәтләп, изге теләктә калучы апаң Фаидә, Рәис-Сәрия, Илһамия-Билал, Наилә-Вәсил, Зөфәр-Алия, Нәсим-Тәнзилә.
***
26 августта Азат Исмәгыйль улы Абдул­линның 60 яшьлек юби­лее.
Кадерле, сөекле әтие­без! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшә, әйдә, тагын алтмышны!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәлия, балаларың Рөстәм-Гөлфия, Марат- Гөлмирә, оныкларың Алия, Артур, Диана.
***
Сарапул. 20 августта әниебез Фәния Заһри кызы Хазимованың 70 яшьлек юбилее.
Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.
Кадерле әниебез!!!
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел.
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син — бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Шатлык тулы якты көннәр
Сиңа гел юлдаш булсын,
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!
Күңелең — гел игелектә,
Сокланып һич туймыйбыз,
Юбилей-бәйрәмең белән
Чын күңелдән котлыйбыз!

Иң изге теләкләр белән кызың Гөлзирә, улың Альфред, киявең Мәхмүт һәм оныгың Гүзәл.
***
Ижау. 24 августта Фәния Зиннур кызы Гаделшинаның туган көне.
Кадерлебез, чын кү­ңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, тыныч кайгы-хәсрәтсез тормыш телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән “Шатлык” ансамбле.
***
Ижау. 19 августта Фә­рид Әнәс улы Вә­литовның 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, чын күңелдән юбилеең бе­лән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шат­лыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сә­ла­мәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

Иң изге теләкләр белән Ясәвиевлар гаиләсе.
***
Ижау. 20 августта әниебез Фәрсия Габдрахман кызы һәм әтиебез Сәгыйть Исмәгыйль улы Шәймәрдановларның бергә торуларына 60 ел. 19 августта әниебезгә 81 яшь тула.
Кадерлеләребез, чын күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын, тыныч-тигез гомер телибез.
Әтиебез, әниебез — безнең кадерлеләребез,
Без бәхетле жирдә сез барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәрегезгә
Бәйрәмнәрегез белән котларга.
Төрле чакны күргәнсездер,
Йөрәгегездә күптер яра да.
Киңәшчеләребез, терәкләребез булып,
Озак яшәгез безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Наил, кызыгыз Дилүсә-Салих, оныкларыгыз: Альбина, Лилия, Алена.
***
Сарапул-Ижау. 18 августта Хөснулла Хөсәен улы Хөсәеновның 75 яшьлек юбилее.
Сине тормыш юби­леең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәләре сине беркайчан да таш­ламасыннар. Биргән фатыйхаларың фә­рештәләр булып безгә ирешсеннәр!
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул.
Ходай аннан мәхрүм итмәсен!

Иң изге теләкләр белән Илсөяр, Илмира, Ирек-Таңсылу, Гүзәл-Сергей, Эмиль һәм туганнар.
***
Дусай — Кичү — Ижау. 21 августта Мөҗәлия Шәм­сетдин кызы Гый­лаҗеваның гомер бәй­рәме.
Кадерле, газиз әние­без! Сине зур бәйрәмең — 65 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юктыр. Син гомер буе гаиләм, балаларым дип өзелеп тордың. Вакытсыз сыңар канатлы булып калдың — әтиебезне югалттык. Шуңа карамастан, тормышта нинди авырлыклар очраса да түздең, безгә сиздермичә гадел, сабыр булырга өйрәттең. Тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итеп, икебезгә дә югары белем алырга ярдәм иттең. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа.

Сине яратып, кызларың Лилия, Гүзәлия һәм киявең Роман.
***
Дусай — Кичү — Ижау. 21 августта Мөҗәлия Шәм­сетдин кызы Гыйла­җеваның 65 яшьлек юбилее.
Сине чын күңелдән туган көнең — олы юбилеең белән котлап, ныклы сәламәтлек, тыныч, озын гомер, һәрвакыт елмаеп яшәвеңне телибез.
Матур тормыш, күтәренке күңел
Юбилеең белән котлыйбыз,
Шатлык, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.
Матур җәй көнендә тугангамы
Күңелеңдә һәрчак изгелек,
Кылган яхшылыгың кире кайтсын,
Күрсәң иде үзең игелек.

Иң изге теләкләр белән Латыйповлар, Фазлыевлар гаиләсе.

***
Ижау. 20 августта Дилүсә Га­­риф кызы Нәбиул­линага 75 яшь тула.
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, дәү әниебез, сине чын кү­ңелдән гомер бәй­рәмең белән котлыйбыз.
Син гомерең буе: “Гаиләм, балаларым”, — дип яшәдең. Хәзер инде онык-оныкчыкларың өчен янып яшисең. Кадерлебез, сабырлыгың, киң күңеллелегең, безне һәрвакыт аңлавың өчен ихлас­тан рәхмәт. Син пешергән мич ашлары телләрне йотарлык.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең!
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!

Иң изге теләкләр белән балаларың, онык-оныкчыкларың: Нәбиуллиннар,
Шаһабетдиновлар, Хәбибуллиннар гаиләләре.
***
Ижау. 18 августта Зәмфирә Глимьяно­вага 60 яшь тулды. Кадерле дус­тыбыз, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син тирә-юньгә кояш нурлары кебек үзеңнең күңел җылыңны таратасың, һәр кешегә җаен табып, күңелен юатасың. Син иң якты, иң яхшы дус.
Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзен.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Иң изге теләкләр белән дусларың Тәскирә, Вәсимә, Эля.
***
Тәбәрле. 21 августта Галина Иван кызы Нәфыйковага 80 яшь тула. Кадерле туганы­быз! Сине чын күңел­дән юбилеең бе­лән котлыйбыз. Син туган­лыкның кадерен белеп, безне һәрвакыт көләч йөз белән каршы аласың, зурлап кунак итәсең. Синең киң күңеллелегеңә, эчкер­сезлегеңә, са­бырлыгыңа, ягымлылыгыңа күпләр сокланырлык. Шулай көләч йөзле, изге күңелле булып, алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең,
Без калабыз шушы теләктә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән Ижаудан Вәсилә, Ләйсирә, Флүр, Гөлнара-Рәшит, Алия, Ренат-Лилия, Әдилә, Илдар, Илшат.
***
Ижау. 25 август­та Фәния Миң­не­гәрәй кы­зы Бад­рут­динова­га 75 яшь тула.
Кадерле әнкәй! Сине чын күңелдән олуг бәй­рәмең бе­лән котлыйбыз!
Һәр көн сине котлап, кояш чыксын,
Сине назлап, җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Рәхмәт, әнкәй, безне яхшы кеше итеп, сөеп, назлап үстердең! Үрнәк булып, тормыш юлыбыз­да яшәү өчен безгә көч бирдең! Шатлык, бәхет, саулык, озын гомер теләгәндә, “Амин”, диеп торсын фәрештә. Балаларың, оныкларыңның игелекләрен күреп, сөенеп яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз. Кояш җиргә ничек кирәк булса, син дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән улың Ринат-Раушания, Руслан-Наилә, Амира,
кызларың: Венера-Илдар, Эльдар, Динар, Гөлнара-Илсур, Эльмира, Рифат
һам барча туганнар.