Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Котлаулар №32 13 август
29.07.2015

Котлаулар №32 13 август

Ижау. 15 август­та Гөлназ Рафи­над кы­зы Хөснет­динованың 25 яшь­лек юбилее.
Кадерле, сөйкемле кешебез! Сине чын кү­­ңелдән матур бәй­рәмең белән котлыйбыз. Сиңа сә­ламәтлек, матур, тыныч гомер, эшеңдә уңышлар телибез.
Туган көнең котлы булсын!
Бу көн шулай күңелледер
Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр
Син булганга.
Бөтен жиһан шатлангандыр
Син туганда.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм
Син булганда.
Бүгенгедәй сөйкемле бул!
Бүгенгедәй бәхетле бул:
Җәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз җилләре искәндә дә,
Җиргә карлар яуганда да!

Иң изге теләкләр белән Габидуллиннар, Вәлиевләр, Ложкиннар, Фатыйховлар, Абдуллиннар гаиләләре.
***
Ижау. 18 августта Зәнфирә Хәсән кызы Глимьянованың 60 яшь­лек юбилее.
Чын күңелебездән гомер бәй­рәмең белән котлыйбыз. Сиңа кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә!
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син — бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Иң изге теләкләр белән әниең Асия, улың Эдик, кызың Динара-Антон,
оныгың Самир һәм барлык туганнарың.
***
Иске Эсләк авылы — Ижау. 14 августта кадерле кешебез Илсун Юныс улы Исламовның 60 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине юбилеең белән котлап, озын гомер, җан тынычлыгы, иман байлыгы, саулык-сәламәтлек белән кай­гы-хәсрәтсез, тигез гомер телибез. Балаларың-оныкларыңның хөрмәтен-яра­туын тоеп, уңышларына сөенеп яшәргә язсын.
Бүген олы бәйрәмеңдә
Бездән теләк бер генә:
Сиңа саулык, җан рәхәте
Юлдаш булсын гел генә.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле көннәр бирсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлия, улларың, киленнәрең, оныкларың.
***
Ижау. 13 августта Мәфтуха Шәйхетдин кызы Муратованың 70 яшьлек юбилее. Тормыш иптәше Марат Суфиян улы белән бергә торуларына кырык ел.
Кадерлеләребез, күр­кәм бәй­рәмнәрегез бе­лән сезне чын күңелдән тәбрик итәбез, иң матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Гомер буе көчле рухлы, тыйнак, кешелекле һәм ярдәмчел гаилә булдыгыз. Киләчәктә дә, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, бәхетле, пар канатлы булып, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, оныклар белән куанып гомер итүегезне, ныклы сәламәтлек, озын, тыныч-тигез тормыш телибез.
Кызганмагыз үткән елларны,
Җирдә яшәү — үзе зур бәхет.
Юбилеегыз белән котлап сезне,
Исән-сау булыгыз дибез һәрвакыт.
Борчулар, кайгылар читтә йөрсен,
Өегезне шатлык кына ачып керсен.
Сау-сәламәт, нык булыгыз имән кебек
Яшәгез сез бер-берегезнең кадерен белеп!

Иң изге теләкләр белән Фәния апагыз, Зәкия-Дөфәр, балалар: Рөстәм, Ришат, Венера, Рифкат, Фәнилә, Илнур, Эльбрус һәм барлык туганнар.
***
12 августта кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Ва­гыйзь Хафиз улы Ша­кировның 75 яшьлек юбилее. Сине шушы матур гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сиңа сәламәтлек, тән сихәте, җан тынычлыгы телибез. Күңел күгеңне кара болытлар капламасын, кайгы-хәсрәтләр сине читләтеп үтсеннәр.
Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел —
Давыллар да була, җилләр дә.
Ни булса да, тормыш авырлыгын
Бергә күтәрик без иңнәрдә.
Җан рәхәте бирсен сиңа Ходай,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә яшәргә.

Сине яратып, тормыш иптәшең Рәсимә, улың Ренат, киленең Лариса, оныгың Руслан.
***
12 августта кадерле җизнәбез Вагыйзь Хафиз улы Шакировның 75 яшьлек юбилее.
Без сине чын күңелдән шушы күркәм гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Улың Ренат гаиләсенең, туганнарың-якыннарыңның җылысын то­еп, игелекләрен күреп, мул тормышта, кадер-хөрмәткә күмелеп, апабыз Рәсимә белән тигез, бәхетле, тыныч тормышта яшәвегезне телибез.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

Иң изге теләкләр белән Ринат-Эльвира, Алинә, Булат. Безнең теләкләргә балдызың Җәмилә, баҗаң Лотфулла да кушыла.
***
Ижау. 17 августта Наилә Якуп кызы Вазыйхованың 75 яшьлек юбилее. Тормыш иптәше Вакыйф белән бергә гомер итүләренә 54 ел. Кадерлебез Наилә! Сине олы бәйрәмең белән, чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларның һәм оныкларның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын иде.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Юбилеең белән котларга.
Бер-беребезне хөрмәт итеп кенә,
Яратышып кына бергә-бергә
Гомер итик әле һаман да.
Саф алтын күгәрмәс һичкайчан,
Онытылмас мәңгегә изгелек.
Телибез сиңа зур саулык,
Бетмәс көч, бәхет һәм иминлек.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Вакыйф һәм балалар.
***
Ижау. 13 августта Шәүкәт Рамазан улы Вәлиевнең 80 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлап, җәйге кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Котлы булсын, кадерлебез, туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Төрле чакны күргәнсеңдер,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез булып,
Олы шатлык, нык исәнлек белән,
Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әминә, балаларың Фәрит-Резедә, Фәнил-Линиза, киявең Рамазан, оныкларың Илдар, Айнур, Айгөл, Ринас.
***
Ижау. 10 августта Раушания Габдрахман кызы һәм Ринат Альберт улы Бадрутдиновларның бергә торуларына 30 ел. Безнең кадерле Әтиебез! Әниебез! Чын күңелдән сезне энҗе туегыз белән тәбрик итәбез.
Әти! Син бит безгә һәрчак иң нык терәк
Тормыш сораулары алдында.
Исән-имин, озак яшә, әти,
Бәйрәмнәрең булсын тагын да.
Әни! Изге теләкләрдән,
назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Әни бит ул — өйнең җылысы,
Әти — дөнья терәге.
Әни белән әти бергә булса,
Тыныч була бала йөрәге.
Утыз елны иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барсы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Руслан-Наилә, Эльвира-Артур,
оныгыгыз Амира.